Күз табибы авылларда кабул итәрме?
Иске Салман авылыннан үзен Галәветдин Шәфетдинов дип таныштырган укучыбыз редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. "Район газетасында Хузангай күз авырулары үзәге табибларының авыл ФАПларында халыкны бушлай кабул итәчәге хакында язган идегез,-ди ул. -Без дә өлкән яшьтәге әнине шунда табибка күрсәтербез, күзләренә нинди дәва кирәклеген белешербез дип өметләнеп тордык. Әмма...
Иске Салман авылыннан үзен Галәветдин Шәфетдинов дип таныштырган укучыбыз редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
"Район газетасында Хузангай күз авырулары үзәге табибларының авыл ФАПларында халыкны бушлай кабул итәчәге хакында язган идегез,-ди ул. -Без дә өлкән яшьтәге әнине шунда табибка күрсәтербез, күзләренә нинди дәва кирәклеген белешербез дип өметләнеп тордык. Әмма медпунктыбызга күз табиблары һаман килми. Әллә сез язган хәбәр дөрес булмадымы?"
Шундыйрак сорау белән Әхмәт авылыннан да шылтыраттылар.
Газета укучыларыбызның әлеге мөрәҗәгатьләрен без районның баш табибы Светлана Одушкинага җиткердек.
-Хузангай күзләр үзәге табиблары дөрестән дә ФАПларда пациентларны кабул итәчәк. Бу хакта безнең үзәк белән үзара килешүебез бар. Әлегә үзәктә вакытлыча табиблар җитешмәү аркасында бу эштә бераз тоткарлык туды. Әмма ул проблема хәл ителеп, күз табиблары график буенча авылларда кешеләрне кабул итә башлаячак. Кабул итүнең төгәл вакыты халыкка алдан хәбәр ителер,-дип җавап бирде баш табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев