Әлки районы: Африка дуңгыз чумасы вирусына киртә куйыйк
Яңа Чишмә районындагы “Красновидово” аучылык хуҗалыгы территориясендә кабан дуңгызларының Африка дуңгыз чумасы белән чирләве ачыкланган. Бу куркыныч авыруның республикада таралуына юл куймас өчен Татарстан Президенты Указы нигезендә ашыгыч чаралар күрелә. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы да әнә шул мөһим мәсьәләгә багышланды.
Дуңгызларда Африка чумасы – гаять куркыныч һәм бик йогышлы чир. Ул бик тиз тарала. Чучкалар вирус белән азык, шулай ук сулыш юллары, хайван тиресендәге яра аша зарарланырга мөмкин. Авыруны канэчкеч бөҗәкләрнең таратуы да мәгълүм. Дуңгызларның бу чирне кешенең өс һәм аяк киемендәге, судагы вирустан йоктыруы да ихтимал.
Дуңгызларга бу авыру эләктеме, аларны инде дәвалау, савыктыру мөмкин түгел. Вирус йоктыру һәр очракта хайванның үлеме белән төгәлләнә.
Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булмаса да, Африка дуңгыз чумасы авыл хуҗалыгына, авыл кешеләренең мөлкәтенә зур зыян сала.
Чума белән чирләгән дуңгызны кичекмәстән кансыз эвтаназия ысулы белән үтерү һәм гәүдәсен яндыру тиешле. Авыру чыганагында һәм аның тирәсендәге биш километрлы зонада барлык чучкалар шул ысул белән юк ителә. Шулай ук дуңгызчылык продукциясе юкка чыгарыла. Бу урыннар кат-кат дезинфекцияләнә. Чума булган җирлектә дуңгызларны карантин бетерелгәннән соң бер ел үткәч кенә асрарга рөхсәт ителә.
Безнең районда дуңгызлар күпләп асралучы Салман комплексы бар. Анда хәзер 8 мең баштан артык катыборын тотыла. Комплекста саклык чараларын үтәүгә бик зур әһәмият бирелә.
Районның шәхси хуҗалыкларында исә 1230 баш дуңгыз исәпләнә. Аларга куркыныч чирне йоктырмас өчен барлык чараларны күрү зарур.
Республиканың байтак районнары белән беррәттән Әлки дә дуңгыз чумасы йоктыру җәһәтеннән хәвефле, ягъни күзәтчелек зонасында санала. Махсус хуҗалыклардан тыш, районга үрчетү максатларында дуңгызларны алып керү тыела. 30 календарь көн алдан дуңгызлардагы тире авыруына һәм классик дуңгыз чумасына каршы вакцина ясалган хайваннардан тыш, симертү өчен чучкалар алып керү, сәнәгать җитештерүе юлы белән чалынмаган дуңгызларны һәм дуңгызчылык продуктларын сату шулай ук рөхсәт ителми.
Чучкаларны бары тик ябык биналарда асрау таләп ителә. Аларны хәтта ишегалдына да чыгарып йөртергә ярамый. Терлек азыгын ветеринария документлары булганда һәм бу җәһәттән имин төбәкләрдән генә сатып алырга ярый. Урманда йөргән кием белән дуңгыз абзарына кермәскә кирәк, чөнки вирус анда кешенең аяк яисә өс киеме белән дә эләгеп керергә мөмкин.
Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызлар асралган һәр авылда булып, кешеләр белән аңлату эшләре алып барганнар, Африка дуңгыз чумасы турында белешмәлекләр таратканнар. Чучкаларга классик дуңгыз чумасына каршы прививка ясалган.
Республикада кабан дуңгызлары нормадан шактый арткан. Инфекция таралу куркынычы булган кабаннар санын киметү чаралары күрелә. Бу эш безнең районда да алып барыла.
Кабан дуңгызларының баш санын җайга салу максатында оештырылган аудан тыш, кабаннарны аулау тыела.
Хуҗалыгында чучкалар асраган һәр кеше бу мөһим таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш. Шул вакытта гына без бу куркыныч вируска каршы тора, аның үтеп керүенә киртә куя алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев