Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында яшәүче Габделхак һәм Таһирә Сәгъдиевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Яшь чакта тормыш юлы иге-чиге күренмәгән диңгезне хәтерләтә.

Бер уңайга йөзәрсең дә, йөзәрсең төсле. Ә чынлыкта, гомер дигәннәре бәхетле, шул ук вакытта борчулы сәгатьләре белән бер мизгелдәй уза да китә икән ул, сизми дә каласың. Карга авылында номер итүче Сәгъдиевлар гаиләсе үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтә. Таhирә апанын, Габделхак абыйлар гаиләсенә, килен булып төшкән көненнән илле ел гомер узган. Алар тырышып хезмәт итеп, гаилә йөген тартып тормыш алып барганнар, ике кыз үстергәннәр. 

Таhирә апа 40 ел савымчы булып эшли, ә Габделхак абый фермада, зернотокта, кормобазада да эшләп, бары тик 70 яшен тутыргач кына лаеклы ялга чыга. 

Бүгенге көндә үстергән балаларының ихтирамын, яратуын, ярдәмен тоеп гомер кичерәләр. 

Габделхак абый, Таhирә апа күпме юллар үткәннәр дә, күпме сулар кичкәннәр. Тормышның төрле вакытларында бер-берснә терәк, кирәк булып ярты гасыр яшиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев