Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Класс җитәкчеләренең район конкурсы быел да башта мәктәпләрдә үтте

Аннары 22 педагог ике турда үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның бик аз булуын беләбез, менә бу бәйгедә дә Иске Чаллыдан бишенче сыйныф җитәкчесе Наил Бәдретдинов үзе генә булган. Икенче турга инде дүрт педагог кына үткән. Алар таләпчән жюрига "Класс бердәмлеге" интерактив проектны гамәлгә ашыру буенча тәрбия сәгате күрсәткәннәр. Базарлы...

Аннары 22 педагог ике турда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның бик аз булуын беләбез, менә бу бәйгедә дә Иске Чаллыдан бишенче сыйныф җитәкчесе Наил Бәдретдинов үзе генә булган. Икенче турга инде дүрт педагог кына үткән. Алар таләпчән жюрига "Класс бердәмлеге" интерактив проектны гамәлгә ашыру буенча тәрбия сәгате күрсәткәннәр. Базарлы Матак мәктәбеннән Елена Леонтьева, Юхмачыдан һәм Чуаш Кичүеннән башлангыч сыйныфлар җитәкчеләре Зинаида Миронова белән Гөлнара Вәлиева инде тәҗрибәле укытучылар. Ә гимназиянең бишенче сыйныф җитәкчесе Алия Зәйдуллина эш стажы 3 елга чаклы булган укытучылар категориясендә катнашкан.

8 февральдә үткән соңгы турда елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе дип Гөлнара Вәлиеваны атаганнар. Ул хәзер 18 мартта Яңа Чишмәдә үтәчәк зона ярышларына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев