Халык саны буенча район үзәгеннән соң икенче урында булса да, Юхмачы элеккеге масштабтагы торак пункт түгел
Заманында Юхмачы дистәләгән предприятиесе эшләп торган зур авыл иде.
Берара ул район үзәге дә булды. Бүген инде, халык саны буенча район үзәгеннән соң икенче урында булса да, Юхмачы элеккеге масштабтагы торак пункт түгел.
Авыл җыены монда яңа төзелгән мәдәният йортында узды. Бу заманча бинаның җылы, уңайлы булуына авыл халкы әле дә сөенеп туя алмый. Юхмачылылар соңгы берничә дистә елда мәдәният учагына кинәнә алмаган иде. Авыл уртасындагы клуб берничә тапкыр янды. Аннан озак вакыт мәдәният йорты ролен ПМК-Мелиорация бинасындагы спорт залы үтәп торды. Билгеле, анда мәдәният учагын дөрләтеп эшләтү мөмкинлекләре чикле булды. Инде менә 2014 елдан бирле биредә 200 урынга исәпләнгән модульле мәдәният йорты эшли.
Җыенга халык күп килгән иде. Җыелыш башланганчы район оешма-предприятиеләре белгечләре кешеләрне кабул итте, сорауларына җавап бирде.
Авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов халык алдында узган елда башкарылган эшләр турында тирән эчтәлекле хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның чыгышында яңгыраган кайбер саннарга күз салыйк:
–Юхмачы авыл җирлегендә 1389 кеше теркәлгән, шуларның 1050 се биредә яши;
–Юхмачыда 233 хуҗалыкта 769 кеше яши;
–Югары Әлморзада 121 хуҗалык бар, 378 кеше исәптә тора;
–Түбән Әлморзада 82 х у җ а л ы к т а 2 4 2 к е ш е теркәлгән;
–Узган ел җирлектә өч бала туган, 40 кеше бакыйлыкка күчкән;
–Юхмачы урта мәктәбендә һәм Югары Әлморза төп мәктәбендә барысы 163 бала укый. Бу ике авылның балалар бакчаларында 32 сабый мәктәпкәчә тәрбия ала;
–Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 70 кеше тәрбияләнә;
–Сыер асраучыларның күпчелеге Югары Әлморзада яши. Рәис Шәяхмәтов, җиде сыер асрап, былтыр 18,7 тонна сөт тапшырган, Илдар Гатыйпов – дүрт сыердан 13,8 тонна, Рамил Гатыйпов биш сыердан 13,1 тонна продукция сатканнар. Юхмачыда Шамил Минсафин алты сыер тота, 9,5 тонна сөт тапшырган;
–Җирлектәге авылларда көнкүреш калдыклары өчен 48 контейнер куелган;
–Узган ел 319 мең 700 сум үзара салым җыелган, 64 кеше әлегәчә бу салымны түләмәгән;
–Республика бюджетыннан үзара салым акчасына өстәп 1 миллион 450 мең сум субсидия бирелгән. Әлеге средстволар нигездә авыл юлларын ремонтлау, урам яктырткычларын төзек тоту, халыкны су белән өзеклексез тәэмин итү максатларында файдаланылган.
Җирлек башлыгының доклады тәмамлануга, халык аңа сорауларын яудыра башлады.
–Авылда сукбай этләр күп йөри. Балаларга мәктәптән кайтырга куркыныч,–дип зарын белдерде бер ир-ат.
Рамис Сәлахов моңа җавап итеп:
–Без Димитровградтан махсус бригада чакыртып, иясез этләрне тотып приютка озатуны оештырган идек. Бу эшкә тагын алынырбыз,– диде.
Ә бит урамда йөргән этләрнең күбесенең ияләре дә бар. Хуҗалары дүрт аяклы дусларын иректә йөртәләр. Югыйсә бу җитди кагыйдә бозу, аның өчен административ штраф каралган. Маэмай асрыйсың икән, ул бәйдә торырга, башкаларга куркыныч тудырмаска тиеш. Һәрхәлдә, Юхмачыга башка авыллардан этләрен китереп ташламыйлар инде.
–Саклык банкы бүлекчәсе кайчан эшләр икән?– дигән сорау яңгырады.
–Әлеге бүлекчәдә эшләргә кадрлар таба алмыйбыз. Без тәкъдим иткән кешеләрне банк “таләпләргә туры килми” дип кире бора,–ди Рамис Сәлахов. Район башлыгы Александр Никошин җирлек җитәкчелегенә Саклык банкы бүлекчәсендә эшләргә кичекмәстән кеше табу бурычын куйды. Югыйсә әлеге ставканы моннан алып, башка җирлеккә билгелибез, диде.
–Авылдагы чиркәүгә кайчан су кертелер?–дип тә кызыксындылар.
Рамис Сәлахов аңлатуынча, чиркәүгә су кертә башлаган булганнар.
–Тик әлегә бу эшне туктатып тордык, чөнки өлкән яшьтәгеләр “бу урында казу эшләре алып барырга ярамый, биредә иске зират урыны”, дип каршы төштеләр. Су кертергә акчасын, техникасын бирербез, чиркәү әһелләре суны кайсы яктан кертүне үзләре хәл итсен иде,–ди җирлек башлыгы.
–Без леспромхоз ягындагы урамда яшибез. Язын ишегалдына су җыела. Ташу сулары агып китә торган торбалар тыгылган. 10 метр торба кайчан чистартылыр икән?– дип мөрәҗәгать итте берәү.
–ПМК-Мелиорация җитәкчесе Әнвәр Мәрдиевкә биредә яңа торба салып проблеманы хәл итү бурычы йөкләнде,–дигән җавап яңгырады.
“Совет урамында ике карт тупыл агачы бар, шуларны кисәсе иде”, дигән гозернең дә уңай хәл ителәсенә ышандырды Рамис Сәлахов.
–Җирлекнең бюджет акчасы нинди максатларга тотыла? –дип кызыксынучыларга: “Сез моңа җавапны авыл җирлеге сайтында таба аласыз”, диде авыл җитәкчесе.
–Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түлиләрме? – дигән сорауга Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков:
–Безнең укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сум өстәмә акчаны ай саен тоткарлыксыз алып киләләр,– дип җавап бирде.
–Күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә полиция хезмәткәрләре ешрак булсыннар иде,–дигән тәкъдим әйтелде.
Полиция участок уполномоченные Ринат Әхмәтҗанов моңа:
–Без андый гаиләләрне даими күз уңында тотабыз,–дип җаваплады.
–Ни өчен почта хезмәткәрләре минималь хезмәт хакыннан да кимрәк акча алалар, алар бит гаять авыр эш башкаралар?
–Без бу сорауга Нурлат почтампты җитәкчесеннән җавап алырбыз,–диде район башлыгы Александр Никошин.
–Мин Юхмачы участок хастаханәсе баш табибы Җәүдәт Зәкиуллинга рәхмәтемне белдерәм. Чирләп киткәч, ул мине үз машинасы белән Базарлы Матак хастаханәсенә озатты. Анда исә аның кызы табиб Алсу Зәкиуллина мине үлем тырнагыннан алып калды, дәвалап терелтеп чыгарды,–дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Владимир Кузнецов.
Ә б е р а г а й у ч а с т о к хастаханәсеннән үзенә автомобиль бирмәүләренә ризасызлык белдерде. Җәүдәт Зәкиуллин моны: “Бездәге автомобиль ашыгыч ярдәм хезмәте вазыйфаларын үтәү өчен билгеләнмәгән. Сез мөрәҗәгать иткәндә машина әле ремонтта да иде,–дип аңлатты.
–Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать юллаган идем. Сәбәбен дә әйтмичә, минем гозерне кире кактылар, –дип зарланды бер ханым.
“Бу мәсьәләгә ачыклык кертербез”, – дип ышандырдылар.
– Ө й л ә р г ә к у е л г а н я н гын турында хәбәр итү җиһазларының батареяларын кем алыштырырга тиеш?–дигән сорауга Юхмачы аерым янгын сүндерү посты җитәкчесе Андрей Клянин болай җавап бирде:
–Җирлектә йөздән артык өйгә автоном янгын хәбәрчеләре дәүләт хисабына куелды. Әлеге җайланманың батареяларын һәр ел ярым саен өй хуҗалары (балалары, якыннары) алыштырырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев