Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре"нә язылган өчен бүләкләр тапшырылды

Идрис Гәрәев: “Бәхетемә тиз генә ышанмадым әле”

 

–Миңа шылтыратып бензинлы пычкы отуымны әйткәч тә, моңа тиз генә ышанмадым әле. Беренче уем кырыкалдарлардыр, дигән булды. Аннары кызым Лилиягә район газетасына язылу турындагы квитанцияне биргәнем турында исемә төшердем. Моны онытырга да өлгергән идем,–ди Идрис Гәрәев. –Тукта әле, мәйтәм, гомерем буе газетага язылам. Бәлки, миңа да бәхет елмаер. Үземнең пычкым инде искергән иде, начар эшли. 
Идрис Гәрәев озак еллар механизатор, аннары мәктәптә кочегар булып эшләгән. Соңгы елларда ул инде пенсиядә, әмма авыл җирлегенең МТЗ-82 тракторында эшли, хәзерге вакытта урам юлларын кардан чистарта. 
Иң зур бүләкне отып алу шатлыгын аның белән хатыны Гөлсирә, өч балалары, оныклары, туганнары, Татар Борнаендагы авылдашлары уртаклашкан.
–Хәзер минем мунчага утын әзерләү өчен яңа пычкым бар. Ә мунчаны яратам мин! Менә әйтәсез бит әле, яшь күренәсең, дисез. Аның сәбәбе – төрле үләннәр кушып хәзерләнгән себерке белән чабынуда. Бөтен сере дә шунда,–диде Идрис абый, хәйләкәр елмаеп.

Түбән Әлкидән Мансур Галиев стена сәгате отты

 

–Газета редакциясе оештырган акцияләрдә гел катнашабыз, әмма бүләкне беренче тапкыр отабыз, - ди укучыбыз. 
Мансур абыйның тормыш иптәше Нәфисә апа рус теле һәм әдәбияты укытучысы икән, шуңа күрә газетаны рус телендә алдырып укыйлар. “Әлки хәбәрләре”нә бу гаилә 1984 елдан бирле языла, газетаның бер генә битен дә укымыйча калдырмыйлар. 
–Элек геройлар турында китап-журналларда яза иделәр, хәзер моның белән “Әлки хәбәрләре” журналислары шөгыльләнә. Рәхмәт сезгә, безне районның уңганнары белән таныштырасыз, авыл эшчәннәре турында сөйлисез. Газета безгә бик ошый,–диләр Галиевлар. 
Әмма Түбән Әлкидә бер җитешсезлек икән - авылда почта таратучы юк. Авыл халкы газеталарны, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне җирлек советына барып ала. Ә бит моны бөтен кеше дә эшли алмаска мөмкин. Шул сәбәпле район газетасына язылудан баш тартучылар да бар икән.

 

 

Равил Сабитов район үзәгеннән, ул электр чәйнеге отып алды

–Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр катнашам, гәрчә район газетасына гомерем буе язылып килсәм дә. “Әлки хәбәрләре” гаиләбез әгъзасы ул. Ничек инде яңалыкларны белмичә яшәп була?! Газета – районыбыз тормышы турындагы бердәнбер мәгълүмат чыганагы бит ул. Мин үзем 27 елга якын подстанциядә эшләдем, хәзер пенсиядә, шулай да каравылчы булып эшләп торам әле. Хатыным Әкълимә белән ике бала үстердек, хәзер инде дүрт оныгыбызның уңышларына сөенеп яшибез. Россия армиясендә контракт буенча җиденче ел хезмәт итүче улыбыз  белән горурланабыз. Ул да бит туган ягыбыз яңалыкларын район газетасының социаль челтәрләрдәге битләреннән укып белә икән.

 

«Термосны улыма бирәчәкмен»

–Бу термос “Алексеевскдорстрой”да эшләүче улыбыз Эдуардка ярап торачак,–диде Чуаш Шәпкәсеннән Петр Ермалаев, безнең бүләкне ничек кулланасыларын яшермичә. Һәм үзе турында болай дип сөйләп тә бирде:
–Гомерем буе почтада эшләдем. Мине әле дә яратып почтальон Печкин дип атыйлар. Ә бит мин күптән пенсиядә инде. Хатыным авырып урында ята, ул – беренче төркем инвалид та. Аны карарга мәрхәмәтле күршебез булыша.
Ул шулай ук элек кешеләрнең газета-журналларга язылырга акча җәлләмәүләрен, өйләренә бик теләп “Правда”, Советская Татария”, “Известия” газеталарын алдыруларын исенә төшерде. Петр Васильевич “Әлки хәбәрләре”нең бик нык үзгәрүен дә әйтеп үтте. Кайбер язмалар аңа охшап та бетми икән. Ул район газетасында социалистик ярыш нәтиҗәләре басылган заманнарны сагына.

Мәүлия Сафинаның бик тә киез итекләр отасы килгән булган

–Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр катнашам. Ирем Минзакир безгә пычкы да, көрәк тә кирәкми, менә киез итекләр отсак, шәп булыр иде, диде. Шулай булып чыкты да. Мин үзем Апактан, Юхмачы балалар бакчасында озак вакыт пешекче булып эшләдем, хәзер инде пенсиядәмен. Газетаны ул әле “Коммунизм юлы” дип аталган вакытыннан бирле алдырабыз. “Тазарып” киткән гәзит күңелгә хуш килде. Анда барысы да кызык: мәктәп балаларының олипиадаларда җиңүләре турында сөенеп укыдым, алдакчылардан зыян күргән Борнай кызын да бик җәлләдек. Авыллардагы җыеннарга багышланган материалларны да берничә кат укып чыгабыз, бигрәк тә үз авылыбыз турында язганнары якын.
 

 

Иван Шишков өлешенә тигән бүләкне алырга иң соңгы булып килде 

Хуҗасын көтеп, кар көрәге атна буе диярлек үзе генә басып торды. 
–Конкурста иң соңгы көндә генә катнашырга булдык та, хатыным Таисия квитанцияне редакциягә илтеп бирде. Газетаны гел алдырабыз, мин аны ярты сәгатьтә башыннан ахырынача укып чыгам. Язганнарның барысы да ошый, хәтта реклама да,–диде Иван Гаврилович. Тумышы белән ул Яңа Тумбадан икән. Гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә товаровед булып эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда, район үзәгендә яши. 
Иван Гаврилович улының да, киявенең дә сәламәт тормыш рәвеше алып барулары, эчмәүләре-тартмаулары турында горурланып сөйләп бирде. Балалары да, оныклары да спорт белән шөгыльләнәләр икән. 
–Авыл җирендә бөтен тормыш спорт инде ул. Юкка гына көрәк отып алмадым бит. Кар көрәрмен, әнә күпме яуды,–диде ул һәм безнең белән елмаеп хушлашты.
Шулай килеп чыкты инде: бу юлы җиңүчеләребезнең барысы да диярлек ир-атлар һәм бүләкләр дә бик килешле булды. Шуның өстенә, бүләк отып алучыларның барысы да пенсионерлар, әмма җитезләр, хәрәкәтчәннәр. 
Укучыларыбыз исеменнән хәйриячебез Рәис Разак улы Хәйруллинга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Кыйммәтле бүләкләр алуда ул ярдәм итте бит. Якташыбызга барлык эшләрендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев