Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле әлкилеләр, һәммәгезне 1 Май бәйрәме белән кайнар котлыйм

Хөрмәтле райондашлар! Һәммәгезне 1 Май бәйрәме белән кайнар котлыйм.

Бу бәйрәмнең исеменә үк дәртле һәм матур төшенчәләр салынган: Яз һәм хезмәт бәйрәме ул. Озакка сузылган кыштан соң табигать кенә түгел, кешеләр тормышы да җанлана. Күңелләр күтәренке, юмарт кояш нурлары кемне бакчага, кемне басу-кырларга чакыра. Районыбыз хуҗалыкларында сабан эшләре көннән-көн югарырак темп белән дәвам итә. Уҗымнарны ашлауда һәм дым каплатуда, туфракны йомшартып, җир куенына орлык салуда, ягъни киләсе уңышның ышанычлы нигезен төзүдә игенчеләребезгә уңышлар телибез. Чөнки аларның тырышлыгы, үз эшләренә җаваплы караулары тормышыбыз иминлеген гарантияли бит. 
Бәйрәм белән бәйле ял көннәрендә авыл җирендә яшәүче һәркем йорт тирәләрен җыештырыр, бакчада эшләр. Сезгә дә уңышлар телим. Чөнки үз кулларың белән үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш тәмлерәк, булдырылган тәртип һәм чисталык матуррак бит. 
Бәйрәм белән, әлкилеләр. Тормышыбыз имин, көннәребез якты, эшләребез уңышлы булсын.
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев