Әлки районы: Алпар авылыннан Равил һәм Илсөяр Сәлаховлар Яңа елга инде казылык әзерләп куйганнар
Каз өмәсе. Хуҗабикәгә булышырга күрше хатыннары, дуслары кергән, район үзәгеннән кода-кодагый килгән.
Берүзенә генә эш күп бит, йөз баш казны суеп чистартасы, эчен-башын аерым, түшкәләрен аерым саклауга куясы, мамыгын юып киптерәсе, ахырдан күтәргесез зур бәлеш салып, ярдәмчеләрне сыйлыйсы бар...
Кыза өмә, хатыннарның куллары кулга йокмый. Әй сөйләшәләр-көлешәләр! Казларыгыз симез булган, ашата белгәнсез, дип салпы якка салам да кыстырып куялар. Шунда берсе җыр сузып җибәрә: “Каз канаты ап-ак була, ир канаты ат була”...
–Нәкъ шулай үтте бездә өмәләр, ике көн тырыштык, тәки казларыбызны суеп-чистартып бетердек,–дип сөенечен уртаклаша хуҗабикә Илсөяр Сәлахова.
Алпардан ул, Сибаевлар гаиләсеннән, авыл гадәтләрен кечкенәдән күреп, әнисеннән хатын-кыз белергә тиешле бөтен эшкә өйрәнеп үскән. Вакыт җиткәч, сөйгән ярын да шунда табып, Равил Сәлаховка кияүгә чыккан. Уңган хатын, иренә бөтен яклап терәк һәм ике кызына әни була белгән.
Авыл җирендә яшәү үз хуҗалыгың, бакчаң булу, димәк, алар белән бәйле мең төрле эш башкару дигән сүз. Сәлаховлар да шулай яши.
–Без гомер буе терлек тотабыз. Хәзер инде сыер юк, әмма үгезләр симертүне дәвам итәбез. Атларыбыз бар. Әле менә икесен суеп, күп итеп казылык ясап элеп куйдык,–дип сөйли Илсөяр.
–Яңа елга өлгерәме соң казылыгыгыз? Аны ясауның серләре бармы?–дим.
–Без күптән ясыйбыз инде аны. Рецепты бик гади, иң мөһиме - әйбәт ит кирәк. Аны вак итеп турыйбыз, тоз, борыч, шикәр комы, сарымсак кушабыз һәм тышчаларга тутырып элеп куябыз. Казылык өлгерсен өчен 40 көн кирәк. Менә декабрьнең егермеләренә әзер булыр дип уйлыйбыз.
–Шулкадәр күп казылыкны кая итеп бетерәсез?–дип гаҗәпләнәм.
–Сатабыз, билгеле,–ди Илсөяр. –Алырга теләүчеләр табыла, гадәттә бик тиз сатылып бетә казылык. Тәмле, затлы ризык бит ул.
Моңа өстәп Сәлаховлар 200 баш бройлер чебешләр, хәтта 20 баш күркә дә үстергәннәр быел. Күркәләрнең иң зурысы 13 килограммга җиткән.
Сүз башыбыз бит каз өмәсе иде. Һәр җәй башында Сәлаховлар каз бәбкәләрен күпләп сатып алалар икән. Узган елда 200 баш булса, быел шуның яртысын гына алганнар. Йортлары артында кечкенә генә күл бар. Суда йөзеп үскән каз итләч була бит ул. Яшел үләне дә җитәрлек бәбкәләргә чүпләргә. Ашатуга килгәндә, көннәр җылы торганда кош-кортка азыкны пешереп әзерләгәннәр, су туңарлык салкыннар башлангач, коры бөртек бирәләр. Каз кукурузны да бик ярата икән. Кыскасы, йөз казны уңышлы гына үстереп җиткергәннәр Сәлаховлар. Инде рәхәтен күрер вакыт җиткән.
–Үземә генә шулкадәр эшне башкару бик авыр, билгеле. Рәхмәт, ел саен Матак кодаларыбыз Тәлгать белән Әминә булыша,–ди Илсөяр.
Быел да шулай булган: Тәлгать кода белән аның улы – кияүләре Риназ кошларны суеп торган, өмәгә килгән хатыннар эшкәртеп өлгертеп торганнар.
Каз йолку ансат эш түгел: кайнап торган суга чумырып алган түшкәне бармакларыңны пешерә-пешерә бик тиз генә мамыгыннан чистартырга кирәк. Ашыкмасаң, ката да китә, мамыгы йолкынмый. Аннары чиста итеп өтәсе, эч-башын аласы, бүтәкәсен ярасы, пәпәләренең тышчасын кубарасы... Әллә ничә төрле эше ул каз өмәсенең. Әмма хатын-кыз булдырмаган эш бармыни ул! Өлгерәләр өмәгә килүчеләр, әле җыр да сузалар: “Каз канатларын җыярга төштем су буйларына”...
–Анысына инде Сәвиябез оста, ул җырларга ярата. Аңа Илалиябез кушыла. Кодагыем да матур җырлый,–дип Илсөяр булышчылары, клуб мөдире Сәвия Галиуллинаны, конторда эшләүче Илалия Гыйззәтуллинаны мактап, аларга рәхмәт әйтә.
–Терлек асрау ансат эш түгел, бик арытамы?–дип сорамый түзмим Илсөярдән.
–Без бит авыл балалары, кечкенәдән өйрәнгән, гомер буе эшләп күнеккән инде, зарланмыйбыз. Балалар гына ачулана, нәрсәгә шулкадәр эшләп ватыласыз, диләр. Үсеп җиттеләр инде, берсе кияүдә, икенчесе дә күптән мөстәкыйль, эшли. Безнең ярдәмгә мохтаҗлар түгел,–диюем. Әйтәм бит, күнегелгән инде,–дип нәтиҗә ясап куя Илсөяр.
Шулай инде анысы. Әмма бит авыр хезмәтләрнең җимеше дә мулдан, шунысы шатлык. Йөз казыңны үстереп-симертеп каз өмәләре үткәрүе үзе бер кызык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев