1961 елның 12 апрелендә СССР гражданины Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр космоска очты, "Восток" корабында Җир тирәли әйләнеш ясады. Моны илебез халкы зур шатлык һәм горурлык хисләре белән кабул итте. Аннан соң космоста илебезнең 118 гражданины булып-эшләп кайттылар. Космосны өйрәнү буенча гаять зур эш башкарылды. Әмма космонавтларыбызның очышлары белән...
1961 елның 12 апрелендә СССР гражданины Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр космоска очты, "Восток" корабында Җир тирәли әйләнеш ясады. Моны илебез халкы зур шатлык һәм горурлык хисләре белән кабул итте. Аннан соң космоста илебезнең 118 гражданины булып-эшләп кайттылар. Космосны өйрәнү буенча гаять зур эш башкарылды. Әмма космонавтларыбызның очышлары белән элеккечә горурланабызмы? Яшь буын космонавтика турында беләме?
Йосыф Зарипов, С.Лисенков исемендәге музей директоры:
-Безнең музейда космонавтика тарихына багышланган бүлек барлыгы күпләргә мәгълүм. Ул космоста берничә тапкыр булып кайткан геройлар Александр Баландин, Муса Манаров, Николай Бударин, Сәлиҗан Шәрипов һәм башкалар ярдәмендә кабатланмас экспонатлар белән тулыландырылды. Илебез космонавтикасы тарихына турыдан-туры кагылышлы әйберләр бик күп бездә: очучыларның махсус костюмнары, җиһазлар, ашамлыклар, фоторәсемнәр, Сергей Королев музееннан сувенирлар… Һәм болар барысы да музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Нәсел тамырлары Әлки җиреннән булган һәм космосны өйрәнүгә хезмәт иткән галимнәр турында ишеткәч, музей кунакларының исләре китә. Бездә булган һәркем күңелендә космонавтика белән кызыксыну туа. Ә бу бик мөһим, бигрәк тә яшь буын өчен. Чөнки илебездәге зур үзгәрешләр чорында бу темага игътибар кимеде. Мин моны гаделсезлек дип саныйм.
Петр Чулков, Юхмачы мәктәбе директоры:
-Укучыларга патриотик тәрбия бирү бик мөһим. Ә илебезнең космосны өйрәнүдәге казанышлары бу эштә нык ярдәм итә. Атна саен чәршәмбе көннәрендә класс сәгатьләре була, укытучылар аларны мөһим темаларга багышлыйлар. Ә апрельдә, билгеле инде, без укучыларыбызга космонавтика тарихы һәм үсеше турында сөйлибез. Безнең малайлар һәм кызлар өчен кызыклы да, таныш та бу тема. Әле күптән түгел Чистайда космосны өйрәнүгә багышланган конкурста безнекеләр 7 район арасында I урынны алып кайттылар. Алар бу ярышларда белем дәрәҗәсе ягыннан да көндәшләреннән шактый өстен икәнлекләрен күрсәттеләр. Димәк, кызыксыналар, өйрәнәләр.
Наилә Галләмова, Түбән Әлки авылы:
-Адәм баласы күктә нәрсә бар икән дип һәрвакыт кызыксынган. Ә кеше космоска оча башлагач, күп кенә сорауларга җавап табылган. Кемдер бит кечкенәдән күккә омтыла, очучы, космонавт булу турында хыяллана. Мондый кешеләр кыю, батыр, тәвәккәл буладыр. Галимнәр, космонавтлар җиһанны өйрәнсеннәр, ачышларын безгә дә җиткерсеннәр. Әле бит менә галәмдә тереклек бармы икәнне беләсе килә. Гомумән, космоска очышлар турында радио-телевизордан күбрәк сөйләсеннәр иде. Илебезнең горурланырлык казанышлары бит алар. Ә космонавтларыбыз - чын геройлар.
Бүген халыкара космик станциядә 6 кешелек экипаж эшли. (3 россияле, 2 америкалы һәм 1 Япония гражданины). "Прогресс" йөк корабы бу көннәрдә аларга туганнарыннан бәйрәм күчтәнәчләре һәм станциянең алга таба эшчәнлеген тәэмин итү өчен 2,5 тонна йөк илтте.
Нет комментариев