Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Карамалы авылында яшәүче Нурия апа Мисбахова хисапчы булырга хыялланмаса ды, 35 елын шул эшкэ багышлый

Карамалы авылында яшәүче Нурия апа Мисбахова хисапчы булу турында хыялланмый. Әмма язмыш үзенчә хәл итә һәм ул әлеге һөнәргә гомеренең бар эшчәнлек чорын – 35 елын багышлый.

Макталып эшли, лаеклы ялга чыкканда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле сәгатенә лаек була.

Уку йорты язмышларны очраштыра

 Нурия Нәбиулла кызы, мәктәпне тәмамлагач та, балалар бакчасында тәрбияче булырга уйлап, Казан педагогика училищесына юл тота. Әмма: “Соңардыгыз”, –  дип, аның документларын алмыйлар. Шәһәргә килгән кыз, киредән авылга кайтып китәргә теләмичә, Казан авыл хуҗалыгы институтына лаборант булып эшкә урнаша, соңыннан шунда белем дә ала.


– Өч ел лаборант булып эшләдем. Җитәкчем: “Укырга кирәк сиңа”, – диде. Шулай да беренче елны имтиханнарны тапшырсам да, мин бәйгедән үтә алмадым. Аннары институтның әзерлек курсында белемнәрне тирәнәйтергә ниятләдем. Һәм һич тә үкенмим, вузга да укырга кердем, биредә тормыш иптәшем Айратны да очраттым, – дип искә алды ул яшьлек елларын.
Чистай механика техникумын тәмамлап, Алпар совхозында әлеге белгечлек буенча эшләп алган егет тә бирегә югары белем алу нияте белән килә. Яшьләр максатларына ирешә: Нурия апа вузның – хисапчылар әзерләүче факультетында, ә Айрат абый икътисадчылар бүлегендә укуларын дәвам итә.

Һөнәр холыкка да йогынты ясый

Бер-берсен яратуларын аңлап, студент чакларында ук өйләнешә дә алар. Менә шулай районыбыз егете Апаста туып-үскән кызны башта үзе юллама белән икътисадчы булып билгеләнгән Зәй районына, ә аннары туган авылы Карамалыга алып кайта. Нурия апа нәкъ менә шунда – авылның “Кызыл байрак” совхозында һәм лаеклы ялга киткәнче, соңгы дүрт елын “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә баш хисапчы вазифасын башкара да.
– Хисапчының һәр тиен өчен җаваплы булуын, ялгышырга тиеш түгеллеген, хезмәте үтә зур игътибарлылык соравын беләбез. Сез бу хакта ни әйтә аласыз? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Терминнар белән әйткәндә, дебет һәм кредит, ягъни кергән һәм тотылган акчаны чагыштыру, аннары еллык хисапта балансны – хуҗалыкның матди хәле турындагы хисаплар тапшыру – бу һөнәр кешесенең вазифасы инде. Җиңел булмады, бәйрәмдә дә, ялларда да, төнге уникеләргә кадәр калып та эшләдек.  Әмма хезмәтемне яратып башкардым һәм ул елларны сагынып искә алам. Хисапчы кызларым белән дә тату идек, өйдән үзебез алып килгән ризыклар белән бергә утырып чәй эчүләр – күңелле хатирәләр булып искә алам. Без алар белән хәзер дә дус, аралашабыз, кунакка йөрешәбез...

– Һөнәр холыкка да йогынты ясый, диләр. Гомер буе хисап эшендә булган хатын-кыз гаиләдә нинди ул? – дип тә кызыксындым мин һәм шунда ук бу сорауны бик урынлы бирүемне дә аңладым. Чөнки Нурия апа, зур һәм калын бер дәфтәрне алып килеп, бу хакта миңа аеруча җентекләбрәк сөйли дә башлады.


– Хисапчы ул өйдә дә шул ук эшне алып бара башлый икән. Мин ай саен ут-газга күпме түләвебезне, акчаны кая, нәрсәләргә тотуыбызны язып барам. Шулай эштәгечә “дебет” һәм “кредит”ны карыйм да, “баланс”ны, ягъни күпме акча калуын чыгарам. Бу керемне санап тотарга ярдәм итә дип тә әйтмим, ул кызык минем өчен. Дәфтәрдә хисап алып барылган теләсә кайсы айны ачып карыйм, шуны хәзерге көн белән чагыштыра алам, – диде ул, саннар язылган битләрне ачып.
– Айрат абый, хисапчы хатын белән яшәү ничек соң? – дип, гаилә башлыгына да сүз катам.
– Бик рәхәт, хезмәт хакын һәрвакыт үзе алды, кирәк җиренә санап тотты, – ди ул уенын-чынын бергә әйтеп. – Ә исәпләүгә килгәндә, мин аңа: “Акчаны туздырыр өчен бирәләр”, – дип кабатлап торам...
Әлеге буын һәрнәрсәгә сакчыл карарга, тиеннәрнең дә исәбен белергә өйрәнгән шул. Чөнки алар иртәдән кичкә кадәр эшләп тә, хезмәт хакы күрмичә яшәүчеләр дә бит.
– Совхозда чакта 12 еллап хезмәт хакы түләнмәде, ә без барыбер эшләдек. Шунда үз хуҗалыгыбыз таяныч булды: йорт тулы мал-туар, кош-корт асрадык, бакча тутырып, яшелчә үстердек. Помидорны гына да 200 төп утырта идем... “Ничек шуларның барысына да өлгерелгән икән?” – дип уйлыйм хәзер дә...
Икътисадчы комбайнда да, тракторда да эшли

Айрат Әфтах улы да – лаеклы ялга чыкканчы, үз авылы хуҗалыгында алны-ялны белмичә эшләүче якташыбыз. Совхозда ул башта икътисадчы, аннары инженер булган. Биләгән вазифасына карамастан, кирәк икән, трактор белән идарә итеп, кырларга чыккан, комбайн руле артында игеннәрне урып-җыюда катнашкан...
– Гаиләдә акча булсын дип, мин дә нинди эш бар, шуңа алына идем, – ди ул үзе, кыска гына итеп хезмәт еллары турында. – Башкача була да алмый, балаларны аякка бастырырга кирәк бит.
Нурия апа һәм Айрат абый Мисбаховлар ике ул –  Алмаз һәм Илназны үстерә. Бүгенге көндә әлеге инде гаиләле дә булган ир-егетләр – әти-әнинең горурлыгы, таянычы. 

Җырсыз яшәү мөмкин түгел

Яшьлек, билгеле, эш белән генә үтмәгән. Нурия апа җыр-моңга сәләтле булса, Айрат абый тел шартлатырлык итеп, очып-очып бии белгән.
– Мин катнашмаган җир юк ул. Авылда, мәдәният йортында бәйрәм-кичәләрдә чыгыш ясарга сорыйлар икән, әле хәзер дә каршы килмим, – ди Нурия апа, һич тә ялындырып тормавын искәртеп.
Район күләмендә узган чараларда да көчен сынаган ул.
– Менә бу фотосурәтләр  – “Ел хатын-кызы” бәйгесе истәлекләре. 2014 елда катнашкан идем, – диде ул, зур гына альбомны күрсәтеп. – Соңгы елларда “Балкыш” фестивалендә җырладым...
Стенканың бер киштәсенә пөхтә итеп грамота, Рәхмәт хатлары, дипломнар тезелгән. Аларны карап та, әңгәмәдәшемнең иҗади сәләтле булуын, авыл, район тормышында актив катнашуын аңларга мөмкин шул.

Эш белән көн үткәне сизелми

Кайчандыр хуҗалыкта җир җимертеп эшләгән хезмәткәрләр, лаеклы ялда ничек яши, дисезме? Хәзер дә бер генә көннәре дә эшсез үтми аларның. Бар җирдә дә пөхтәлек-тәртип булган һәм шаулап гөлләр үскән өйгә килеп керүгә үк, моны аңлыйсың. Март уртасы булуга карамастан, тәрәзә төбендә шактый үскән помидор үсентеләре дә гаҗәпләндерде мине.

– Ирем белән бакчада эшләргә бик яратабыз без. Теплицабыз булмаса да, помидорларны да май бәйрәмнәрендә ашый башлыйбыз инде... – дип сөйләп китте Нурия апа, бу үсемлекләр турында кызыксынгач.

Бүгенге көндә дә күпләп кош-корт та үстерә икән әле алар.
–14 елдан артык индоүрдәкләр асрыйбыз, алар бәбкәләрне үзләре утырып чыгара. Шулай ук инкубаторыбыз бар, 40лап чеби анда тишелә. Алары гади тавык була, йомырка салу өчен кирәк. Иткә дип, тагын шуның кадәр чебине сатып алабыз, – ди Мисбаховлар.

Ир белән хатынның шөгыльләре моның белән генә дә бетми, билгеле. Үз йортың булгач, Айрат абый кулына еш кына чүкеч белән кадагын алса, Нурия апа бәйләргә дә ярата, татар хатын-кызларына хас булганча, бик тәмле итеп милли ризыкларыбыз – камыр ашларын да пешерә. Менә шулай гомер уза... “Быел җәйгә гаилә коруыбызга 49 ел тула”, – ди Мисбаховлар. “Хәзер тормыш җиңел, бар уңайлыклар бар. Шатлык белән гомер итәргә булсын”, – дип тә өстиләр. Үз кулларыгыз белән булдырган тормышыгызның рәхәтен күрегез, дибез без дә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев