Аждаһа елында туучылар нинди алар?
.2024 ел ул – Аждаһа елы. Астрология белгечләре әйтүенә караганда, әлеге елны туучыларга еш кына бәхет елмая, алар хакимлек итәргә ярата, җитеш тормышка ирешә, иреклебулуны хуп күрә.
Алар уңышсызлыкка ирешүдән курыкмыйча, кыю карарлар кабул итә. Чыннан да, шулаймы икән? Моны ачыклар өчен, Аждаһа елында туучыларның үзләреннән сораштырдык.
Рәйсә Насыйбуллина, лаеклы ялда (1964):
– Гаиләбездә ике Аждаһа: мин һәм кечкенә кызым да бу елда туган. Ләйсәнебез 2000 елгы. Икебез дә үҗәт. Башланган эшне уңышлы итеп, җиренә җиткереп эшләп бетерергә яратабыз. Мәсәлән, авылда эш юк дип әйтәләр. Без иптәшем белән сыерлар асрыйбыз, безнең бер минут та буш вакытыбыз юк. Тырышкач, җитешлек тә була. Кибетләрдә теләгән ризыгың, кием-салым бар. Шуңа да тормышымнан бик канәгать. Бары тик илләр тыныч булып, илебезне яклар өчен киткән егетләребез генә әйләнеп кайтсын иде.
Кызымның үҗәтлегенә килгәндә, ул быел Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалын кызыл дипломга тәмамлап, эшкә урнашты. Бу – быелның минем өчен иң зур шатлыгы булды.
Рәсим Гатин, йөртүче (2000):
– Аждаһа ут чәчеп торучы, усал буларак күз алдына килә, әки-ятләрдә аның белән көрәшәләр. Әмма мин бик тыныч, ачуымны чыгарыр өчен бик тырышырга кирәк. Максатчанлыгым бар. Машина алдым. Эшемне алмаштырдым, хәзер үзем хезмәт итәргә теләгән оешмага урнаштым. Алда менә өйләнү, йорт-җирле булу турында хыялланам. Яңа елдан билгеле, яңа үзгәрешләр көтәм, яхшыга өметләнәм.
Фәнис Фәсахов, район газ хезмәте җитәкчесе (1976):
– Әйе, мин Аждаһа елында туганмын. Йолдызлыгым – Кучкар. Икесен дә үзсүзле, көчле хайваннар итеп күз алдына китерәбез. Бәлки, туры да киләдер, чөнки мин дә үҗәт кеше. Тиз кызып китәм, тиз суынам. Үч тотмыйм, әйттем һәм оныттым. Куйган максатларыма ничек тә ирешергә тырышам. Мәктәптә укыганда башлангыч сыйныфларда тыңламый торганрак, шуграк булсам да, аннары югары белем алуны максат итеп куйдым. Нәтиҗәдә, бер генә дә түгел, ике вузны тәмамладым. Аннары кайчан өйләнәчәгемне дә хәтта аена кадәр уйлаган идем. Шулай булды да. Өч балам булачак дип тә уйлый идем, Аллага шөкер, ике кыз, бер малай үстерәбез. Үземне бик тә туган җанлы дип саныйм. Без биш бала, барыбыз да районда төпләндек, һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты. Һәрвакыт аралашып яшибез, моны зур бәхет дип саныйм.
Сиринә Задаева, бала ялында (1988 ел):
– Аждаһа елында тусам да, аңа охшамаганмын. Йомшак күңелле, кеше хәленә керә белә торган мин. Ирем бик җаваплы, кырысрак та, Аждаһа булсам да, миңа аңа яраклашырга, күбрәк юл куярга туры килә. Бу елда туучылар турында тиз кабанып китүчән дип сөйләсәләр дә, миндә ул сыйфат юк. Әмма мин максатчан. Бала ялына чыкканчы, ике ел Салман мәдәният йорты директоры булып эшләдем. Нинди бурычлар куелды, үтәргә тырыштым. Шуңа да клубыбызда эшләгән эшләр районда күренә башлады. Моны максатчанлыгым нәтиҗәсе дип, горурланып әйтә алам. Гаиләдә исә улларыбыз тугач, кыз алып кайту турында да хыяллана идек. Максатыбызга ирештек, менә дүртенче балабыз – кызыбыз дөньяга килде.
Алсу Закирова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев