Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Кирилл Маслов: «Мобилизациягә эләгәсемне алдан белдем, мин моңа әзер идем»

Гомер-гомергә хәрбиләр хезмәте дәрәҗәле һәм хөрмәтле профессия саналган.

Ватанга хезмәт итү ул – халыкның тыныч тормышы, илнең иреге сагында тору дигән сүз. Безнең халыкка үз иминлеге өчен күп тапкырлар дошманнар белән кулга корал алып көрәшергә туры килгән.

Менә тагын Россиягә, дәүләтнең бөтенлеген, суверентлыгын яклап, хәрби хезмәткә ул-кызларын чакырырга туры килде.
Әлки егетләре, ата-бабаларыбыз традициясенә тугры калып, бүгенге көндә фашист элементлары белән батырларча көрәшәләр. Алар фронтның алгы сызыгында Ватан язмышын хәл итүдә уяулык күрсәтәләр. Без аларның батырлыгы, кыюлыгы белән горурланабыз.


Базарлы Матак мәктәбендә өлешчә мобилизация чорында Украина җиренә хәрби бурычын үтәргә чакырылган Кирилл Маслов белән очрашу үтте.
Кирилл әлеге мәктәпне тәмамлаган. 2011 елда ул тугызынчы сыйныфтан соң Базарлы Матак аграр көллиятенә укырга керә. 2016 елда солдат хезмәтенә чакырыла. Ул Ватан алдындагы изге бурычын Ерак Көнчыгышта үти. Анда ул хәрби контракт нигезендә 5 ел хезмәт итә. Шул чорда Сириядә барган хәрби операциядә катнаша. Ә 2022 елда ул янә хәрби хезмәткә алына. Кирилл өйләнгән, аның гаиләсе Ерак Көнчыгышта яши. Кызына тиздән 4 яшь тула.


–    Мин үземне мобилизациягә эләгәсемне алдан белдем, мин моңа әзер идем. Чөнки Россия армиясендә башта солдат булып, аннан контракт нигезендә хезмәт иттем. Сугышчан хәрби тәҗрибәм бар, – дип сөйләде кыска вакытлы ялга кайткан Кирилл. – Безнең  солдатлар һәръяклап үрнәк булып хезмәт итәләр. Һәр көнне диярлек батырлык кылып үз бурычларын намус белән үтиләр. Дошманны өйгә кертмичә, койма артында туктатырга кирәк, – диде якташыбыз.


Күп кенә малайлар яшь чактан ук хәрби офицер булу турында хыялланалар. Моның өчен һөнәр үзләштерергә дә тулы килә. Ә инде хәрби белгече булган егетләр киләчәккә тулы ышаныч белән карый алалар. Кириллга хәрби уку йортында белем алырга туры килмәгән. Аның тормыш мәктәбе: Россия кораллы көчләре составында хезмәт итү, контракт нигезендә хезмәттә Сириядә булу. Инде хәзер уңышлы гына Украинада барган махсус операциядә катнаша. Ул киләчәктә язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә дигән ныклы карарга килгән. 
Кирилл соңгы вакытта Херсон өлкәсендә хезмәт итә.


–     Безнең белән янәшәдә Әлки егетләре дә бар. Без бер-беребезгә ярдәм күрсәтеп яшәргә тырышабыз. Безгә даими рәвештә гуманитар ярдәмнәр килә. Бигрәк тә мәктәп укучыларыннан хатлар алулары кәефләрне күтәрә. Эчкерсез язылган бу хатлар авыр минутларда безгә күңел тынычлыгы, көч бирә. Минем хезмәттәшләрем хат юллаучы, шигырьләр язучы, рәсемнәр ясаучы балаларга зур рәхмәтләр белдерәләр. Ул хатларда сәламнәр дә язылган була. Без аларны тапшырырга тырышабыз. 


Кирилл 1 сыйныф укучысы Әлфис Маннапов язган шундый бер хатны кесәсендә саклап йөрткән икән. Кирилл Әлфис белән очрашты, бу бик дулкынландыргыч мизгел булды. Ә хатны ул мәктәп музеена тапшырды.


Башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Гарипова үзенең шәкертләре белән шундый хатлар язулары хакында  сөйләде. “Без солдатларга әлеге хатларны җиңүләр белән кире алып кайтуларын теләдек”, – дип искә алды ул.


Кирилл фронттагы сугышчан вакыйгалар турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.


–     Без Ватан алдындагы бурычны үтәү өчен бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән. Кием-салым, хәрби корал, азык-төлек – барысы да җитеш, – диде Кирилл.


Ахырдан укучылар хәрби кунакка концерт күрсәттеләр, истәлек итеп бүләк тапшырдылар.
Материалларны Лилия Шәфикова әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев