Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре» журналисты «кызыл зонада» булып кайтты

Узган җәйдә район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә ремонтның ничек баруы белән танышырга туры килде.

 Төзүчеләр, электрик һәм монтажчылар белән сөйләшкәндә алардан “заманча”, “иң яңа”, “уңайлы” кебек сүзләр ишеткәч, бинаның алга таба ничек файдаланылачагы турында уйлар килгән иде башыма. Бу палаталар, бокслар, реанимацияләү бүлеге, диагностика кабинетлары һәм башка бүлмәләр чынлап та тулысынча  файдаланылыр микәнни?

 

Ап-ак түшәмнәр, кафель ябыштырган стеналар, әмма...
Вакыт шуны күрсәтте: барлык палаталар гына түгел, авырулар яткырылыр дип уйга да китерелмәгән башка бүлмәләр дә инде тулы. Йогышлы авырулар бүлегендәге моңарчы булган 13 урын 18 гә җиткерелде. 
Капюшонлы махсус костюм-комбинезон, итекне хәтерләткән, бәйләвечләре дә булган бахиллар, кулга бишбармаклы бияләйләр, битлек һәм саклагыч күзлек  кигәч кенә миңа хастаханәбезнең “кызыл зонасына” керергә рөхсәт иттеләр. 
Палаталарда бик җылы, матур, бөтен уңайлыклар, җиһазлар бар, әмма бирегә килеп ятуны дошманыңа да теләмәссең. 
Реанимация бүлегендә, әледән әле авыр сулап, бер ир-ат ята. Аның ыңгырашуы үзәкне өзә. Пациент кислород сулый, түбәгә текәлгән, дөньядан аерылган карашы куркыта да, кызгандыра да. 
–Пациентның хәле авыр, әмма тотрыклы, ул терелергә тиеш. Теләге булмаса да, кашык белән ашатабыз үзен. Әмма медицинаның мөмкинлеге чикле шул, бездән таләп ителгәннең барысын да эшлибез,–диде доктор Гани Абдуллоев. Аннары өстәп куйды:
–Санитаркалар авыруга сыек аш каптыралар, аны бала карагандай карыйлар, чөнки авыру бөтенләй хәлсез.
Доктор Абуллоев
Гани Пулат улы хирургия бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Аның эш стажы 37 ел. Табибның һөнәри осталыгы, авыруларга сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәте турында бик күп әлкилеләр сөйли, редакциягә килгән хатлар раслый. Аларда “квалификацияле ярдәм күрсәтте”, “булышты”, “гомеремне саклап калды” дигән сүзләр бар...
Коронавирус пандемиясе аркасында Гани Пулат улына яңадан укып йогышлы авырулар буенча белгечлек алырга туры килгән. Хәзер ул бүлек мөдире, “кызыл зонада” эшли. Гани Абдуллоев һәм аның ярдәмчеләре – бүлекнең өлкән медбраты Сергей Чуманов, шәфкать туташлары Гөлназ Фәрдиева, Ләйсән Гайнуллина, Рушания Гайфуллина бүген алгы сызыкта, башкаларны коткару өчен сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен куркыныч астына куеп эшлиләр. 
Шәфкать туташлары сменалап эшләсә, Гани Пулат улы белән Сергей Васильевич һәркөн үз урыннарында. 

 

“Кызларга авыр, ә без...”
–Эш көне кичке биштә тәмамлана, әмма, үзегез күрәсез, бу киемдә документлар  белән эшләп булмый. Өстемне алыштыргач, тагын ике сәгатьләп карточкалар тутырам. Өйгә кайтып кына җитәсең, авыр хәлдәге кешене китерделәр дип шылтыраталар. Кире киләм, кабат саклагыч костюмны киям, авыруны карап дәва билгелим,–дип һөнәре белән бәйле чикләүләр һәм авырлыклар турында сөйләде табиб. Ә үзе һич кенә дә зарланмады, киресенчә, күз читләре белән генә елмаеп: “кызларга авыр, ә без Сергей белән ир-атлар”,–диде. Ягъни, алар көчле җенестән, ахыр чиккә җитеп эшләсәләр дә, арымыйлар, имеш.
Тагын ике реанимация  палатасында берәр авыру ята. Алар Юхмачыдан һәм район үзәгеннән. Икесе дә үтә күренмәле махсус битлекләрдә кислород сулыйлар. 

Табиб миңа аларның ни өчен куркыныч кинодагы кебек сулыш алуларын аңлатты.
–Бу пациентларның эчке органнарында газ алмашу процессы туктаган. Капиллярлар һәм  альвеолалар арасында кислород йөрергә тиеш, ә үпкәләре зарарланган кеше аларның сәламәт өлеше белән генә сулый. Нәтиҗәдә ул буыла, монысы үз чиратында йөрәк, бөерләр, бавыр кебек яшәеш өчен мөһим органнарга зыян сала. 
Барлык палаталар авырулар белән туп-тулы. Кемдер үзен начар хис итә, ә кемдер инде терелү ягында. Пациентларның яше төрле – кырыктагылар да бар, җитмешне узучылар да.
Мин шунда булганда хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина яше нибары 30 га җиткән авыруны китерде. Аның тән температурасы югары иде. 

 

Костюм һәм башкалар турында 
Ачык йөзле, киң күңелле шәфкать туташы медикларга бик авыр икәнне, ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез эшләүләрен яшермәде. Шәһәрләрдәге ковид госпитальләрендә дә белгечләр җитми икән. Резидә һәм шәфкать туташы Татьяна Глухова хәтта Чистай госпиталендә вакытлыча командировкада булып кайтканнар, коллегаларын алыштырганнар. Хәзер медиклар бик тә җитми икән анда.
Бер сүз белән әйткндә, ковид яшьләрне дә, картларны да кызганмый. Бу көннәрдә “коронавирус инфекциясе” дигән диагноз куеп Казан хастаханәләренә районнан ике йөкле хатынны озатканнар. 
Йогышлы авырулар бүлегендә озак булмадым, биш минут үттеме икән бөтен тәнем кызыша башлады, маңгаемнан эре тир тамчылары акты, күзлек тирләде, бияләй кигән кулларым юешләнде. “Кызыл зонадан” манма суга батып чыктым. Әйе, махсус кием вируслар һөҗүменнән саклый. Әмма аны көн саен әллә ничәшәр сәгать киюләре бигрәк авырдыр. Тире гомумән сулыш алмый бит! Шуны күз алдыгызга китерегез! Кемдер: “Табиблар күнеккән инде”,- дияр. Хәзер беләм: моңа күнегеп булмый, ул сиңа ак халат белән башлык кына түгел.
Ә беләсезме, “кызыл зонада” эшләүче медицина хезмәткәрләренә су эчәргә дә ярамый икән бит. Кичкә таба аларның битләрендә күзлекләрдән бик озак бетми торган зәңгәр эзләр барлыкка килә. Ә бәдрәфкә ничек барып булганны күзаллап та булмый, чөнки комбинизонның капюшоны бар, анысына күзлек беркетелә...

 

Иң ышанычлы чара
Ни эшләргә соң? Үзеңне ничек сакларга?

–Иң ышанычлы саклану чарасы - прививка. Шунсыз без бу авыруны җиңә алмаячакбыз. Моны күп гасырлык тарих та раслый. Мин 1984 елда Абуали ибн Сино исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетын тәмамладым. Исеме уку йортына бирелгән борынгы табиб Әбүгалисина гомеренең төп эше итеп сәламәтлекне саклау сәнгатен санаган. Ассызыклыйм – саклау! Дәвалануга караганда, үзеңне мәкерле авырудан ансатрак. Әле бит ковидтан дару да уйлап табылмаган. Без авыруның билгеләрен генә дәвалыйбыз. Аңа чикне бары вакцина гына куя ала,–дип яшермичә сөйли доктор. 
Туры килүен әйт: нәкъ менә бүген ул ревакцинация үткән, алдагысында прививканы кышын ясаткан булган. Табиб тагын пандемия чорында күп кешеле урыннарга, мәҗлесләргә, ясин ашларына, башка шундый урыннарга барудан тыелып торырга киңәш итә. 
–Тән температурагыз күтәрелсә, антибиотик алам дип аптекага ашыкмагыз, хәтта кибеткә ипигә дә кермәгез, туганнарыгыз янына бармагыз. Бәлки, сездә ковидтыр. Күп итеп су, бигрәк тә С витамины булган компотлар, төнәтмәләр эчегез. Хәлегез начарайса, өегезгә табиб чакырыгыз. Хастаханәгә килмәгез! Әйе, пандемия вакытында табиб яныгызга тиз генә барып җитә алмаска мөмкин. Борчылмагыз, шуны аңлагыз: авырулар бик күп бит. Үзегезне саклагыз,–диде минем белән хушлашканда табиб. Минем аны заманыбызның герое дип атыйсым килә.
Гаделлек хакына исә шуны әйтим: бүген барлык медицина хезмәткәрләре дә геройлар. Ул Светлана Одушкина кебек районның сәламәтлек саклау системасы белән җитәкчелек итәме, Гани Абдуллоев һәм аның хезмәттәшләре төсле авыруларны дәвалыймы, карыймы, поликлиникада кабул итәме, Роман Юдин кебек  чакыру буенча авырып киткән кеше янына ашыгамы – мөһим түгел. Алар барысы да геройлар, монысы шиксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев