Әлки районы: 92 яшьлек Габбас Зәйдуллинның теплицасында кыярлар өлгергән
.
Чуаш Кичүендә яшәүче Габбас Зәйдуллинга 92 яшь, әмма ул әле дә бик теләп яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Үз теплицасында (аны 7 метрга 3 метрлы итеп үзе үк төзеп куйган) кыяр, помидор үстерә. Инде кыярлар өлгергән дә, помидор җимешләре дә күренә башлаган.
Габбас Зәйдуллин гомере буе умарта асраган. Вакыты белән аның умарталыгында оялар саны 35 кә җиткәләгән. Бабайның хуҗалыгында умарталар әле дә бар. Үзе ул озын гомерле булуының серен дә умарта тотуның файдасында күрә. Сәламәтлеге әйбәт, әле дә машина йөртә, күзлексез газета укый.
Хатыны Өммегөлсем апа белән алар әле дә бәрәңгене, кишер һәм чөгендерне мул итеп үстерәләр.
Исегезгә төшерәбез: Габбас ага танылган якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимованың бертуган абыйсы. Сеңелесе мәктәптә, аннары уку йортында белем алганда Габбас абый аны гел кайгыртып, булышып торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев