Камил Хәйруллин: «Тәҗрибәле, үз эшен белүче ветеринарлар эшли»
Илнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерү турында сүз барганда, һичшиксез, ветеринария медицинасының мөһим роль уйнавы да ассызыклана.
Ветеринария табибы – үзенчәлекле һөнәр. Ул зур күләмдә белем, гамәли күнекмәләр, үз эшеңә һәм хайваннарга мәхәббәт булуын таләп итә. Ел саен 31 августта Россиядә Ветеринария хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Әмма әлеге тармак хезмәткәрләре эше турында әллә ни сөйләнелми. Еш кына алар хезмәте бәяләнми дә. Ә бит чынлыкта хайваннарның да һәм хәтта кешеләр сәламәтлеге дә алар эшенә бәйле. Нәрсә соң ул ветеринария?
– Ветеринария – хайваннарның йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар белән чирләп китүенә юл куймауга һәм, авырып китсәләр, терлек-туарны дәвалауга, халыкны кеше, хайваннар һәм кошлар өчен уртак булган авырулардан саклауга, сыйфатлы һәм имин терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек ул, – дип сөйләде безгә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин.
Ветеринария һөнәре борынгы заманнардан билгеле. Мал табиблары терлекләрне дәвалау белән генә чикләнмичә, ит, балык, сөткә ветеринария-санитария экспертизасы да, диагностик тикшеренүләр үткәрәләр, профилактик прививкалар ясыйлар.
2024 елда безнең районда авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары арасында аеруча куркыныч авырулар таралуның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Камил Шәрифулла улы сүзләренчә, профилактик диагностик тикшеренүләр вакытында һәм сыйфатлы үткәрелә. Бүгенге көндә, мәсәлән, йорт хайваннарына маркировка ясала. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бу эш түләүсез башкарыла. Берләшмәдә һәм аның участокларында сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру үткәрелә, моның өчен махсус җайланмалар бар. Шулай ук буазлыкның башлангыч стадиясен билгеләү өчен, УЗИ-сканер аппараты да булдырылган.
Терлек һәрвакыт кеше өчен кадерле булган: аны кайгыртканнар, дәвалаганнар. Мал табиблары хәзер дә бик кирәк, бу хакта урта һәм югары белемле белгечләре әзерләүче уку йортларының саны буенча фикер йөртергә мөмкин.
– Сезнең эш җиңелләрдән түгел. Кадрлар җитәрлекме? - дип сорадым мин җитәкчедән.
– Штат расписаниесе буенча алар саны 46 берәмлекне тәшкил итә, шуларның 7се – буш эш урыннары. Безгә 2 ветеринария табибы һәм 5 фельдшер кирәк. Хәзерге вакытта 6 хезмәткәр – пенсионер. Лаеклы ялга чыккач та, алар эшләүләрен дәвам итәләр. Игелекле, ярдәмчел фельдшерларның һәрчак ярдәмгә киләчәген районда һәркем белә. Тәҗрибәле ветеринарлар буларак, алар сыерны да, дуңгызны да, кешенең яраткан мәчесен дә дәвалый ала. Тәҗрибәле, үз эшен белүче кешеләр эшли. 30 яшькә кадәрге 7 яшь хезмәткәр ай саен югары белемле икән – 15 000 сум һәм урта һөнәри белемле булса, 10 000 сум өстәмә түләүләр ала. Өч яшь хезмәткәребез югары уку йортларында читтән торып белем ала.
Районыбызда ветеринария өлкәсе белгечләрен көллият әзерли. Менә инде 4-5 ел дәвамында бу уку йортындагы ветеринария факультеты югары профессиональ белгечләр чыгара. Район ветеринария хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районның ветеринария хезмәтендә көллиятне тәмамлаган 8 кеше эшли.
Әйе, район ветеринария эше авыр көндәлек хезмәттән гыйбарәт. Ветеринария эшчәнлеге гаилә эше булып китсә, белем, һөнәри тәҗрибә, күнекмәләр һәм һөнәргә мәхәббәт буыннан-буынга тапшырылып, хезмәт династияләре барлыкка килә икән, бу – аеруча сөендерә.
Мәсәлән, Юхмачы ветеринария участогында Төхвәтуллиннар династиясе эшли. Аның башында 20 елдан артык үзен хайваннар сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган Шамил Касыйм улы тора. Ветеринария табибы һөнәрен сайлаган уллары Рамил белән Илмирның да әтиләре юлыннан баруы гаҗәп түгел. Әтиләре остаз булганга, алар һөнәрне аеруча яхшы үзләштергән. Киленнәре Энҗе дә алар янында эшли. “Туганнарның бер өлкәдә эшләве гаиләне берләштерергә дә ярдәм итә”, – ди җитәкче.
Камил Шәрифулла улы атказанган табиблар Шамил Садриев, Рәфыйк Кәримов, Зөфәр Шәрипов, озак вакыт намус белән эшләгән Риназ Сафин исемнәрен дә атады.
Камил Хәйруллин үзе ветеринария табибы булып 1983 елдан бирле эшли. 2015 елдан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. 2019 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә. Ветеринария санитары Талия Кыямова бик әйбәт балалар тәрбияләгән. Аның ике улы бүген махсус хәрби операциядә катнаша. Ветеринария табибы Илшат Хәйретдиновның улы да, армиядә хезмәт иткәннән соң ук, яңадан Ватанны сакларга чакырыла. Махсус операциядә Лилия Тарынчеваның ире дә катнаша.
Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе коллективның ирләре һәм уллары ярдәменнән мәхрүм калган гаиләләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуы хакында да сөйләде һәм сөйләшүне котлау сүзләре белән төгәлләп:
– Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез – Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйсым килә! – диде ул. – Хөрмәтле коллегалар, сезгә көндәлек җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам: сезнең белемегез, тәҗрибәгез ярдәмендә безнең зур коллектив бар бурычларны да үтәр. Үзегезгә һәм якыннарыгызга исәнлек телим! – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев