Керем хакындагы белешмәләрдә төгәлсезлекләр ышанычны какшата
Ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәрен декларацияләү мәсьәләсе каралды.
Комиссия эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Утырышта мәгълүмат белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Алсу Хәйруллина чыгыш ясады. Ул Россия Федерациясендә елның ун аенда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләре хакындагы белешмәләрдә 40 меңнән артык төгәлсезлекләр табылуын хәбәр итте. Күпчелек очракларда таләпләр бозылу шушы өлкәдә белемнәрнең җитешеп бетмәве, мәсьәләнең катлаулылыгын, җаваплылык дәрәҗәсен аңлауның түбән булуы белән бәйле.
Коррупциягә каршы закончалык нигезендә тиешле затның керемнәре турында белешмә тапшыруы аның турыдан-туры бурычы санала.
Мәгълүматларны исәп-хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән соңга калмыйча бирергә кирәк. Гомумән, бу эшне апрельгә кадәр сузмаска киңәш ителә. Мәгълүмат хезмәткәрнең үзе, тормыш иптәше, балигъ булмаган һәр баласы өчен аерым тапшырыла. Шулай ук гражданин бер ай дәвамында әлеге белешмә буенча тулыландырылган мәгълүматлар китерә ала.
Алсу Хәйруллина керемнәр турындагы белешмәнең мәҗбүри графаларын ничек тутырырга икәнлеген аңлатты, еш очрый торган хаталарга, төгәлсезлекләргә игътибар юнәлтте. Ул, әгәр хезмәткәр объектив сәбәпләр аркасында тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм мөлкәте хакында белешмә тапшыра алмый икән, ришвәтчелекне кисәтү буенча дәүләт органының кадрлар хезмәте подразделениесенә тиешле мәгълүматларны бирмәвенең сәбәпләрен күрсәтеп документ җибәрергә тиеш, дип кисәтте. Бу фактны хезмәт урынында үз-үзен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыкларын җайга салу буенча район комиссиясе карарга тиеш.
Район башлыгы Александр Никошин дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, җавапсызлыкның, белемнәрнең түбән дәрәҗәдә булуының хезмәткәрнең алдагы эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин икәнлеген ассызыклады. Мондый таләп бозулар тагын да кабатланса, хезмәткәрне аңа ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алуга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев