“Көнне төнгә ялгап эшләп яшәргә туры килде...”, - ди Базарлы Матакта яшәүче Миңлевәгыйзь Сафин.
“Көнне төнгә ялгап эшләп, хезмәт диңгезендә йөзәргә туры килде...” – ди 2025 елның февраль аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән райондашыбыз – Базарлы Матакта яшәүче Миңлевәгыйзь Сафин.
Һәм әлеге сүзләр артында үз хезмәтенә үтә дә җаваплы карап, һәр бурычны җиренә җиткереп башкару өчен, күпме тырышлык, көч куелу яшеренүен ул үзе генә түгел, ә күп әлкиле да белә.

Ул районның халкы күп булган, әмма уңайлыклары әле тудырылып кына килгән, юлсызлыктан интеккән, утын ягып газапланган елларда җитәкче урыннарга билгеләнә. Йөкләмәләрне ул ныклык белән, әмма кешеләренә карата йомшаклык, хәлгә керә белүчәнлек белән башкара. Сугыш чоры баласы, әтисе фронттан әйләнеп кайтмыйча, гаиләдә дүрт бала белән калган әнисенең уң кулы, аякка басканчы күп авырлыклар күрүче дә ул шул...
“Сугыш башлануын һәм Җиңү көнен хәтерлим”
Миңлевәгыйзь Сафинның хезмәт уңышларында, кешеләргә хәлгә керүне максат иткән мөнәсәбәтендә әтисез үсүе, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда әнисенең төп булышчысы, үзеннән соң бер-бер артлы туган энеләренә абый булырга туры килүе дә йогынты ясагандыр. Ул сугыш башланып, әтисен фронтка озаткан көнне дә, Җиңү игълан ителү мизгелләрен дә яхшы хәтерли.
– Әтием Сафиулла улы Миңгали фин сугышында да булган солдат иде. Шуңа да ул хәрби әзерлеге булган белгеч дип кабул ителгәндер. Аны Бөек Ватан сугышы башлануның өченче көнендә үк фронтка алдылар. Дәү әни мине әтиемне озатырга авыл уртасыннан үткән юл буена алып төште. Шунда “полуторка” машинасы тора. Анда халык җыелган. Бар да елый... Әни шунда калды, без дәү әни белән өйгә кайттык. Безнең өй авыл кырыенда. Бераздан дәү әни тәрәзәне ачты да: “Әнә әтиләрең китеп бара”, – дип, кыр капкасыннан үтеп, юлдан китеп баручы машинаны күрсәтте. Әти ике ел сугышкан. Безгә “һәлак булды”, дигән кәгазе генә килде. “Хәтер китабы”на исеме кертелгән, әмма кайда җирләнүен дә белмибез.
Миңлевәгыйзь абый Җиңү көне турындагы хатирәләрен дә сөйләде.
- Бу шатлыклы көн матур яз аенда, көннәр җылыткач булды бит. Кулына аләм тотып, атка атланган берәү авыл буенча: “Җиңү килде, җиңү”, – дип кычкыра. Ул шулай авыл уртасындагы күпер янына җыелырга өнди. Мин дә шунда төштем. Сугыштан кайткан солдатлар да: кайсы аяксыз-кулсыз, кайберәүләрне хатыннары җитәкләгән – барысы да шунда җыелган. Кешеләрдә шатлык. Берәү гармунда уйный. Күпер өстендә биючеләр дә бар. Бик зур тантана. Миңа шатлык та кебек, шул ук вакытта бик моңсу да... Чөнки минем әтием кайтмады... Мин читтән генә күзәтәм...
Ә сугыш чоры һәм аңардан соңгы авырлыкларга килгәндә, Миңлевәгыйзь абый: “Беркайчан да тамагым туймады. Хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә”, – диде һәм хәрби хезмәткә бәйле бер вакыйганы искә алды.
– Армиядә ике порция алырга минем 3 кг авырлыгым җитмәде. Шуңа хәтта солдат елларында да минем тамагым туймады. Бервакыт иптәшем белән төш вакытында безнең казармадан ерак булмаган кибеткә бардык. Ул офицерлар кибете. Безгә анда йөрү тыела. Ә безнең бераз акчабыз бар, ашыйсы да килә. Бардык, күмәч белән 200 грамм маргарин алдык. Шунда ике солдат белән офицер килеп керде. Алар тәртип саклаучы патруль. Документларыбызны сорадылар. Подполковникка алып керделәр. Ул нишләп йөрүебезне сорашты. “Нәрсә сезгә ашарга җитмиме?” – дип, гуптвахтага ябарга әмер бирде. Әмма хәлебезне аңлагандыр, алган ризыкларыбызны да алмады. Шунда өстебездән бикләнгән килеш, рәхәтләнеп ашап чыккан идек...
Бүгенге көндә Миңлевәгыйзь абый тормыш иптәше Лиуза апа белән икәү яшиләр. Һәрнәрсә өчен борчылып, уттай янып йөргән вакытлар күптән артта калган. Тәрбияләп үстергән балалар үз көннәрен үзләре күрә. Оныклар үсә... Димәк, көндәлек мәшәкатьләр белән юанып, күңелгә яткан шөгыльләр белән мавыгып, туган һәр көннең матурлыгын күреп көн итәргә бар мөмкинлек, рәхәтлек бар... Нәкъ менә шулай эшли дә алар...
1970 елда – “Фидакарь хезмәте өчен” медале;
1985 КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Мактау грамотасы;
1992 ел – “Хезмәт ветераны”;
1995 ел – “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” мактаулы исемнәре.
Татарстан Республикасы карамагындагы департамент карары белән аңа 1997 елда “Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе” дәрәҗәсе дә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев