Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме узды.

Киләсе 2024 нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы гаилә елына старт бирде.


 Чарада “Гаилә - кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. ... Һәр гаилә үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә - ныклы дәүләт нигезе. Нәкъ менә гаилә кешенең  тормыш юлында  ышанычлы терәге булып торганлыгы” турында чыгышлар ясалды.
Бирегә  Тату гаилә - бәхетле гаилә,Гаиләм - бәхет ачкычым,Гаиләм – минем терәгем, Гаиләм – минем дәүләтем  дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде..

Чувашия республикасыннан, Ульяновскидан, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск,Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач,  Сарман, Әлки, Кама Тамагы,Чистай,Ютазы, Түбән Кама районнарыннан килгән, һәм әлбәттә Казанда яшәүче үрнәк  татар гаиләләре килгән иде.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды,Пар канатлар проекты, Россия кооперация университеты оештырды.

Үрнәк татар гаиләләрен БТК Башкарма комитеты рәисе, үрнәк гаилә башлыгы Дәнис Шакиров,  Россия кооперация университеты ректоры, ТДСның “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе рәисе, үрнәк ана Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, күпбалалы әти Ирек Шәрипов сәламләде. Гаилә кыйммәтләре, гаиләнең дәүләттәге тоткан роле турында чыгыш ясалды. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының беренче рәисе Т.Миңнуллин: Гаилә - ул дәүләтнең, милләтнең тотнагы. Милләтне иң әүвәл аның теле билгели, дигән иде.  Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының икенче рәисе Роберт Миңнуллин,

Нигә татар булып тудың,
Үз телең   кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?

дигән амәнәт буларак шигъри юлларын язып калдырды.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының беренче көненнән башлап бүгенгәчә Башкарма директоры булган, үрнәк ана Миләүшә  Гайфуллина фикерләрен шигъри юллар аша да җиткерде.

 Дөньяда иң зур татар авыллары бар. Беренчесе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы, Икенчесе Чувашиянең Шыгырдан авылы, Өченче урында Татарстанның Шәле авылы. Биредә тырыш-уңган булган татар гаиләләре яшәгәнлекләре әйтелде. Шундыйларның берсе Чувашиянең  Шыгырдан  авылында туып үскән Гөлфисә ханым  ире  Фәнил    Насыйровлар килгән иде.  Алар  бүгенге көндә   Канаш  шәһәрендә гомер итәләр. Канаш шәһәренең “Иң яхшы гаиләсе” дигән исемгә лаек булганнар. 40 ел бергә яшәү серләре белән уртаклаштылар. 

Ульяновскидан Хәлимовлар гаиләсе, Исхак белән Рузия өйләнешкәннән бирле  “Өмет” газетасын милли рухта чыгарулары турында сөйләде.  

 Татарстанның  Тәтеш  районынан Алиһә зат “Ак калфак”, “Татар гаиләсе” фондларының Тәтеш районы буенча җитәкчесе Римма Гомәр кызы ире Рәмис Хатыйп улы  Сафиулловларның башкарган хезмәтләрен бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Тәтәш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов 29 нчы тапкыр Украинага махсус опереция юл алган иде. Римма ханым авылда яшәүче гаиләрнең ныклыгын ничек саклап калу турындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медале белән бүләкләнгән Югары Ослан районыннан, Минһаҗевлар гаиләсе дә күпләргә үрнәк булып тора.

Бүгенге көндә Әлфия Минһаҗева Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр  буенча идарә җитәкчесе, аның тормыш иптәше Зәки Зиатдин улы Югары Ослан районының баш архитекторы. Алар үз нәселләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Ата-басыннан мирас булып калган намазлык, 13 буын шәҗәрә агачын да алып килгән иделәр. Нәсел агачын Казан кооператив институтының Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә тапшырдылар. 

Әлмәт шәһәреннән Гөлия Нәбиулла кызы белән Илдүз Гайсә улы Җамалиевлар 35 елдан артык гаилә корып яшәүләре,   әдәби әйдәмән,    “Гаилә” клубын ачуларының максаты белән уртаклаштылар. 

Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылыннан - Насыйровлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә башлыгы  Рафис Насыров   "Татарстанның атказанган нефтьчесе", Резеда ханым педагог булып эшли.  Аларны  әлеге бәйрәмгә  авыл музее мөдире  Вәсил Вәлиуллин алып килгән иде. Резидә ханым үзләренең нәселләрендә пешерелә торган  тәбикмәк пешереп килүе беләндә хәтердә уелып калачак.

Әле яңа гына Мәскәүдә ВДНХ да   Самат белән Сөмбел Зыятдиновларның туйлары булган иде.  Чарада Балтачтан Саматның әти-әнисе,  Фирая Муллазыя кызы белән Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсе катнашты. Фирая ханым кайнатасы ачкан музей директоры, Булат Бакый улы  Әтиләр берлеге җитәкчесе. Үзләренең нәсел тарихлары белән таныштырдылар.

 Урнәк аналар да чакырылган иде. Хезмәт ветераны Һаҗәр Нурлыхак кызы ишле гаиләдә туып үсүен, барысы да югары белемлеләр, тормышта үз юлларын тавып үрнәк балалар үстерүләрен җиткерде. Ата-бабасының үгет-нәсыйхәтен җиткерде. 

 Теләче районыннан  Нурания Хәбибрахман кызы белән Нурислам Мәннән улы Гыйльметдиновлар да 42 ел бергә гомер итүләрен җиткерде,  

 Алексеевский районы, Урманасты Шентала авылыннан Вәлиевлар гаиләсе дә 42 ел бергә яшәүләрен. Рамил шуның 40 елын механизатор булып эшләвен, Земфира ханым мәдәният йортында 25 елга якын директор вазыйфасында. Гаилә бәйрәмнәрендә катнашып төрле конкурсларда дипломлар алалар икән. Әлеге гаиләнең өстәл турендә әти-әнисеннән мирас булып калган күмер самовары утырганлыгы да әйтелде.

Нурзия Рәшит кызы белән Газизҗан Фәрит улы  Мирхазовлар гаиләсенең тормыш кыйссасы да кызыклы.  Нурзия ханым Түбән Кама шәһәренең 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе. “Татарстанның атказанган укытучысы”  Каюм Насыри премиясенә лауреаты. Бик күп методик әсбаплар авторы да. 

Ә икесе дә Кайбыч районы, Борындык авылында туып үскән Мәдинә Мансур кызы белән Равил Тәлгат улы Мингалиевлар гомерләрен терлекчелек тармагына багышлауларын җиткерде.Мәдинә Мансур кызына 2018 елда “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеме  дә бирелгән.   Үрнәк гаиләләр хөрмәтенә, күпбалалы әни, Бөтенроссия “Татаргаиләсе” фонды әгъзасы Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең   җырларын бүләк итте. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Сарман буенча җитәкчесе  Индира Сәхипова үз районнарындагы үрнәк татар гаиләләре белән берлектә башкарган эш гамәлләре турында сөйләде.  Чарада яшь гаиләләрнең берсе Лениногорск шәһәреннән   Гыйззәтуллиннар гаиләсе  килгщн иде.   Гаилә башлыгы Гыйззәтуллин Раиль  ООО "Газпром трансгаз Казань" оешмасында, тормыш иптәше Регина ханым - югары категорияле музыка белгече булып эшләүләрен, җырга-моңга гашыйк гаилә икәнлеген, үзләренең башкарган җырлары аша да яңгыраттылар.   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды. Гаилә кыйммәтләре турында фикер алышулар чәй өстәле янында да дәвам итте. Озак күңелләрдә саклана торган гаилә бәйрәме оештырылган иде. Бу көнне искә төшерергә берлектә  төшкән фотосүрәтләрдә ярдәм итми калмас.

Гаилә бәйрәмен Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев