Югары Әлморза авылыннан 90 яшьлек Рәшидә Зарипованың оныгы махсус хәрби операциядә катнаша
Югары Әлморза авылында яшәп, узган ел 90 яшен тутырган Рәшидә апа Зарипова ул – тол калган фронтовик хатыны.
Әтисе дә аның – Бөек Ватан сугышчысы. Ә бүгенге көндә аның оныгы Динар махсус хәрби операциядә катнаша. Шуңа да әлеге гаилә сугышның бар вәхшилеген, аерылу сагышын, югалту ачысын, көтү тәмен, очрашу шатлыгын – барысын да үз башыннан уздырган, йөрәге аша үткәргән.
Хыял чынга ашмый
1941 елда Рәшидә апаның әтисе фронтка алына. Бу вакытта кызга 7 яшь тә тулмаган була. Бик әз хәтерли ул аны. Әмма әтисенең үзен укытучылар янына алып кереп: “Зинһар, кызымны укытыгыз. Кеше ясап чыгарыгыз”, – дип әйтүе бик нык хәтерендә уелып калган. Әтисе яу кырына китә һәм хәбәрсез югала. “Үлгән хәбәре килмәгәч, үзен гел көттек. Менә-менә кайтып керер кебек иде. 90 ел вакыт үтте инде, әле күңел һаман да көтә. Менә шунда җирләнгән ул дигән хәбәрен генә булса да беләсе килә”, – ди Рәшидә апа, еракта калган, әмма кичәгедәй булган вакытларны искә алып.
Әти кешенең саубуллашканда әйткән сүзләре дә тормышка ашмый. Ул Рәшидә апаның үзенең дә гомерлек йөрәк әрнүе. Бик хыялланса да, укый алмый ул мәктәптә. Моңа мөмкинлек булмый. Өйдә аның үзеннән кечкенә ике сеңлесе һәм авыру дәү әнисе кала. Әйе, аларны караучы әниләре була. Әмма ул иртәдән-кичкә кадәр эштә. Шуңа да ана беренче сыйныфта укучы кызына: “Дәү әниеңне, сеңелләреңне, кызым, карарга кирәк. Мин эштән кайтканчы син күз-колак булырсың инде. Башка чара юк”, – ди.
– Әби сәкедә утыра, йөри алмый иде. Үз йомышын башкару өчен, аңа агач тигәнәгә төшәргә ярдәм итәм. Ул авыр, мин аны тота алмыйм... Икәү азапланабыз. Берсендә дәү әнием сәкедән егылып төште. Борыныннан кан китте. Мин куркудан нишләргә белмичә, кырда урак урган әни янына йөгердем... Уку мөмкинлеге булмады шул, ул минем күңел ярам, – ди Рәшидә апа, балачакның авыр сугыш елларына туры килүе турында сөйләп.
Ире – фронтовик
19 яшендә кияүгә чыга ул. 7 ел дәвамында хәрби хезмәтне үтәп кайткан Исхак исемле егеткә. Кызга аны: “Бик тәртипле егет, хәмер белән дус түгел, җаваплы эшләрне башкара”, – дип мактыйлар.
– Чыннан да, бик акыллы кеше иде. Яхшы яшәдек. Товар белгече, склад мөдире булып җаваплы эшләрдә хезмәт итте. Дүрт бала үстердек. Тик гомере генә кыска булды: мәңгелеккә күчкәндә үзенә бары тик 49 яшь иде, – ди әңгәмәдәшем, тормыш иптәшен сагынып сөйләп.
Иренең әле яшәр чакта гомере өзелүенең сәбәбе дә сугыш белән бәйле. Аның кулы калтырый иде, ди Рәшидә апа. Бу аның контузия алуы белән бәйле икән. “300 ләп солдат вагонда бара идек. Безне очкычтан бомбага тоттылар. 60 сугышчы һәлак булды, мин контузия алдым, дип сөйли иде Исхак”, – диде фронтовик хатыны.
Авыр хезмәт сындырмый
Рәшидә Нурулла кызы гомер буе – 30 ел дәвамында мәктәптә идән юучы булып эшли. Бик авыр хезмәтне башкара ул. Чөнки ул вакыттагы мәктәпләрдә хәзерге уңайлыклар булмый. Бүлмәләр утын ягып җылытыла, аяк киемен салып кереш юк.
– Иртәнге сәгать 3тә торып, мәктәпкә китә идем. Ике кешегә 17 мич. Укучылар килгәнче утын ягып, аларны уздырырга кирәк. Балаларга да, кучыларга да, укытучыларга да сөрем исе тиярлек булмасын. Утын әзерләүдә дә катнашабыз, урманына да барабыз, кирәк икән, ярабыз да... Идән юуны исә аерым сөйләргә кирәк. Яз-көз айлары һәр бала балчык сөйрәп керә. Ул калын катлам булып ябыша. Кайчакларда шул идәнгә карап башта елый, аннары эшкә тотына идем. Аны кырам, аннары инде юам... Соңгы елларга кадәр шулай эшләдем. 30 елымның соңгы берничәсендә генә аяк киемен салып керү кертелде, – дип сөйләде ул эш елларын.
Оныгы да – ил сагында
Хәзер тормыш бик рәхәт. Бу сүзләрне өлкәннәрнең барысыннан да ишетәсең. Рәшидә апа да берничә тапкыр шулай дип кабатлады. Ул бүгенге көндә төпчек кызы Әлфинурда яши. 80 яше тулгач, башка баласына Яр Чаллы шәһәренә китеп караган. Әмма ул бу елларын адашып йөрү, дип саный. “Авылны бик сагындым, монда тудык, монда хезмәт иттек. Шатлыгы да- кайгысы да биредә үтте. Читтә яшәү ул – адашып йөрү. Бәхеткә, кайттым. Өйдә үз бүлмәм бар, кызым тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Барысы да бар”, – ди ул.
Шулай да гаиләдә тынычлык юк әле. Чөнки Рәшидә Зарипованың оныгы – Динар Сафиуллин махсус хәрби операциядә катнаша икән.
– Улыбыз Яр Чаллы шәһәрендә гаиләсе белән яши, ике баласы үсеп килә, заводта эшли иде. 1922 елның 29 сентябрендә эш урынына кереп, повестка бирделәр. Моны ул үтәргә тиешле бурыч буларак кабул итте. Ул миномет батальонында. Намус белән хезмәт итә, берничә тапкыр бүләкләнде, “Батырлык өчен” медаленә дә лаек булды. Үзе белән горурланабыз, шул ук вакытта бик борчылабыз да. Бер-ике көн элемтәгә чыкмаса, кайгыга калабыз, – дип сөйләде сугышчы ир-егетнең әнисе Әлфинур апа.
Рәшидә апа исә белгән бар догаларын укый. Шулай оныгының исән-сау әйләнеп кайтуын, илгә тынычлык тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев