Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хузангайлылар «экваторга» якынлаша. ФОТО

“Хузангай” җәмгыяте – Татарстан масштабындагы эре холдинг компаниясе.

  Аның бүген дүрт районда 52 мең гектар сөрү җирләре бар. Без җәмгыятьнең райондагы җирләрендә эшләүче комбайнчылар янында булып, урып-җыюның барышы белән танышып кайттык.

Җәмгыять комбайнчылары инде дүрт мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алганнар. Соңгы көннәрдә алар Кошки якларындагы басуларда эшләделәр.
Без барып җиткәндә берьюлы 23 комбайн теземнәргә салынган борчакны суктыра иде. Басу кырыенда прицеплар таккан унлап “КамАЗ” машинасы басып тора. Алар барысы да бер-бер артлы суктырылган бөртекне төяп амбарларга юл алырлар. Басудан үзәк усадьбага шактый ара, шуңа күрә йөк машиналарына өстәмә прицеп тагу икеләтә отышлы.
Кыр башында безне баш агроном Юрий Льдинов каршы алды. Ул Татарстанның атказанган агрономы, хуҗалык кырларын, игенчелек тармагын биш бармагы кебек белә.
– Юрий Федорович, игенчелек өчен һава шартлары быел әйбәт булдымы, әллә начармы?–дип сорадым мин.
– Быелгы корылык нәтиҗәсендә уңыш без көткәннән уртача 40 процентка азрак. Уҗым культураларының һәр гектарыннан 60 центнер чамасы уңыш алырга омтылып эшләгән идек. Җәй башындагы корылык нәтиҗәсендә 31,6 центнер гына тәшкил итә уңыш. Борчак чәчелгән басуларда барлык агротехнология чараларын төгәл үтәдек, һәр гектардан 28 центнер бөртек җыеп алырбыз дип өметләнгән идек.  Әмма уңыш 16 центнер гына дип җавап бирде миңа әңгәмәдәшем һәм болай дип өсәде:
– Арпадан былтыр һәр гектардан 47 центнерга кадәр уңыш җыеп алган идек. Быелгы өметләребез 27-28 центнер белән чикләнә. Мондый шартларда иң мөһиме – өлгергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. 
Агроном белән сөйләшеп торган арада каршыбыздагы басуда эш кайнады, комбайннар, әйтерсең, тырыш кырмыскалар. Әнә бункерлары тулган беренче комбайннар күренә башлады. Кабина түбәсендәге сигнал утын уйнатып, комбайн янына “КамАЗ” ашыкты.
–Быел бу кырда яңа кайткан 13 комбайн эшли. Бу техника игеннәрне тизрәк җыеп алу мөмкинлеге бирә. Аларның барысына да булдыклы механизаторлар утырды. Күбесендә яшьләр эшли,–ди Юрий Льдинов.
Әйе, “Хузангай” җәмгыятендә яшь механизаторлар күп.

Хуҗалык җитәк-чесе Евгений Чугунов яшьләргә техниканы да, җаваплы эшләрне дә ышанып тапшыра. “Иске-москы тракторга утыртып, яшь механизаторларның күңелен төшермәскә кирәк,”–дигән иде ул бер сөйләшү вакытында. Безнең яннан ук теземгә салынган игеннәрне суктырып “Нью-Холланд” комбайны үтеп бара. Мин кул изәп комбайнчының туктавын үтендем. Шушы көчле чит ил комбайнында яшь егет эшли, дигән иделәр. Чынлап та, Иске Кората егете Петр Фомин булып чыкты ул. Аңа әле 23 яшь кенә, Хабаров өлкәсендә солдат хезмәте үтеп кайткан һәм шул ук елны комбайнга утырган.
–Инде дүртенче сезон урак урам. Комбайнны яңа килеш диярлек кабул итеп алдым. Уракка төшкәнче бар җирен карап, җайлап чыктым, кирәк узелларын майладым. Кырга чыкканга бер атна булды. Былтыр декабрьгә чаклы эшләгән идек, кышның беренче аенда башка район кырларында кукуруз суктырдык. Быел эш ничек булыр,–диде Петр.
Егет белән якыннанрак танышасы килеп, аның гаилә хәлен сораштым.
–Ялгыз әле мин, өйләнергә вакыт юк, акча эшлим,–дип шаяртты ул. Күренеп тора, Петр Фомин җир кешесе, үзен хезмәт кешесе итеп тоя ул. Менә шундый ир-егетләр кулында авылларның киләчәге. Аңа уңышлар теләп хушлаштым үзе белән.
Бөртек төялгән бер “КамАЗ” ындыр табагына юл тотарга тора иде. Машина йөртүче белән сөйләшеп киттек. Ирек Нургазизов икән ул.
–Элек комбайнда эшләдем, хәзер йөк машинасына күчтем. Һаман кырдан аерыла алмыйм,–диде шофер, кузгалырга ашыгып.
Кырда туктап калган бер комбайнның иясе белән дә сөйләшеп алдык. Игорь Желтухин Иске Матактан икән, “Хузангай”га йөреп эшли. 
–Ераграк, билгеле, әмма өйдә эшсез ятып булмый бит. Иртәнге дүртенче яртыда торам, эшкә җыенам. Биш тулганда вахта машинасы безне көтеп, унлап кешене эш урынына алып китә. Иртәнге җидедә без инде кырда эш башлыйбыз. Һәм кичке тугызларга чаклы икмәк суктырабыз,–ди комбайнчы. 
Игорьның комбайнына салам тыгылган. Кичә түбәнлек урыннарда суктырганда дымлы тезем эләккән. Ул тиз генә барабанны чистартып, эшкә ашыкты. 
Ун комбайннан торган тагын бер бригада Колчурино кырларындагы бодайны җыеп суктыра. Анда да хезмәт көйле оештырылган. 
Соңгы көннәрдә “Хузангай”  җәмгыятендә зур егәрлекле комбайннар белән игеннәрне җыеп алуда Сергей Николаев, Вячеслав Илюхин, Григорий Зварич алда баралар.  Урак башланганнан бирле “Акрос-550” маркалы комбайннарда бу уңганнар 467-515 тонна бөртек суктырып алдылар.
“Нью-Холланд” комбайннарында эшләүчеләр арасында Петр Фомин, Сергей Новиков, Сергей Фомин лидерлар. “Торум”нарда Владимир Николаев, Игорь Желтухин һәм Юрий Волостновка тиңнәр юк. Алар һәркайсы 350 шәр тоннага якын бөртек суктырган инде.
Баш агроном Юрий Льдинов әйтүенчә, бу кырдагы борчакны көн тәмамланганчы суктырып бетерәчәкләр. Озакка сузмыйча бирегә тракторлар төшеп, җир эшкәртүгә керешәчәк. Борчагы җыеп алынган кырга көзге бодай чәчәргә планлаштыралар. Аның мәйданы 1630 гектар. Әйе, биредә көзге чәчүгә тулы әзерлек бара. Хуҗалыкта  уҗым культураларын безнең райондагы кырларда 4900 гектар мәйданда чәчәргә ниятлиләр. Бу былтыргыдан 2 мең гектарга күбрәк дигән сүз. 
Игеннәр көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә. “Хузангай” механизаторлары 2900 гектар мәйданнан көзге бодай уңышын җыеп алуга, арпа урагына төшәчәк. Ул 3550 гектар җир били. Тагын 1344 гектардан солы һәм 320 гектар мәйданнан карабодай уңышын җыеп аласылары бар. “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов “Уяв” бәйрәмендә мәйданга чакырып язгы чәчүдә катнашкан бик күп механизаторларны бүләкләгән иде. “Мин тырыш, намуслы механизаторларыбыз белән горурланам,”–дигән иде ул аларга мөрәҗәгать итеп. Инде шул ук уңганнар өлгергән уңышның язмышын хәл итә. Алар урып-җыю чорында да сынатмас, җаваплылык тоеп эшләр дигән ышаныч зур. Чөнки җәмгыятьтә тырышып эшләүчеләрне олылыйлар, хөрмәтли беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев