"Чаллы" терлекчелек комплексы - районда сөт җитештерүче иң эре мегафермаларның берсе. Биредә бүген 84 кеше эшли. Алар карамагында 2868 баш сыер, 1352 бозау исәпләнә.
Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый комплекста. Нәзирә Байкова - шундыйларның берсе. Аның авыл хуҗалыгында эш стажы 38 елдан артып...
"Чаллы" терлекчелек комплексы - районда сөт җитештерүче иң эре мегафермаларның берсе. Биредә бүген 84 кеше эшли. Алар карамагында 2868 баш сыер, 1352 бозау исәпләнә.
Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый комплекста. Нәзирә Байкова - шундыйларның берсе. Аның авыл хуҗалыгында эш стажы 38 елдан артып киткән.
Нәзирә Юныс кызы тумышы белән Биектау районының Тулмачы авылыннан. Тугыз сыйныфны тәмамлагач ул хезмәт юлын фермада сыер савучы булып башлап җибәрә. Язмыш дигәннәре 22 яшендә аны Ташбилге егете Юрий Байков белән кавыштыра. Озак еллар шушы авылда сыер савучы булып эшли ул. 2010 елдан бирле "Чаллы" комплексында бозаулар карый.
-Бездә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Нәзирә апа үзен бик җаваплы, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтте. Эш дигәндә вакыты белән исәпләшми ул, булсын дип, бөтен күңелен биреп башкара хезмәтен,-ди аның хакында комплекс җитәкчесе Илдар Вафин.
Нәзирә Байкова 100 баш бозау карый. Хезмәт күрсәткечләре буенча ул гел алдынгылар сафында. Аның группасындагы терлекләрнең сакланышы бик әйбәт.
-Безнең кулга яңа гына туган бозаулар килеп керә. Алар сабый бала кебек нәзберек. Менә шуларны өч айга кадәр үстереп, исән-имин килеш башка төркемгә тапшырырга кирәк,-ди Нәзирә апа.
Терлекчелектә яңа кеше түгел бит, хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән ул. Бозаулары да аны сөйләшүен ишетүгә танып алалар бугай, гөр килеп тавыш бирәләр. Эше җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Корпуслары чиста, малларның аслары коры, калын итеп салам түшәлгән.
-Һәркайсын яшенә карап тукландырырга кирәк. Әйтик, яңа туганнарга көненә 15 литр, үсә төшкәч 2 литр сөт бирәбез,-дип сөйли терлекче.
Бозаулары матур, көр. Алларында печәне, фуражы, моноазыклары бетеп тормый. Азык рационы төгәл сакланганда гына малкайлар исән-имин һәм матур булып үсәләр шул.
Нәзирә апага лаеклы ялга чыгарга ике ел калган.
-Хезмәт хакын берәр ай соңгарып бирәләр бирүен. Әмма эшлибез әле, эш кенә булсын,-ди ул.
Җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә Нәзирә Байкова турында ихтирам белән сөйлиләр. Эшен ни җитте шулай башкаручылардан түгел ул. Яшь малларны яратып, җаен белеп тәрбияли, эшкә иренми. Шуңа әнә бозаулары уйнаклап торалар, авыруларга бирешмиләр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Нәзирә апаның да фидакарьлеген югары бәялиләр. Быелгы Сабан туенда ул агропромышленность комплексы системасында күп еллар намуслы хезмәт куйганы өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фермада эшли башлавына 40 елга якынлаша инде Нәзирә Байкованың. Ә үзе ул еллар агышын гүя сизми дә. Һаман да сылу һәм сөйкемле, яшьләрчә җитез һәм уңган.
Нет комментариев