Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки фермерлары 5 миллион сумга чаклы грант ота ала

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар конкурсына документлар кабул итә башлады.

Төп таләп – крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга  ике елдан артык булмаска тиеш. Грантның максималь күләме – 5 миллион сум.

Грант акчаларын сөтчелек, мөгезле эре терлек симертү фермалары төзү, сарык үрчетү, кәҗә асрау, ит һәм йомырка өчен кошчылык фермалары, ат абзары, товар балыгы җитештерү, теплицалар һәм яшелчә саклагычлар кору өчен тотарга мөмкин.

Документлар 19 майга кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев