Корбан итеп чалынган малның тиресен һәм сөяген нишләтергә?
21 августта мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе – Корбан бәйрәме.
Исеменнән үк күренгәнчә, ул корбан чалу белән бәйле.
Аның нечкәлекләре хакында сезгә җиткерәбез.
Корбан чалу кемнәргә тиеш?
Мөфтият билгеләве буенча, гаиләдә кеше башына 18 мең сум акча бар икән, шул чагында корбан чалу тиеш була. Корбан чалу өчен кешенең мөселман, акыллы һәм балигъ булуы кирәк. Тагын бер шарт – аның сәфәрдә булмавы.
Корбан чалу кайчан һәм ничек башкарыла?
Иң хәерлесе – Корбан бәйрәменең беренче көнендә. Корбан гаете көнне кеше мәчеткә ашамыйча-эчмичә бара. Бәйрәм намазын укыганнан соң корбан чалып беренче пешкән итттән авыз итсә, бик тә күркәм санала. Гомумән алганда, корбанны өч көн чалырга була. Корбан чалу бәйрәмнең беренче көнендә бәйрәм намазыннан соң башлана һәм өченче көнендә ахшам намазына кадәр тәмамлана. Башка вакытта чалынган мал гади чалу була.
Корбанны кем чала ала?
Белгән кеше үзе чала. Белмәсә, башкага әйтә. Корбан чалырга теләгән, әмма үзе булдыра алмаган очракта кеше мәчетләргә дә мөрәҗәгать итә ала. Корбан чалучының мөселман булуы шарт. Диннән ерак булган кешегә корбан чалу рөхсәт ителми. Малны чалыр алдыннан кем исеменнән икәнлеген әйтергә кирәк. Чалганда: “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр“ сүзләрен әйтергә онытмагыз. Суйган вакытта “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, лә иләһә илләллаһ. Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр вә лилләһил хәмд“ дип тәкъбир әйтеп тору да яхшы. Гомумән, Корбан бәйрәме көннәрендә тәкъбир әйтү бик тә саваплы. Аны Гарәфә көнендә, ягъни бәйрәмгә бер көн кала иртәнге намаздан соң әйтә башлыйбыз һәм Корбан гаетенең дүртенче көнендәге икенде намазына кадәр әйтәбез. Ә ахшамнан соң тәкъбир әйтелми. Тәкъбирне ир-атлар кычкырып, ә хатын-кызлар эчтән генә әйтә.
Чалган вакытта малның башын кыйблага каратып, сульяк сыртына яткыру да яхшы. Шулай ук “Әнгәм“ сүрәсенең 162,163нче аятьләрен уку саваплы.
Корбанны кем өчен чалырга була?
Корбанны иң беренче чиратта кеше үзе өчен чалдырырга тиеш. Шулай ук вафат булган туганнарга багышлап та корбан чалырга була. Корбан итен таратсаң да, үзеңә калдырсаң да була. Күпләр, өч өлешкә бүлеп, бер өлешен туганнарына, бер өлешен мохтаҗларга бирәләр, бер өлешен үзләренә калдыралар. Корбан итеп чалынган хайванның итен сатарга яисә итчегә түләр өчен кулланырга ярамый. Корбан итен мөселман булмаган кешегә күчтәнәч итеп тә бирергә ярый.
Корбан итен шулай ук мәчет-мәдрәсәләргә сәдака итеп тапшырырга да була. Биредә аның бер өлеше мәҗлесләр уздырганда файдаланыла, бер өлеше мохтаҗларга таратыла.
Нәзер һәм гакыйка корбаннары да бар. Нәзер корбаны ике төрле була. Әйтик, кеше “Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырмын“ дип әйткән икән, ул моны эшләргә тиеш була. Бу очракта корбанны кайчан телисең, шул чакта чалырга мөмкин. Шулай ук “Фәлән кеше авыруыннан савыкса, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалачакмын“ дип нәзер әйтелсә дә корбан чалырга кирәк. Корбанны теләгең тормышка ашканны көтеп тормыйча да чалу дөрес. Нәзер корбанын үзеңә, гаиләңә, якыннарыңа ашау ярамый, ул тулысынча сәдака итеп өләшенергә тиеш.
Васыять корбаны да була. Әйтик, берәү үләр алдыннан корбан чалырга дип васыять әйтеп калдыра,ди. Мондый корбан итен фәкать мохтаҗларга өләшәләр.
Гакыйка корбаны – бала тугач чалына торган корбан. Кыз бала туса – бер, ир була туса, ике сарык чалына. Аны бала туып 7 көн узганнан соң чалырга кирәк. Әгәр ул вакытта мөмкинлек юк икән, бала балигъ булганчы чалырга ярый. Мондый корбанның итен тулысы белән үзеңә калдырсаң була, тарату шарт түгел.
Корбан итеп чалынган малның тиресен һәм сөяген нишләтергә?
Тиресен үзеңә калдырырга да, тапшырырга да, күмеп куярга да ярый. Каядыр тапшырган очракта акчасын үзеңә калдырырга йә сәдака итеп бирергә була. Безнең диндә “андый итнең сөяген кадерләргә кирәк“ дип беркайда да язылмаган. Әгәр исраф булып аунап йөрмәсен дисәгез, күмеп куегыз, күңелегез тыныч булыр.
Корбан чалуның савабы бик зур.
Шуңа күрә кешенең мөмкинлеге бар икән, ул аны кулдан ычкындырмаска тырышырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә безнең малларыбыз да, кан кою да кирәкми. Аңа безнең тәкъвалыгыгыбыз кирәк. Ә корбан чалу – тәкъвалыкның күркәм билгесе ул. Корбан бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Бу хакта уйланыгыз һәм Аллаһының рәхмәтенә ирешү, рухи канәгатьләнү алу мөмкинлегеннән үзегезне мәхрүм итмәгез.
материал http://agryz-rt.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев