Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИның Әлки районы бүлеге хезмәткәрләре транспорт чарасы рүлендә булган 8 яшүсмерне тоткарлаган

Җәй башыннан ЮХИДИның Әлки районы бүлеге хезмәткәрләре транспорт чарасы рүлендә булган 8 яшүсмерне тоткарлаган. Кагыйдәләрне бозып, аларның 3есе – автомобиль, 5 се мотоцикл белән идарә иткән. Бар беркетмәләр дә балигъ булмаучылар эше комиссиясенә юлланган.

Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре һәрбер транспорт чарасының да зур куркыныч чыганагы булуын ассызыклый. Идарә итү буенча күнекмәләре булмый торып, яшь йөртүчеләр, үзләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куеп, һәлакәтле очраклар тудыра. 
Җәйге каникул вакытында балаларны аеруча күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Йөртү таныклыгы юк икән, автомобиль яисә мотоцикл, мопед ачкычы алар кулына эләгергә тиеш түгел. 
Хөрмәтле ата-аналар, белеп торыгыз: балигъ булмаган балаларыгыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, түбәндәгечә җавап тоту каралган:
16 яшькә кадәрге балалар өчен:
–    балигъ булмаган йөртүче административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылмый;  
–    ата-аналар яисә баланы тәрбиягә алучыга карата, баланы тиешенчә тәрбияләмәгән яисә карамаган өчен, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә;
–    беркетмә балигъ булмаучылар һәм аларны яклау комиссиясенә тикшерү өчен юллана;
–    РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча җәза: кисәтү яисә административ штраф. 
16 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк яшүсмерләр өчен: 
-    юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен, балигъ булмаган йөртүче административ җаваплылыкка тартыла; 
-    әгәр дә ул идарә итү өчен билгеле бер категориядәге йөртү таныклыгы таләп ителгән транспорт чарасы рулендә барган икән, аның гамәле транспорт чарасында таныклыксыз барган кебек билгеләнә (кодексның 12.7 нче маддәсе). Бу очракта 5 000 нән алып, 15 000 сумга кадәр штраф салына;
-    әгәр дә балигъ булмаучы йөртүче гаебе белән юл һәлакәте килеп чыгып, кеше имгәнсә яисә милеккә зыян килсә, ул РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. 
-    йөртү таныклыгы булмаган затка транспорт чарасы белән идарә итүне биргән өчен,  ата-аналар, зурлар (кануный вәкилләр) РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 нче маддәсенең 3 нче бүлеге буенча җаваплылыкка (штраф 30 000 сум) тартылырга мөмкин. Балигъ булмаучыга  салынган бар штрафларны да ата-аналар (кануный вәкилләр) түләргә тиеш булачак.
Хокукый җаваплылыктан тыш, әлеге мәсьәләнең әхлаки ягын да исәпкә алырга кирәк. Тиешле яшькә җиткәнгә кадәр транспорт чарасы белән идарә итәргә мөмкинлек биреп, сез аны һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны  куркыныч астына куясыз. 
Исегездән чыгармагыз: сезнең кайгыртучанлыгыгыз һәм игътибарлы булуыгыз балагызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга мөмкин! 
Инспекторлар үзләренең төп максаты – канун бозучыны җәзага тарту түгел, ә бәхетсезлекне кисәтү, дип тә ачыклык кертә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев