Юхмачы сөтчелек комплексы маллары өчен сенаж хәзерлиләр
Бу көннәрдә “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе механизаторлары Юхмачы сөтчелек комплексы маллары өчен сенаж хәзерләүдә бик уңышлы эшлиләр.
Сыерлар өчен әлеге мөһим сусыл азыкны базларга салу эшенә алар 12 июньдә керештеләр.
Без авыл хуҗалыгында барган һәр агрочарада макталып эшләүче “Көньяк Әлки” механизаторлар эше белән танышып кайттык.
Юхмачы комплексында 1230 баш савым сыерлары бар. Беренче мөмкинлекләре буу белән киләсе кышлатуга биредә азык хәзерләүгә керешкәннәр. “Восток Зернопродукт” тракторчылары 4 көн эчендә 2354 тонна яшел массаны сенажга салып, бер базны тутырып куйганнар. Без барганда берничә техника һәм ир-егет бу базны, бар шартына китереп, саклауга кую белән мәшгульләр иде. Яшел сусыл масса ул – сөтчеклек тармагында мөһим азык. Аның сыйфаты савымга турыдан-туры бәйле. Моңа биредә хезмәт куючыларга өстәмә аңлатып торасы да юк. Чөнки сенажның сыйфатына карап монда эшләүчеләргә хезмәт хакы да түләнә.
Идарәдә соңгы 10 елда уңышлы гына баш агроном булып эшләүче Рәүф Әхмәтшин әйтүенә караганда, алар комплекс маллары өчен сыйфатлы азык кына хәзерлиләр.
– Былтыр без бу азык утарына өч базга 10 мең тоннадан артыграк сенаж салган идек. “Кызы Шәрык” җәмгыяте белгечләреннән торган комиссия әзерләгән әлеге азыкны тулысынча беренче сортлы дип югары бәяләде. Нәтиҗәдә, ул кыйммәтле бәядән бездән алынды – бу эштә катнашкан механизаторларга өстәмә түләүләр башкарылды. Быел да күпьеллык үләннең бик витаминнарга бай чагында сенаж санала. Яшел массаның дымлылыгы 48-58 процент тәшкил итә. Бу сенаж хәзерләү өчен бик әйбәт саналган күрсәткеч, – ди баш агроном.
Азык хәзерләү чорында исәп-хисап эшләрен төгәл алып баручы Любовь Казаковадан басулардан масса ташучы шофер-тракторчылар турында сорашам.
– Быел яшел массаны ташуда үзебезнең идарә егетләре генә эшли. Читтән техника җәлеп ителмәде. Илмир Сафин Арест тракторына озын, биек арба тагып ташый. Шундый ук прицеп белән Рафик Хәйретдинов та эшли. Ә “КамАЗ” шоферлары күбесе машиналарына өстәмә арба тагып ташыйлар. Соңгы 5 көндә шоферлар Айрат Кәримов, Михаил Худяков, Алексей Шухрин, Риант Камалов берөзлексез басудан азык утарына яшел масса ташып тордылар, – ди Любовь Захаровна.
Чынлап та, без берничә минут кына сөйләшкәе арада үлчәүгә әллә ничә техника масса белән бер-бер артлы кереп бастылар.
Сенаж салуда базда массаны әйбәтләп җәеп, тыгызлап тору бик җаваплы хезмәт санала. Бу эшләрне биредә “Көньяк Әлки” механизаторлары Виталий Симонов һәм “Көньяк-көнчыгыш Әлки”нең тәҗрибәле тракторчысы Равил Хәмидуллин башкаралар. Шулай ук Алмаз Хәмитҗанов “Терлон” тракторына тыгызлый торган агрегат тагып эшли.
Без яшел масса хәзерләнә торган кырга юл тоттык. Югары Әлморза янындагы басуда суданка үләне куе, биек булып үскән булган. Бер-ике көн алдан Маг Дон чапкычлары аны теземнәргә салып чыкканнар. Теземнәр шактый биек күренә. Баш агроном Рәүф Әхмәтшин да быелгы күпьеллык үләннән бик канәгать күренә:
– “Восток Зернопродкут” территориаль идарәләре арасында безнең кырлардан иң күп масса чыгып бара. Менәбу басуның һәр гектарыннан 50 центнер һәм аннан да артык уңыш чыга, – ди белгеч.
Басуның алгы ягыннан безгә каршы ике “Ягуар” комбайны теземнәрдәге үләнне ваклатып арбаларга төятеп киләләр. Монда техника җитәрлек. Арбасы тулганы урынына башкасы килеп басып тора. Комбайннар бер минут та туктап басып тормыйлар.
Хәер, бер минутка аларны без туктаттык: сораулар биреп, фотога төшерү өчен.
Егетләрнең кәефләре шәп күренә: “Атлас” тракторчысы Илмир Сафин:
– Ничә ел тракторда эшлим, беренче тапкыр мине журналистлар фотога төшереп, җәгәмә алдылар. Күңелләр күтәрелеп китте, – ди Илмир уенын-чынын ялгап.
“Ягуар” комбайнында күп еллардан бирле Фәнис Сафиуллин һәм Тәлгать Гайфуллин эшли. Алар идарәнең алыштыргысыз механизаторлары. Язын икесе дә чәчүдә хезмәт куйганнар. Хәзер менә ваттырып уңыш алуда эшлиләр.
Мин хезмәт сукмакларыгыздан канәгать ме сез, дип тә сорадым.
– Бездә “Восток Зернопродукт”та хәзер бик әйбәт түлиләр. Хәтта Спас районыннан безгә тракторчылар килеп эшлиләр. Алар да, мондый әйбәт акчаларны без күргәнебез дә юк иде, диләр – ди Фәнис Сәфиуллин.
Егетләрне кырга китереп әбәт, кичке аш белән сыйлыйлар. Кичә “Көньяк-көнчыгыш Әлкидән” ярдәмгә килгән бер комбайн ватылган – жаткасына кирпеч килеп кергән. Бүген-иртәгә аны ясап бирегә китерәчәкләр икән.
Гомумән, соңгы елларда урып-җыю, азык хәзерләү кебек җаваплы чорда бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүне тәртипкә керткәннәр. Күмәк көч белән эшләр дә нәтиҗәлерәк башкарыла.
Инде без баш агроном белән Юхмачы отрядының тагын бер кырына юл тоттык. Биредә күпьеллык үләннәрне Маг Дон комбайны белән Хәйдәр Мисафин теземнәргә салуда эшли иде. Хәйдәр комбайны – киң чапкычы белән, артыннан биек тезем калдырып, безгә таба килә. Кул болгагач, ул туктады.
– Бу безнең Хәйдәр исемле егетебез, – ди баш агроном тракторчы белән таныштырып.
– Нинди егет булыйм, дәү әти инде мин, – ди Хәйдәр елмаеп.
Мин исә:
– Бу комбайн бигрәк тиз чаба, элеккеге берничә техника башкарган эшне башкарадыр? – дим аңа.
Ә ул:
– Былтыр миңа Россиядә җитештерелгән чапкычка утыртып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин ничек инде иномаркадан Россиянекенә күчим, дип кире кактым. Бу комбайнда 10 ел эшлим. Бөтен җирен төзәтзә алам, электроникасына гына тгылмыйм, – ди.
– Көнгә күпме гектар мәйданда теземнәргә саласыз? – дип сорагач:
– 60 гектардан да ким эшләгән юк. Бу комбайнның көнлек нормасы да шул тирә, – ди механизатор.
Рәүф Әхмәтшин Хәйдәр Минсафинны мактап та алды:
– Ул көне буе тимерче булып эшләп, тырмалар тешен ясады. Аннан язгы кыр эшләрендә азык хәзерләүдә эшли. Кышка янә шул техниканы ремонтлый. Кулыннан килгән, уңган егетләргә бездә ел буе эш җитәрлек.
Без Хәйдәрнең комбайны басу буйлап чаптырып күздән югалганчы карап тордык. Шунда баш агроном Рәүф Әхмәтшин:
– Бездә көнбагыш рәт араларын эшкәртеп бетереп кукурузныкына керештерләр. Бер үк вакытта чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү эшләре дә бара. Бер килеп алар хакында да язарсыз әле. Хезмәтләрен күреп район газетасында бастыргач, аларның да күңелләре күтәрелеп китәр иде, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев