Әлки кешесе авыр хәлдә ковид госпиталендә
Соңгы көннәрдә тагын бер райондашыбызның коронавирус белән чирләве расланган.
Ул республика клиник хастаханәсендә яткан. Аны хәзер йогышлы чирләр бүлегенә күчереп, ковидтан да дәвалый башлаганнар.
Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, районда йогышлы чирләр белән авыручылар арткан. Хәзер поликлиникада андый авырулар өчен аерым керү ишекләре булдырылган.
Светлана Одушкина район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә дәваланучылар да күп булуын әйтте. Ике пациент кислород ярдәмендә сулап тора икән. Атна дәвамында 11 кеше Чистай ковид госпиталенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев