Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”нең төп бүләген Татар Шәпкәсендә яшәүче отты

Алдан вәгъдә ителгәнчә, редакциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнатылды.

“Газетага языл һәм бензинлы чапкыч-триммер, бакча кораллары от” акциясенә кушылып, “Әлки хәбәрләре”нә  алты айга язылу квитанциясе күчермәсен редакциягә юллаган әбүнәчеләребезнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез.

Квитанция күчермәләре 5 июльгә кадәр кабул ителде. Редакциягә 191 әбүнәче язылу квитанцияләрен юллады.

Бүләкләр уйнату 9 июльдә үткәрелде. Акциядә катнашучыларның тулы исемлеге төзелеп, һәрберсенә үз тәртип саны бирелде. Әлеге номерлар язылган билетлар махсус тартмага салынды. Призлар уйнатуга редакциягә актив укучыларыбызның берсен – район үзәк китапханәсенең комплектлау һәм эшкәртү бүлеге редакторы  Оксана Самарцеваны чакырдык. Номерларны тартмадан ул алып торды.

Һәм менә отыш ияләре дә билгеле булды.

Төп бүләгебез – бензинлы чапкыч-триммерны Татар Шәпкәсе авылыннан Валентина Шевяхова отты.

Бакча арбасы Базарлы Матакта яшәүче Камил Шамиловка чыкты. Җыела-сузыла торган су шлангысы Базарлы Матактан Хәдичә Хәнәфиевага туры килде. Тагын бер бакча коралы – көрәк Бибай Чаллысыннан Халит Мортазинныкы хәзер. Ике тырманың берсен Базарлы Матактан Ландыш Севрикеева, икенчесен район үзәгендә яшәүче Илнар Хәмәтҗанов оттылар.

Бүләк откан әбүнәчеләребезне  котлыйбыз. Аларны редакциядә көтәбез.

Әбүнәчеләребез өчен бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка  рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев