Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" газетасына - 90 яшь

1985 нче елның 15 нче августыннан бәхеткәме, үкенечкәме дигәндәй, мәктәп директоры вазыйфасыннан районыбызның “Коммунизм юлы” гәҗите редакциясен җитәкләргә күчерелдем.

  Редакция үзе генә түгел икән, аңа “үги бала” – типография дә тагылган булып чыкты. Һәм әнә шул типография дигәнен өстерәп баруы иң кыены, иң җанга тигәне булды да инде аның. Чөнки бөтен Татарстанында бердән-бер кулдан җыелучы гәҗит типографиясендә нәкъ менә хәреф җыючылар җитми икән бит!
Хәреф җыючы хезмәте ифрат авыр һәм сәламәтлек өчен бик тә зыянлы. Бу эшкә түләү ташка үлчим дәрәҗәсендә түбән булганлыктан килүче юк. Иң тәҗрибәле һәм алдынгы хәреф җыючылар миннән алда җитәкчелек иткәннәр коткысы белән “авырып” һәм башка “җитди сәбәпләр” буенча эшкә чыга алмыйлар. Нәтиҗәдә гәҗит, тары бөртегеннән аз гына зуррак кургаш шрифтлардан, нечкә бармаклы куллар белән кара буяуга, керосинга батып, төн уртасына тикле җыела. Ә инде редакция бухгалтерының да декрет ялында булуы хезмәт хакы алыр вакыт җиткәндә, хәлләрнең тагын да кыенрак торуын күрсәтте.
Шуны гына әйтү дә җитә, “Коммунизм юлы”н 5 елдан артык җитәкләвем дәверендә, 8(!) бухгалтер белән эшләргә туры килде. Ике бухгалтерия (редакция, типография) алып бару бик кыен булгач, район буенча атаклы саналган белгечләр Догадин белән Кузмичев та 2-3 айдан артык  түзә алмый киттеләр. Әмма ләкин эшне алып барырга, ничек кенә булмасын, планны үтәргә кирәк! Беренче чиратта, билгеле, атнага 3 гәҗит чыгару  изге бурыч. Төрле-төрле бланклар бастырып чыгарып оешмаларга сату да, акча эшләп көн күрү өчен зарур.
Әле ярый редакция үзе 70ләп процент югары һәм тулы булмаган югары белемгә ия кадрлар белән комплектланган. Димәк, гәҗит  битләрен тутырып язып барырлык көч бар. Өстәвенә, партия райкомы һәм райбашкарма комитеты, атна саен диярлек чаралар үткәреп торгач, күләмле материаллары белән тәэмин итә. Аларын “КПСС райкомында”, “Район советы башкарма комитетында” һ.б. рубрика астында бастырып бара идек. Авыл хуҗалыгы идарәсе дә үз темалары буенча материалларны биреп торды, билгеле.
Яшермим, гәҗитнең чираттагы санын планлаштырганда, баш мәкаләне язуны, нинди генә кыен булса да, һәрвакыт үз өстемә алып килдем. Мин аны үземә кадәрге редактор җыеп барган “Правда”, “Известия”, “Труд” гәҗитләре баш мәкаләләре тупламаларына ышанып шулай эшләгән идем дә, тик СССР масштабында анализлаучы материалдан район масштабындагы баш мәкаләгә кечерәйтеп язу җайлы эш түгеллеген аңладым. Шулай да, тырыша торгач, җаен таптым: үзәк матбага үрнәгендә мәкаләне иң элек 2-3 хуҗалыкны, оешманы мактап чыгудан башлыйсың, аннары шуның кадәр үк иң уңышсызларын тетеп яманлыйсың һәм “акыл өйрәтеп, киңәш биреп” тәмамлыйсың.
Турысын әйтергә кирәк, баш мәкаләне язганда хуҗалык, оешма җитәкчеләренең исемнәрен саклык белән генә телгә алырга кирәк иде. Югыйсә, алар арасында ике-өче партия райкомының беренче секретаре канаты астында. Шуның кадәре икенчегә, башкарма комитеты рәисенә, өченче секретарьга сыена һ.б. Мин исә тәҗрибәсезлегем беләнме, берсен дә гади җитәкчегә дә, блатлыларга да аерып тормыйча, тәнкыйтьлисен тәнкыйтьли, мактыйсын мактый бирдем. Нәтиҗәдә “беренче”, үзенең якыннарына кагылуымны өнәмичә: “Син шул редактор булып җитлекмәгән әле”, -дип кисәтергә мәҗбүр булган иде.
Мин килгәндә редакциянең үз транспорты булмау эшкә киртә куюын да танырга кирәк. Ә бит мәкаләләр язганда кемнең-кем булуына карап тормыйча “чеметә” тору үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирде! Ижевскийдан “Ярыш” совхозы ышанычнамәсенә “Москвич” машинасы куып кайттык. Бланклар бастыру буенча планнарны һәрвакыт арттырып үтәп баргач, редакциянең Казандагы җитәкчелеге – Матбугат һәм нәшрият эшләре буенча Дәүләт комитеты “Нива” бирде. Типография эшләренә кәгазь ташу өчен “Сельхозхимия” берләшмәсе ГАЗ-52 йөк машинасы бүләк итте, аның үрнәгендә “Сельхозтехника”дан биш урынлы “Москвич” артты! Аңа йөртүче эзләп торасы да булмады – фотохәбәрче Госман Нигъмәтуллин зур теләк белән, рәхәтләнеп йөрде, башка хәбәрчеләрне дә авылларга алып чыга иде.
Әнә шулай мең бәлаләр белән район гәҗитендә чиркәнчек алуым республиканың үзәк басмасына күчеп эшләү өчен бик тә әйбәт трамплин булды, әлбәттә. Биредә алган тәҗрибәм белән теләсә нинди темага, кирәк кадәр күләмдә, билгеләнгән вакытка мәкалә язу бернинди кыенлык тудырмый иде. Ни әйтсәң дә, атнаның һәр көнендә диярлек чыгып баручы “Ватаным Татарстан”га оператив мәкаләләрне, ягъни республика җитәкчелеге катнашкан чаралар  турындагы язмаларны сәгате-минуты белән язып өлгереп, телефон аша редакциягә җибәреп барырга кирәк. Туксанынчы елларда хәзерге смартфоннар юк иде бит әле.
Шунысын да аерым искәрү урынлы: миңа “Коммунизм юлы”нда нәкъ менә СССР соңгы чиккә җитеп киеренкелеккә барып терәлүе чорында эшләргә туры килде. Халык хуҗалыгының барлык тармагы ике аягына да аксаган чагы булганлыктан, ул редакция белән типография эшчәнлегендә дә чагылыш тапты, билгеле. Нәрсәгә тотынсаң – шул юк, ифрат та авыр заман. Ә менә гәҗиткә языр өчен темалар хәттин ашкан чак инде, язып кына өлгер. Аеруча Татарстанның барлык өлкәләрдә дә иң артта сөйрәлгән Әлки районы өчен.  
Мин тирән канәгатьлек хисләре белән ул чорда бик актив язган Люция Хәйруллина (Низамиева), Люция Гатина (Чукляева), Азат Низамиев, Дамир Насыйбуллин, Рөстәм Әхмәтшиннарның һәрчак диярлек актуаль темаларга тирән эчтәлекле язмаларын искә алам. Рафик Шәйхетдиновыбыз да, гомумән, искиткеч оста яза торган иде. Әмма ул, редакциянең җаваплы секретаре вазыйфасын алып барганлыктан, сирәк язарга мәҗбүр булды. Ә менә тәҗрибәле һәм югары квалификацияле журналист Рауф ага Шәфигуллин исә, һәрвакыт КПСС райкомы, район советы башкарма комитеты биргән һәм башка шундый рәсми материалларны гына эшкәртеп барганлыктан, үзем анда эшләгән вакытта аның башка темаларга язганын хәтерләмим. 
Аерым бер җылылык белән дубляж буенча редактор урынбасары Рәшит Хәбибуллинның фидакарь эшчәнлеген билгеләп үтәм. Дүрт бит (атнага 12) материалны берүзе татарчадан русчага тәрҗемә итеп өлгерә иде бит ул! Әле бит тәрҗемәсенең шул тиклем оста, йөгерек телле, күңелгә рәхәтлек бирү сыйфатына да ия булуын искәрергә кирәк! Моның өчен, әлбәттә инде, татар һәм рус телләрен тигез дәрәҗәдә оста белү зарур, һәр ике телнең бик бай сүзлек запасына ия булырга кирәк. Ә Рәшит Хәсән улы шундый! 
Аллага шөкер, хәзерге вакытта тәрҗемә эшләрен Ләйлә Әхмәтшина белән Лия Мәрдегалямова бик зур осталык белән башкаралар. Хәер, аларга русчага тәрҗемә итеп торасы да юк, үзләре үк “бөек һәм егәрле” телдә дә иҗат итәләр. Материалары югары дәрәҗәдә оста, күңелгә ятышлы иттереп языла ки, укып туймаслык! Фәкать афәрин, булдырасыз! диясе генә килә. Гомумән, бүгенге ”Әлки хәбәрләре”н элеккеге “Коммунизм юлы” белән чагыштырып та торасы юк. Элеккеге гәҗит үзенең бизәлеше буенча Татарстанда соңгы урында булса,  хәзергесе республикада алдынгы урыннарда бара. Ә тиражы ягыннан, ягъни район халкы санына мөнәсәбәттә яздыру буенча лидерлар рәтендә! 
Кыскасы, “Коммунизм юлы”нда эшләү елларын ничек кенә кыен һәм катлаулы булса да, барыбер сагынып искә алам... 
Шәһит Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев