Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылыннан Кәүсәрия һәм Надыйр Зиннәтуллиннар Татарстан Президенты кабул итүендә булдылар

Ел саен республиканың абруйлы, дәрәҗәле, уңганлыклары яисә таланты белән башкаларга үрнәк булырдай гаиләләрне Кремльгә чакыру күркәм традициягә әйләнде.

   Хөрмәткә лаек гаиләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш юлдашы Гөлсинә ханым кабул итә. Быел әлеге тантана 24 августта булды. Бәйрәмгә җиде һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче ата-аналар,  күп еллар бергә яшәгән парлар һәм Россия Геройлары гаиләләре чакырылды. Кремльдә безнең Әлки районыннан ике гаилә булып кайтты. Бүген исә язмабыз Карга авылында гомер итүче Кәүсәрия апа белән Надыйр абый Зиннәтуллиннар турында.  

Бергә - 55 ел

Кәүсәрия апа белән Надыйр абыйның быел бергә гомер итүләренә 55 ел булган икән. Әйе, бер-береңне хөрмәт итеп, кимчелекләрне күрмәскә тырышып, матурлыкка, күркәм сыйфатларга басым ясап, озак еллар яшәү ул  – үзе үк горурланырлык һәм мактарлык күренеш. Бүгенге өч гаиләнең берсе аерылышкан заманда ничек итеп шундый парларны үрнәк итеп алмыйсың! Кремльгә чакырылуның исә тагын бер сәбәбе бар икән: гаилә җыр-моңга сәләтле. Авылларындагы бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмаган. Кәүсәрия апа исә оста биюче дә булган! Шундый ике талант иясе ничек итеп бер-берегезне таптыгыз да ни сәбәпле гомерлек яр итеп сайладыгыз, дигән сорауга иң беренче Кәүсәрия апа сөйләп китте. 
–     Өйләнешкән вакытта миңа 19 гына, Надыйрга 28 яшь иде инде. 60 нчы елларда, яшь вакытта үзешчәннәр буларак бар концертларга,  бәйрәмнәргә йөрдек. Шулай кышкы бер көндә ул вакытта Куйбышев районына (хәзер Спас) кергән  Янбакты авылына концерт куярга бардык. Кайтканда трактор арбасына тагылган 4-5 метрлы зур чанага иптәш кызым белән урнаштык. Салкын, күз ачкысыз буран чыкты. Алдыбызда гына бер егет толыбына төренеп утырган. “Килегез, толыбыма ышыкланыгыз, салкын бит”, – диде ул шунда. Без дә әллә ни ялындырып тормыйча, аның ике ягына утырыштык. Менә шуннан танышып киттек инде, – ди  хуҗабикә, күптәнге хатирәләргә бирелеп. 
Яшьләр бер күрүдә үк бер-берсенә гашыйк була. Шулай да икесе дә аек акыл белән эш итә, берсе икенчесен сынап карый. “Авылда бит һәркем – күз өстендәге каш. Надыйрның әти-әнисе дә тәртипле, абруйлы, дәрәҗәле кешеләр иде. Егетнең начар гадәтләре дә юк, хәмерне үз итми, тәмәкесен тартмый. Аннары фермада сауган сөтләремне ташышырга да килеп җитә башлады. Уңганлыгын да күрдем”, – ди Кәүсәрия апа. Надыйр абый да булышкан булып, кызның эшне ничек башкаруын күзәтә. “Бөтерчек кебек, бөтен эшне бик тиз үти, чиста-пөхтә дә. Билгеле, беренче чиратта үзен ошаттым, бүтән кеше күзгә күренмәс булды. Күзгә йокы төшми башлады, ябыктым хәтта, – ди көлеп Надыйр абый. – 9 ай гына очраштык та өйләнештек”.
Надыйр абый 9 балалы гаиләдән, 7 апасы була аның. “Мин килен булып төшкәндә, каенана-каената, әниләре дә исән-сау, кияүгә чыкмаган 5 кыз да бар иде. Бергә туйлар үткәреп, берәм-берәм үзләрен кияүгә бирдек”, – ди Кәүсәрия апа. 
Яшьләр төп йортта, әти-әни белән бергә яшәргә кала. Бер түбә астында 45 ел гомер итәләр. “Әти-әни яхшы кешеләр иде. Башкалар көнләшерлек итеп, дус, матур яшәдек. Миңа “кызым” дип кенә эндәштеләр”, – ди хуҗабикә.  

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Ерактан ук күренеп торган яшел түбәле төзек йорт янына килеп туктагач, безне каршы алырга Надыйр абый үзе чыкты. Егетләрчә ак күлмәк кигән, җитез хәрәкәтле бу абыйга карап, һич кенә дә яше 80 нән узган дип уйламассың. Ул тәртипле тормыш алып бару, гадел эш-гамәлләр, күңел аклыгы нәтиҗәседер.  “Аллага шөкер, тормышымнан мин бик канәгать, дөрес, хезмәтен дә иттек, хәзер рәхәтен дә күрәбез инде, Ходай саулыктан аермасын”, – дип башлады ул сүзен. 
Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Надыйр абыйга 13 яшьтән үк эшкә алынырга туры килә – малайны сабанчы итеп куялар, ягъни ул тракторчыга ярдәм итәргә, артыннан сабанны дөресләп куеп торырга тиеш була. Аннары көтү дә көтә. 1958 елда армиягә алынып, 3 ел да 8 ай хәрби хезмәтен үтеп кайта. Авылга кайткач, эшен яңадан фермада дәвам итә. Аны башта малларга терлек азыгы бүлүче итеп куялар, аннары ул хайваннарны ясалма орлыкландыручы да булып эшли. “Тырышлыгымны, гаделлегемне күргәннәрдер, аннары ферма мөдире итеп билгеләделәр. Ул вакытта фермада 350 баш савым сыеры иде. Шуларның бозаулары, таналар да бар. Сыер савучылар да – 20 хатын-кыз. Билгеле, башта авыр булды. Әмма бирешмәдем, кыенлыкларны хәл итәргә тырыштым. Сөтләрне көн нинди булуга карамастан – җәйге эсселекме, көзге яңгырлармы, кышкы буранмы урнаштырырга кирәк. Сыер савучыларның савылган сөтен көн дә язып барып, ай ахырында нәтиҗә ясау мөһим. Гадел, дөрес булдым. Шуңа да дус, тату эшләдек һәм ул вакыттагы хезмәткәрләр бүген дә Надыйр абый дип, хөрмәт итеп эндәшәләр”, – дип сөйләде хезмәт юлын гаилә башлыгы. 
Җитәкчелек тырышып башкарган хезмәтне күрә. Ул вакытта Салман совхозына кушылган хуҗалык 5 ел дәвамында алдынгы урында бара. Мөдирне Куйбышев район үзәгенә чакырып, Кызыл байрак ордены белән бүләклиләр, яңа “Урал” мотоциклы биреп кайтаралар.  
Кәүсәрия апа исә гомер буе – 40 ел дәвамында сыер савучы булып эшли. “Ул вакытта бөтен эш кулдан башкарылды. Иртәнге дүрттә фермага китәбез. Сыерлар чиста булырга тиеш. Коерыкларын да юабыз. Һәрвакыт семинарлар булганга, безнең эшне тикшереп торалар. Яңа бозаулаган сыерларны исә көнгә өч тапкыр саварга кирәк иде”, – дип сөйләде үз хезмәт юлын Кәүсәрия апа. Тырышлык, хезмәт бәяләнә дә: Кәүсәрия апа да, Надыйр абый да – хезмәт ветераннары. 


Ишле гаилә, сәләтле гаилә

Кәүсәрия апа белән Надыйр абый Зиннәтуллиннар өч бала – ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Ләйсән Яшел Үзәндә яши, ул – шәфкать туташы. Икенче кызлары Люция – кибетче. Алар икесе дә гаиләле, икешәр бала үстергәннәр. Оныклары да үсеп килә икән инде. Төпчек уллары Мөнәвир исә төп йортта калган, “Кызыл Шәрык”та тракторчы булып эшләгән. Әмма авырып китеп төркем бирелгәнгә, хәзерге вакытта өйдә генә икән. Кәүсәрия апа килене Чәчкәне аеруча яратып сөйләде. “Ул 3 каенана янына кияүгә чыкты. 23 ел бергә аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Кунакка дип китсәләр дә, үзләрен сагынып көтеп алабыз”, – диде өлкән хуҗабикә. Чәчкә белән Мөнәвир ике кыз үстергән. Айзилә хәзер медицина көллиятендә укыса, төпчекләре Чулпан 9 нчы сыйныфта белем ала.
Надыйр абый бүгенге көндә концертларда чыгыш ясамый. Әмма ул мәчеттәге бар исәп-хисап эшләрен башкара икән. “Акча сакчыллыкны ярата. Һәр тиен дә исәптә”, – ди ул. Ә Кәүсәрия апа бәйрәмнәрдә – клуб мөдире Фирдәүс Шаһитова оештырган чараларда бик теләп катнашуын әйтте. Ул хәзер аеруча мөнәҗәтләр әйтергә яратуын, сәнгатьле итеп шигырьләр укуы турында сөйләде. Әмма борчылырга юк: җырга-моңга сәләт балаларга күчкән. Нәсел дәвамчылары – барысы да җырчылар. “Элек ике кызым да авылдагы Сабантуйны алып бара, гөрләтеп җырлыйлар иде. Улыбыз да җырлый. Киленебез дә үзебезгә охшаган – җырчы”, – дип, горурланып сөйләде Надыйр абый. Ә Чулпан дәү әнисе кебек оста бии икән. “Күбәләк кебек бөтерелә төпчегебез”, – ди Кәүсәрия апа. 
Бу ишле гаиләдә Надыйр абыйның авыру апасы да тәрбияләнә икән. Моны да ишеткәч, Зиннәтуллиннар гаиләсенең ни дәрәҗәдә тәрбияле һәм киң күңелле булуларын аңлап, тагын бер сокланып куясың. 
Кремльгә барып кайтудан туган тойгыларны сорашкач, Кәүсәрия апа: “Мин бик дулкынландым. Алдан бер атна йоклый алмадым. Ә андагы безгә күрсәтелгән хөрмәтне күреп, хәйран калдым.  Матур итеп каршы алдылар, мул табын артында сыйладылар. Һәр гаиләгә багышлап җыр җырладылар”, – диде. Ә Надыйр абыйны исә Президентның гадилеге гаҗәпкә калдырган. “Фотога төшәргә сорагач, апа-абый рәхим итегез”, - диде дә Кәүсәрия белән икебезнең уртага басты”, – дип, гаилә башлыгы да тойгылары белән уртаклашты.  
Надыйр абый белән Кәүсәрия апага Кремльдә истәлекле бүләк – алтын йөгертелгән пар көмеш бокаллар  бүләк иткәннәр. Бергә озын гомер итүне теләптер: балдаклар да кигезелгән. Әлеге тырыш, һәрьяктан күпләргә үрнәк булырдай гаиләгә, бүгенге көндә намазда булган Кәүсәрия апа белән Надыйр абыйга исәнлек-саулык телисе, кылган догаларыгыз кабул булсын, теләкләрегез тормышка ашсын, дип әйтәсе килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев