Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 1 июльдән яңа айлык пособиеләргә гаризалар кабул ителә башлады

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие белгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирә.

Яңа пособиеләрне кемнәр алыр?

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие белгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирә.

 

Балалар пособиеләре нинди гаиләләргә түләнәчәк?

–Түләү бердәнбер ата-ана тарафыннан тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге (бу яшьне дә кертеп) балаларга каралган. Бердәнбер ата-ана тәрбияли дигәндә баланың туу турында тыныклыгында атасының исеме бөтенләй күрсәтелмәгән яки әни кешенең әйтүе буенча гына язылган очраклар күздә тотыла. Суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган яки мохтаҗ дип табылган, алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләр балага шушы пособиене ала алачак. Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 16  яшькә кадәр берничә бала булса, пособие аларның һәркайсына түләнә.

 

Түләү гаиләнең кеременә ничек бәйле?

–Гаиләнең уртача айлык кереме республикадагы яшәү минимумыннан, ягъни 9955 сумнан артмаса, балага пособие түләнә.

Быел түләүнең күләме Татарстанда баланың яшәү минимумының (9995 сум) яртысын, ягъни 4997,50 сум тәшкил итәчәк.

 

Өстәмә ярдәмгә гаризаны 1 июльдән булачак әниләр дә тапшыра ала. Аларга нинди түләүләр каралган?

–Матди ярдәм алу өчен булачак әнинең йөклелек срогы 6 атна һәм аннан да зуррак булырга, ул 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина учреждениеләренә исәпкә баскан булырга тиеш. Әгәр хатын-кыз исәпкә баскан көннән соң 30 көн дәвамында мөрәҗәгать итсә, аңа түләү шул айдан ук билгеләнә. Ә инде 30 көннән соң мөрәҗәгать иткән очракта түләү мөрәҗәгать иткән айдан башкарылачак. Бу пособие хатын-кыз бала тапканчы түләнәчәк. Шунысы да бар: хатын-кыз йөклелекнең 10-14 атналык, 18-22, 30-

32 атналык чорында медицина оешмасына килеп, үзенең йөкле булуын дәлилләп торырга тиеш. Бу үтәлмәгән очракта пособие түләү туктатылачак. Йөклелекне раслаучы белешмә китергәч түләүләр дәвам иттереләчәк.

Пособие гаиләдәге җан башына уртача кереме республикада хезмәткә сәләтле кешенең яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызларга бирелә. Аның күләме Татарстанда хезмәткә сәләтле кешенең яшәү минимумының (10622 сум) 50 процентын, ягъни айга 5311 сум тәшкил итә.

 

Пособиеләрне ничек алырга?

–Гаризаны электрон төстә дәүләт хезмәтләре порталына, шулай ук райондагы Пенсия фондына килеп кулдан язып тапшырырга да була. Электрон төстә тапшырганда Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак.

Гаризалар 1 июльдән кабул ителә, ә барлык түләүләр быелның августыннан башкарылачак.

 

Пособие бирелмәскә мөмкинме?

–Әйе, мөмкин. Моңа беренче чиратта гаризаның дөрес тутырылмавы яисә анда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар язылу, я булмаса гариза бирүченең Пенсия фондына кирәкле документларны тапшырмавы сәбәп була ала. Моннан тыш, бу түләүләрне билгеләгәндә гаиләнең барлык әгъзаларының керем дәрәҗәсе генә түгел, аның милкен комплекслы бәяләү дә исәпкә алына. Татарстанда “аз керемле гаилә” статусы өчен торак мәйданының билгеле бер нормативы һәм милектә торак һәм торак булмаган объектларның булу-булмавы истә тотыла. Ягъни бу “нульле керем” дип атала. Аның нигезендә, айлык түләүләр билгеләү өчен кешенең нинди дә булса кереме (хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнес яисә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүдән кереме) булырга тиеш. Әгәр мондый керем булмаса һәм “нульле керем”нең нигезле сәбәбе дә күрсәтелмәсә, гаиләгә пособие түләүдән баш тартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев