Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки авыл хуҗалыгы яшь белгечләр көтә

.

«Улым авыл хуҗалыгы белгечлегенә укый. Уку йортын тәмамлагач бик тә авылга кайтарасым килә үзен. Болын хәтле өебез, яшәр өчен бөтен уңайлыклар бар. Җае чыккан саен малаемны районда калырга үгетлим. Әмма төгәл бер карарга килмәде бугай әле. Белүемчә, авылга кайткан яшь белгечләргә дәүләт төрлечә ярдәм күрсәтә. Аларга нинди түләүләр каралган икән? Шул хакта языгыз әле”. Газета укучыларыбызның берсе безгә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.  Әлеге тема бүтәннәр өчен дә кызыклы булыр дип, редакциягә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар мәсьәләләре буенча киңәшчесе Илдар НИГЪМӘТУЛЛИННЫ чакырдык.

  • Илдар Идрисович, районыбыз нинди авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык кичерә?
  • Бездә бүген агрономнар, ветеринария табиблары, зоотехниклар, инженерлар җитми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче белгечләребезнең шактые урта һәм пенсия алды яшендә. Алар янында эшләп тәҗрибә тупларга, ә алга таба алмашчылары булырга белемле яшь кадрлар бик кирәк.

Сүз дә юк, без бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Өлкән сыйныфлар укучылары белән очрашып, аларны аграр уку йортлары белән таныштырабыз, анда укырга керергә үгетлибез. Студентлар белән дә ныклы элемтәләр урнаштырабыз.  Быел Казан аграр университетына бездән 10 чыгарылыш укучысы укырга керде.  Аларның дүртесе максатчан программа, ягъни район юлламасы буенча белем ала. Ә барысы бүген бу вузда 28 әлкиле укый.  Казан ветеринария медицинасы академиясендә, республика авыл хуҗалыгы көллиятләрендә белем эстәүче егет-кызларыбыз да бар.

  • Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып эшкә кайткан яшьләргә нинди дәүләт ярдәме күрсәтелә?
  • Югары профессиональ белемле яшь белгечкә 300 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләү каралган. Ә урта һөнәри белем алып эшкә кайткан егет-кызларга 150 мең сум түләнә. Агросәнәгать комплексында эшли башлаган белгеч беренче елны хезмәт хакына ай саен 7500 сум өстәмә алып торачак.

Шулай ук аграр профильдәге уку йортларына 50гә 50 порграммасы буенча укырга керү мөмкинлеге бар.

  • Бу хакта тулырак аңлатыгыз әле?
  • Яшь кеше авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешү төзеп укырга керә һәм диплом алгач анда кайтып эшләргә  тиеш була. Килешү нигезендә хуҗалык югары белем алучы студентка ай саен ким дигәндә 10 мең сум, ә урта һөнәри белем йортында укучыга 6 мең сум стипендия түләп тора. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыкның квалификацияле белгечләр әзерләү белән бәйле әлеге чыгымнарының яртысын каплый.

Бездә шул рәвешле укып чыгып, авыл хуҗалыгында уңышлы гына эшләүче яшь белгечләр бар. Бүген 50 гә 50 программасы буенча ике райондашыбыз аграр университетта белем ала. Алар “ВостокЗернопродукт”  җәмгыяте белән килешү нигезендә беренче һәм икенче курсларда укыйлар.

  • Илдар Идрисович, белүебезчә, район ветеринария берләшмәләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен аерым кызыксындыру чаралары да каралган?
  • Әйе, әлеге оешмаларга эшкә кабул ителгән 35 яшькә кадәрге белгечләрнең хезмәт хакына өч ел дәвамында ай саен өстәп түләнә. Әйтик, югары белемле ветеринария белгече ай саен 10 мең сум, ә урта һөнәри уку йорты тәмамлаучы 8 мең сум алачак. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләк белдергән яшь белгечләр социаль-көнкүреш шартларын оештыруга да субсидия (подъемные) ала. Вуз тәмамлаучыга бу – 35 мең сум,  көллият тәмамлаучыга – 25 мең сум.
  • Авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган яшьләргә түләүдә  тагын нинди яңалыклар бар?
  • “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә, 2021 елдан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә практикага кайткан студентларга түләүдә дәүләт ярдәме булачак.  Авыл җирендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче хосусый эшмәкәрләргә һәм оешмаларга Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары, урта һәм өстәмә профессиональ белем учреждениеләрендә укучы студентларның (Россия гражданнары булулары зарур) хезмәтенә һәм яшәве өчен түләү белән бәйле чыгымнарның 90 проценты  күләмендә  субсидия бирү күздә тотыла. Ә федераль башкарма власть органнары карамагындагы югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы, производство практикасы узуга җәлеп ителгән студентларның хезмәтенә түләү һәм яшәү чыгымнарының 30 процентын каплау каралган.

Сүземне йомгаклап, районыбыз яшьләренә мөрәҗәгать итәр идем. Авылда яшәү һәм хезмәт шартлары елдан-ел уңайлана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тулы күәткә эшләтү, үстерү өчен белемле, энергияле яшь белгечләр кирәк. Язмышын туган җир белән бәйләргә теләгән, шундый профессияләр сайлаган егет-кызларга дәүләт төрлечә ярдәм күрсәтә. Аграр  юнәлештәге уку йортларына керергә ниятегез бар икән, без дә сезгә булышырбыз.

  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Илдар Идрисович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев