Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы авылында яшәүче Евдокия Кузьминага 98 яшь тулачак

Хатын-кызның яшен сорамыйлар, дип әйтәләр. Әмма бу очракта гомер елларын горурлык белән күрсәтәсе килә. Чөнки февраль аенда Юхмачы авылында яшәүче Евдокия Кузьминага 98 яшь тулачак.

Ул тормыш юлында шатлыгын да, кайгысын да күргән гадәти рус хатын-кызы. Аның язмышы шул чор кешеләренекенә охшаган. Әби исә бүген дә бер гасырга тиң авыр тормыш юлындагы күпчелек вакыйгаларны кечкенә генә нечкәлекләренә кадәр барлый ала. Аның балачагы, яшүсмерлек, матур яшьлеге куркыныч сугыш елларына һәм аңардан соңгы авыр чорга туры килә бит. 

Евдокия Васильевнаның туган ягы – Биләр (хәзерге Алексеевск) районының Горки авылы. 1926 елның 25 февралендә туган ул. Бөек Ватан сугышы башланганда, 8 нче сыйныфта укыган чагы була аның.

–    Ул вакытта сыйныфта балалар күп иде. 8 нчедә укучы өч сыйныфтан бар малайларны да алдылар, ә кызларны берләштерделәр, – дип искә ала ул. – 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә бардым. Аннары Чистайдагы фельдшер-акушерлык классында укуны дәвам иттем. Озак еллар шәфкать туташы булып эшләдем... Колхоз эшендә дә катнаштым: печәнен дә чаптым, урагын да урдым. Ат җигә белә идем, шулай бөртек ташыдык. Ул елларны искә ала торган түгел: ашарга да, кием дә юк, хәтта бәрәңгегә дә тилмердек... Кырда кунып калган чаклар да булды. Авыр заманнар иде, бар эш балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар өстендә калды бит. Ул вакытта техника әз, кая карама, кул көче кулланыла. 

Евдокия Кузьминаның әтисе 1945 елның июнендә улы Иванның фронттан кайтуын көтеп җиткерә алмый вафат була. 

–     Иван исән булган икән, ә без аны хәбәрсез югалган дип исәпләдек. Яраланган килеш ул Ижевскидагы госпитальдә яткан, – дип сөйли Евдокия Кузьмина. – Без барлыгы 4 бала идек, үсеп җитеп, төрлебез төрле якка таралыштык. Мин әнием белән яшәдем. Фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач, юллама белән Коратага эләктем. Әнине ялгыз калдырмадым, ул да минем белән күченде. 


Коратада ул булачак ирен – күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Андрей Питеркинны очрата. Озакламый өйләнешәләр дә. Дүрт балалары туа, әмма берсе сабый чакта үлсә, икенчесе 52 яшендә мәрхүм була. Билгеле, ана өчен балаларны югалтудан да ачырак хәсрәт юктыр ул. Әмма язмышка язылганга түзәргә генә кала... Соңрак Евдокия Васильевнага тагын бер зур кайгыны кичерергә туры килә – аның ире мәрхүм була.

 
–     Тол калып, 10 ел яшәдем. Аннары Сергей Кузьминга кияүгә чыгып, Юхмачыга күчендем, – ди әби.


Аннары әңгәмәдәшем СПТУның Юхмачы филиалында пешекче булып эшләвен искә алды. Үзе генә ашарга да пешерә ул, җыештыра да. Ул вакытта училищеда 100гә якын укучы укый. Яшүсмер-студентлар аңа мичне кабызырга, утын алып керергә ярдәм итә. 
Бүгенге көндә Евдокия Васильевна үзен  яшенә күрә яхшы хис итә, начаррак ишетә генә. Аның рухы нык, тәнендә көч, яшәргә теләге бар. Үзен-үзе карап тора, кирәк икән, мичен дә ягып җибәрә. “Әлки хәбәрләре”н укырга ярата. Дөрес, ярдәмчесе дә бар. Аңа йорт эшләрендә социаль хезмәткәр Екатерина булыша.

–     Кайбер кешеләр: “Туганнары булган кешеләрне нигә карыйсыз?” – дип сорыйлар. Әмма тормышта төрле хәлләр була шул. Кайчакта ярдәм кулы сузарлык бердәнбер кеше ул мин генә булам.  Дуня апа мине кайчакта хәтта сөйләшер өчен генә булса да көтеп тора, – ди Екатерина. 


Евдокия Кузьмина өчен Әлки районы күптән туган ягы кебек якын инде. Башкача була да алмый: гомере шунда үткән бит аның.

–     Аллаһыга табынырга, мәрхүмнәргә дога кылырга, исәннәргә сәламәтлек теләргә өйрәндем, насыйп итсә, 100 яшемне дә тутырырмын, – ди ул. 


Евдокия Васильевна авыр тормыш юлы узган, язмыш сынауларын сабыр итеп үткәрә алган. Без аңа, әби, олуг юбилееңны каршыларга язсын һәм булган гомерне саулык белән яшә дип, чын күңелебездән телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев