Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга – Әлки районының бар яктан да төзек авылларының берсе

Карга – районның бар яктан да төзек, халкы эш белән тәэмин ителгән  авылларының берсе. Монда бөтен урамга, тыкрыкка кадәр асфальтланган яисә таш түшәлгән юл салынган.

 
Заманында “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте ярдәме белән ремонтланган күпфункцияле үзәк эшли башлаган иде. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Узган елда авыл уртасында  Бөек Ватан сугышында катнашкан, армиядә кулланыла торган техника урнаштырылган һәм тулы бер “Җиңү ансамбле” булдырылган. 
Районда беренчеләрдән булып биредә зур парк төзелде. Авыл мәчетенә капиталь ремонт ясалды. Бу эшләрне  Карга авылында туып үскән, Татарстан Республикасы депутаты Фоат Вәлиев һәм аның улы, “Мостовик” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Вәлиев башлап йөриләр, җиренә җиткерәләр. 
Карга авылы халкы хезмәт урыннары белән дә әйбәт тәэмин ителгән. Янәшәдә зур сөтчелек комплексы уңышлы гына эшли. Авылда “Әлки” кооперативы оештырылды. Биредә 14 кеше үзенә эш урыннары тапкан. Карганың 22 кешесе “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә, 19 кешесе  “Кызыл Шәрык-Агро”да хезмәт куя. Монда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә күп (9 кеше).
Карга белән район үзәге арасы 10 минутлык юл. Шуңа ике дистә кеше Базарлы Матакка йөреп эшли.
Карга мәктәбендә 29 бала белем ала. Мәктәпкәчә яшьтә 18 сабый бар.
Карга авылы җирлегенең хисап җыенында аның җитәкчесе Рамил Минһаҗев былтыр башкарган эшләрне халыкка бәян итте.
Каргада һәр йортта диярлек мөгезле эре терлек асрала, кош-корт күп итеп үстерелә. Ә инде җитештерелгән продукцияне урнаштыруда бернинди проблема юк, ди җирлек башлыгы. Мөгезле эре терлекне “Әлки” кооперативы тере килеш йортыннан ук алып китә, кош-корт итен, яшелчәне дә алар кабул итә.
Шулай ук Рамил Минһаҗев шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне Казанда үткән ярминкәләргә алып барып кала халкына сатуны да  әйбәт оештырган.
Каргалылар былтыр эшкәртүчеләргә 344 тонна сөт сатканнар. Иң күп сөт тапшыручылар – Газыйм Гатин (50 тоннага якын), Рамил Садыйков (28 тонна), Зөлфәт Гәрәев (21 тонна), Ринат Гыйниятуллин (14 тонна). Бу уңганнар җыенда да макталдылар.
Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Дамирә Яруллина гаиләсе шәхси хуҗалыктагы сөтен, берничә авылдашыннан җыйган продукцияне эшкәртеп, көн саен диярлек Базарлы Матак үзәгендә сатып кайта. Бик булган, тырыш гаилә, ди алар турында җирлек башлыгы.
Авылда яшәүчеләр республика программаларыннан да актив файдаланып килә. Әйтик, 9 гаилә кече фермалар төзү буенча 200 һәм 400 меңәр сум субсидия алып, абзарлар салган, булганына өстәп янкорма төзегән.
Зур булмаган авылда халык 400 баш мөгезле эре терлек асрап яши. Моннан тыш, дистәләп, хәтта йөзәр баш каз, мулард кебек кош-корт үстерүчеләр күп биредә. Карга – каз үстерү буенча Татарстанга танылган авыл. Аларның казларын даими һәм күпләп сатып алучылар да бар инде.
Авыл халкын борчыган проблема әлегә монда да бар икән. Эчә торган суда аммиак күп. Бу проблема җирлектә берничә ел күтәрелә инде. Авыл советы депутаты Әнвәр Вәлиев бу мәсьәләне үзара салым хисабына гына хәл итеп булмый, район җитәкчеләренең дә  ярдәмнәре кирәк, ди.
Район башлыгы Александр Никошин Карга авылында су белән тәэмин итү системасын җайлауны быел “Чиста су” республика программасына  кертергә тырышырбыз, диде. Моның өчен инде проект документлары да эшләнгән. Су скважинасын авылдан 3 километр читтә казырга кирәк. Башнядан авылга чаклы суүткәргечләр салу зарур. Аның чыгымнары 10 миллион сумга төшәчәк икән.
Пенсионер Әсхәт Гәрәев:
–2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең авылда компьютерга өйрәтүне оештырып булмасмы икән?–дигән сорау бирде.
Александр Никошин район Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмовка, төркем туплап, Карга авылы мәдәният йортында  компьютерга өйрәтү курсларын оештыруны йөкләде.
Шул ук көнне Каргада “Әлки” кооперативының хисап җыелышы да узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев