“Әлки хәбәрләре” газетасының редакторы, хөрмәтле җитәкчебез Азат Рөстәм улы Низамиевны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
1027
0
“Әлки хәбәрләре” газетасының редакторы, хөрмәтле җитәкчебез Азат Рөстәм улы Низамиев гомеренең сөенечле вакыйгасын – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Азат Рөстәм улының тормыш юлы тулысынча диярлек журналистика белән бәйле. Армия хезмәтен үтүгә яшь егет ул вакытта “Коммунизм юлы” дип аталган район газетасы редакциясенә эшкә килә. Казан дәүләт университетында белем алып, редакциянең төп әдәби хезмәткәрләренең берсе булып җитешә. Ә 2000 нче елдан башлап ул районның бердәнбер мәгълүмат чарасы булган газета редакциясен җитәкли. Азат Рөстәм улы редакциянең матди базасын ныгытуга бик күп көч куйды. Аның җитәкчелегендә газета чыгару процессы компьютерлаштырылды, “Әлки хәбәрләре”нең йөзе, эчтәлеге бик нык үзгәрде. “Татмедиа” холдингы җитәкчелеге тарафыннан газетадагы үзгәрешләр һәрчак уңай яктан бәяләнә. Бусы – Азат Рөстәм улының зур тырышлыгы, югары оештыру сәләте, үз эшенә бирелгәнлеге нәтиҗәсе.
Азат Рөстәмович – бәхетле гаилә башлыгы, акыллы, тормышта үз урыннарын тапкан уңышлы кызы һәм улының яраткан әтисе, хатыны Люция өчен ышанычлы терәк. Бу гаиләгә зыялылык, үзара ихтирам, аңлашу хас.
Хөрмәтле җитәкчебез! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Гомер юлыгызның бәхетле, имин, озын булуын, нык сәламәтлеккә куанып, яңа уңышларга ирешеп яшәвегезне телибез. Алда Сезне бары шатлыклы көннәр генә көтсен.
“Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев