Казан кооператив институтында Халыкара Туган тел көнендә чара уздырды
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Халыкара Туган тел көнендә чара уздырды.
Быел да ул күңелләрдә “Туган телем” дигән конкурска нәтиҗә ясау белән кереп калды. Ул ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелде. Беренчесе “Дәрдемәнд” шигырьләрен сөйләү булса, икенчесендә Дәрдемәнд турында язылган бер шигырне яттан сөйләргә кирәк иде.
Конкурска 200 гә якын видеоязма килде. 400 дән артык кеше катнашты. Башкортостан, Марий Эль,Чувашия республикасы, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Яр Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. Араларында Дәрдемәндгә багышлап шигырь язучылар да бар иде.
Иң элек Дәрдемәндгә багышланган документаль фильм күрсәтелде. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Рустэмовнаның сәламнәрен җиткерде. Халыкара конкурслар лауреаты, актриса, җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, Юнеско һәм Төркиянең алтын медальләре иясе, Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры урынбасары Гөлнара Хәйруллина, нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева конкурста катнашучыларны сәламләп туган тел турында шигырь сөйләде.Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хаматгалиева, ана буларак балаларын милли рухта тәрбияләүдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдиновлар үзенең энесе Азамат белән Дәрдемәнднең “Яз” шигырен яңгыратты.
Казан шәһәренең 175 нче гимназиясеннән Мустафа Закиров “Каләмгә хитаб” шигырен сөйләде. Конкурста Дәрдемәнднең әле шигырен күп кенә укучылар, студентлар сайлап алган иде. Һәм бүгенге тантанада да Дәрдемәнднең әлеге шигыре ике тапкыр яңгырады. Россия ислам институты студенты Эльза Минашаева белән «Яр Чаллы педагогика көллияте»ннән Таңсылу Ганиева икесе бергә “Каләмгә хитаб” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Элина Ибраһимова “Сабый” шигырен, Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган катнаш төрдәге 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Шәңгәрәева кызы Сәйдә белән “Бәллү” шигырен театральләштерелгән тамаша буларак күрсәтте. Арча районы С.З.Габдрахманова исем Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбеннән Алинә Гарифҗанова һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп Дәрдемәнд шигырен сөйләде. Казанның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятеннән Раян Шакиров “Шагыйрьнең дә шагыйре”, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Язилә Әһлиуллина Дәрдемәндгә багышлап язган үз шигырьләрен сөйләде.
Тагын шуны әйтү урынлыдыр, Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән конкурска 13 бала катнашты. Чарада ана теленең кыйммәтен аңлап гимназия директоры урынбасары Лилия Әглиуллина җитәкчелегендә зур делегация килгән иде.
Конкурс Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Чара Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Гөлнара Хәйруллина башлап җырлады. Флюра Абдуллина алып барды.
ЮНЕСКО тикшеренүләренә караганда, дөньяда теләсә кайсы кешене аңлый ала торган 14 тел бар. Бу телләр арасында төрки телләрнең бердәнбер төркеме булган татар теле дә бар.
Флюра Абдуллина
Конкурс Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев