Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Болгар Җыенында әлкилеләр дә катнашты

21 майда ут күршеләребездә – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителү көненә багышланган зур чаралар үтте.

 
Борынгы Болгардагы тантаналар алдыннан республика башкаласы Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумы һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды. Аларда 80 нән артык илдән абруйлы дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты. 
 

Быел  Болгар җыенында чаралар бик оешкан төстә узды. Моны инде кунак буларак изге җиргә килүчеләр юлларда ук сизгәннәрдер. Быел юлда, алдагы еллар кебек, озын чакрымлы автомобиль бөкеләре булмады. Базарлы Матактан чара үтәсе урынга  барып җитәргә 40-50 минут вакыт җитте.
Быел автомобильләр тукталышы өчен дә гаятъ зур мәйданчык бирелгән иде.
 


Машиналардан төшүгә кунакларны сәүдә рәтләре каршы алды. Җәяүлеләр юлының  ике ягы буйлап тезелеп киткән әлеге сәүдә нокталарында җаның ни тели – шуны табарга мөмкин иде. Күбрәк, билгеле, дини киемнәр, җиһазлар, китаплар. Шулай ук хәләл азык-төлек сатучыларның исәбе юк. Бигрәк тә казылык белән сәүдә итүчеләр күп иде. Без сораган казылык сатучылар Чувашия, Удмуртия, Түбән Новгород якларыннан булды. Алар казылыкларын авыз итәргә дә бирәләр, нәрсәләрдән ясаганын да бик теләп сөйлиләр.
 


Төп чара үтәсе мәйданга полиция хезмәткәрләре махсус ишек аша тикшереп үткәрәләр. Монысы саклану чаралары өчен, безнең иминлекне кайгыртып эшләнә. Бу ишекләр шулкадәр күп урнаштырылган – чират, этеш-төртеш бөтенләй күренмәде. 
Җыенны тантаналы ачу 10 сәгать 45 минутта башланды.  Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка күренекле дин әһелләре катнашты. 

–     Борынгы Болгарның изге җирендә сезне сәламләвебезгә шатмын. Бер ел элек без сезнең белән дәүләт  дәрәҗәсендә Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгеләп үттек. Бу, чыннан да, тарихи вакыйга булды, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
Рөстәм Миңнеханов Дагыстан мөфтиенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкарләре күргәзмәсен оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул теләге булган һәркемне күргәзмәгә килергә һәм Исламның иң кыйммәтле мирасын күрергә чакырды.


Тантанада күренекле җитәкчеләр, дин эшлеклеләре чыгыш ясадылар.
Аннан Җәмыгъ мәйданында күмәк көндезге намаз уку булды.


Биредә билбау көрәше буенча халыкара ярышларның финал уеннары узды. Аның баш батырына мотоцикл бүләк иттеләр. Пәхливан егет аны җилкәсенә салып, мәйдан әйләнде. Шулай ук бәйрәм концерты дәвам итте, сәнгать кәсепләре күргәзмәләре, ярминкәләр, мастер-класслар барды.
Күп кенә чатырларда туклану өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессы кунакларын тукландыруда Әлки кооперативы коллективы катнашты. Шулай ук районнан “Осталар шәһәрче”ндә агачтан кул эшләнмәләре белән катнашкан балалар иҗаты йортының түгәрәк җитәкчесе Ильяс Идиятуллинны күрдек. Аның белән бик аралашып булмады – сатып алучылары күп иде. Соңрак белештем: ул шәһәрчектә эшләгән егерме биш оста арасында җитештергән продукциясен иң күп сатучы булган.


Безнең район эчке эшләр бүлекчәсе егетләре Җыенда тәртип саклауда әйбәт эшләгәннәр.
Берничә дистә мең кунак катнашкан чарада әлкилеләрне дә күп очраттык. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов бездән 400 дән артык кеше катнашуын әйтте. Ә барлыгы 20 меңнән артык кунак булган икән. 
Җыенда булган һәр кеше бу олы чарадан зур канәгатьләнү алып, күңел  күтәренкелеге белән кайтып киткәндер. Моңа биредәге мөхит та, көннең матур кояшлы, аяз булуы да зур этәргеч ясады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев