Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан гимназиясендә булган фаҗига әлкилеләрне тетрәндерде

11 май иртәсе бик матур башланган иде. Озын май каникулларында рәхәтләнеп ял иткән балалар мәктәпләргә җыелды. Казанның 175 нче гимназиясе дә иртәдән укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды. Әмма икенче дәрес вакытында биредә коточкыч фаҗига булды.

  Мәктәпкә бәреп кергән вәхши кулыннан җиде 8 нче сыйныф укучысының, ике укытучының гомере өзелә. Атыш вакытында тагын 23 кеше зыян күрә. 
Коралланган егетнең юлында очраган башлангыч сыйныфлар укытучысы 55 яшьлек Венера Айзатова хастаханәдә үлә. Үз гомере бәрабәренә балаларны саклап калырга теләгән 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева да фаҗига урынында һәлак була. Бер гөнаһсыз җиде баланың әти-әниләренә дә әйтеп аңлатып булмаслык хәсрәт килә...
Бөтен дөньяны тетрәткән бу куркыныч вакыйга нилектән килеп чыкты соң? Моңа тиешле органнар ачыклык кертер. Канлы җинаять кылган, балаларга корал күтәргән рәхимсез бәндәгә бернинди аклау була алмый. Казан мәктәбендә тугыз кешенең һәлак булуы, 20 дән артык кешенең яралануы бөтен республиканы һәм илне хәсрәткә салды. 12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

Билгеле, әлкилеләр дә илгә килгән бу кайгыны үзләренекедәй кабул итте. 
Казан гимназиясендә атыш булган көнне гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде. Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. 
Көн дәвамында  райондагы белем учреждениеләрендә хәвефсезлек кагыйдәләренең ничек үтәлүе тикшерелде. Өч махсус төркем төзелеп, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булдылар. Әлеге тикшерүләр районда балалар учреждениеләрендә пропуск режимының, ягъни бинага чит кешене үткәрмәү таләбенең катгый үтәлүен күрсәтте. Вахтерлар  үз вазыйфаларын төгәл үти, хәвеф сигналы төймәләре  һәр җирдә тиешенчә эшли, дигән нәтиҗә ясаган тикшерүчеләр.

Райондагы мәктәп-бакчаларга кешеләрне үткәрү буенча контрольне көчәйтү зарурлыгына басым ясалды. Район башлыгы шулай ук мәдәният учреждениеләренә керү тәртибен кырыслатырга, күп фатирлы йортларның чормаларын, подвалларын биктә тоту тәртибен контрольгә алырга кушты.
Мәктәптә кан коелу вакыйгасы беркемне дә битараф калдыра алмый, билгеле. Без бу хәлдән сабак алырга, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга тиешбез.  
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева мәгариф учреждениеләрендә балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе хакында сөйли:
–Райондагы 20 мәктәпнең барысында да расланган хәвефсезлек паспортлары бар. Белем йортларында ишектән үткәрүне контрольдә тоту системасы, автомат янгын сигнализациясе һәм “хәвеф төймәләре” урнаштырылган. Хәвеф сигнализациясе төймәләре һәр мәктәптә өчәр: керү юлында – стационар төймә, вахтер һәм дежур укытучы аны үзләре белән йөртә. Тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү алып барыла. Бер мәктәптә стационар металл детекторлар, калганнарында кул детекторлары куелган. Мәктәп хезмәткәрләре теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тоту турында инструктаж үтте, квартал саен өйрәнү чаралары уздырыла. Мәктәптәге хәвефсезлек өчен шәхси җаваплылык директор өстендә,–ди җитәкче. 

Казанның 175 нче гимназиясе хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлдә дөрес эш итүләре югары бәягә лаек. Моны Россия Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте, “Балалар гомерләрен саклап калган укытучыларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә кирәк”,–диде. 
Районның иң эре уку йортларының берсе – Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков та коллегаларының кыюлыгына, катлаулы хәлдә югалып калмавына соклануын әйтә. 
–Вахтер хәвеф төймәсенә басып өлгергән, ә мәктәп директоры тавыш көчәйткеч аша класс бүлмәләрендә бикләнергә кушкан. Шундый киеренке хәлдә ул кичекмәстән дөрес карар кабул иткән, ә укытучылар аның күрсәтмәләрен төгәл үтәгәннәр. Балаларның иминлеген тәэмин итү – безнең иң беренче бурычыбыз,–ди мәктәп директоры. 
Район мәгариф идарәсенең психолог-педагоглык хезмәте белгече Светлана Углева да әлеге фаҗига җәһәтеннән үз фикере белән уртаклашты. 
–Бу бөтен кеше өчен – балаларга да, әти-әниләргә дә зур стресс. Алга таба моңа охшаш хәлләр килеп чыкмасын өчен без барысын да эшләргә тиеш. Укучыларның психологиясен өйрәнү максатында без мәктәпләрдә зур эш алып барабыз. Проблемалы балаларны ачыклау өчен тестлар, төрле тренинглар үткәрәбез. Бурычыбыз – баланы яшәргә, тормышка сөенә белергә өйрәтү. Әгәр проблема  тирәнгә яшеренгән булса, медицина психологларын җәлеп итәбез. Күп балалы ана буларак та мин Казан гимназиясендәге фаҗигане әрнү, сыкрану белән кабул иттем. Балаларым белән бергә Үзәк парктагы вакытлыча мемориалга чәчәкләр салдык, шәм куйдык. Мондый фаҗигаләр бүтән беркайчан кабатланмасын иде,–ди ул.
Салман авылында яшәүче күп балалы ана Сиринә Задаева да  Казандагы коточкыч бәхетсезлекне йөрәгенә якын кабул иткән.
–Башка сыймаслык хәл бу. Балаларын югалткан әти-әниләр бик кызганыч,–ди Сиринә ханым. – Бала бит һәркемгә бик газиз һәм кадерле. Ниндидер бер кансыз бәндә багалмасыдай улыңның я кызыңның гомерен өзсен инде. Олы кайгыга дучар булган әлеге әти-әниләргә сабырлык, ныклык телим. Гимназия хезмәткәрләренең хәлиткеч мәлдә дөрес карар кабул итүләре, күп балаларның гомерен саклап калулары да чын-чынлап сокландырды. Үзе укыткан класстагы балаларның  иминлеге өчен барын да эшләгән, ә шул вакытта күрше сыйныфта газиз улы җинаятьче кулыннан һәлак булган укытучы һич күңелдән китми. Мәктәпләрдә иминлек таләпләре катгый үтәлсен, анда читләрне кертмәсеннәр, балалар зыян күрмәсен өчен барысы да эшләнсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев