Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы мәктәбен тәмамлаучылар укытучыларын һәм сабакташларын моңсулык белән искә алалар

Галимнәр ничек кенә тырышмасын, әмма вакытны туктату да, беразга гына акрынайту да мөмкин түгел. Без бары тик тормышыбызның төрле вакытында аның тизлеген төрлечә кабул гына итәбез: яшь вакытта нигә ашыгырга, дип уйлыйбыз. Чөнки барысы да алда бит әле, өлгерербез кебек тоела.

Ә олыгаеп  килгәндә, күп айларның яисә хәтта елларны бушка уздыруыбызны аңлыйбыз. Гадәттә, безнең тар гына сукмакларны зур кызыклы тормыш юлына юнәлдерүче кешеләр – ата-аналар, укытучылар янәшәбездә була. Без аларны яхшы хәтерлибез, алар каршысында үз эшләребез, гамәлләребез белән имтихан тотабыз. Аларның бик тә таләпчән булуларын яхшы беләбез. 
Безнең Юхмачы урта мәктәбен тәмамлавыбызга 60 ел булды. Алда язылган уйлар шул уңайдан туды да. Бу юбилей, билгеле, галәм киңлегендәге вакыйга түгел, әмма безнең чыгарылыш сыйныф өчен ул бик тә әһәмиятле. Ул вакытта балалар Юхмачы (авыл үз вакытында район үзәге иде), Югары һәм Түбән Кәчи, Әлморза, Каракүл, Чиябаш, Әхмәт, Апак, Налеткина һәм башка авыллардан килеп укысалар да, сыйныфларда балалар күп булмады. Бу, нигездә, әти-әниләре Җиңү белән әйләнеп кайтучы сугышчыларның балалары иде. Без һәрвакыт дус булдык. Сүз уңаеннан әйтим: дуслыкны бүгенге көнгә кадәр сакладык: хәзер дә шалтыратышып торабыз. Кызганыч, тик очрашып-күрешүләр генә сирәгәйде. 
Уку турында әйтеп тормыйм: безнең буын белемле булырга тырышты. Шуны әйтергә кирәк: чыгарылыш укучыларының күбесе югары яисә урта махсус белем алды. Ә Ривнур Хамадиев хәтта фәннәр докторы да булды. Укытучылар Галя Канунникова, Люся Майорова, Валя Вандышева, Солтан Шәмсиев, Таня Макаева, Илһам Гатин һәм башкалар төрле өлкәләрдә үзләрен лаклы хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. 
Кызганыч, әмма Ислам Галимов, Наташа Романова, Володя Пименов тормыштан бик иртә киттеләр. Без аларны онытмыйбыз, алар безнең дуслар һәм сыйныфташлар булып кала бирә. 
Укытучыларыбызның исә педагогик хезмәткә тугрылыгы үзе соклану уята. Директорыбыз Виктор Федорович Галявин бик тә абруйлы, дәрәҗәле кеше иде. Аның еш кына кичләрен безгә интернатка керүе һәм төрле темаларга сөйләшә башлавы бүген дә хәтердә. Без аның тирән белемле һәм киң карашлы булуына гаҗәпләнә идек. Ул берәр укытучы авырып китә икән, нинди генә фән булмасын, иркенлеп дәрес бирә алды. 
Александр Васильевич Зинин, Маргарита Михайловна Зинина, Надежда Прокофьевна Шмелеваның да дәресләре һәрвакыт кызыклы үтте. Һәркемне санап үтү мөмкин дә түгел. Мин, мәсәлән, Надежда Прокофьевнага Сергей Есенин белән “таныштырганы” өчен рәхмәтлемен. Ул миңа бервакыт шулай шагыйрь иҗаты турында тематик әңгәмә әзерләү өчен, аның шигырьләр җыентыгы китабын биргән иде. Шуннан соң бу шагыйрь гомер буе янәшәмнән атлый...
Сүз уңаеннан әйтик: мәктәптә кулдан язылган журнал чыгарыла һәм анда укучыларның иҗади эшләре һәм кызыклы иншалары кертелә иде. 
Гомумән алганда, мәктәп тулы кызыклы тормыш белән яшәде. Укучылардан торган җитештерү бригадасы да төзелде, терлекчеләр өчен концертлар да куелды, интеллектуаль ярышлар үткәрелде, “Юность” журналында басылган язмалар, яңа кинофильмнар буенча фикер алышулар, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырылды. 
Миңа мәктәп журналистлык юлында беренче адымнарымны ясый башлау белән истәлекле, чөнки стена газетасын редакцияләү миңа йөкләнде. Шул елларда район газетасында беренче язмаларым басылды. Югыйсә әлеге мавыгуымның һөнәремә әйләнәчәге турында әле уйланмый да идем...

Анатолий Самаркин, 
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев