Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Авыр хәлгә юлыккан райондашыбыз кешеләр ярдәменә өметләнә

Игелекле кешеләр ярдәме кирәк

Тормыш дигәнең шома гына бармый шул. Кайберәүләрне язмыш бигрәк тә аямый: сынау арты сынау җибәреп тора. Тормышта авыр хәлгә юлыккан кеше еш кына бер-бер артлы туып торган проблемаларны ялгызы гына ерып чыгарлык хәлдә булмый. Андый чакта күпләр кешеләргә таяна, аларның ярдәменә өметләнә. Ярый әле бездә “Кеше бәласе чит түгел” дигән принцип белән яшәүчеләр, авыр хәлдә калучыларга ярдәмгә ашыгучылар бихисап.

 

Базарлы Матакта яшәүче Арутюн Маркосян бүген әнә шундай катлаулы ситуациядә. Беренче төркем инвалид булуына, коляскада гына хәрәкәтләнүенә карамастан, Арутюн әле инвалид пенсиясенә карап утырмый, үзе тормышын бөтәйтү чарасын күрә, булдыра алганча эшли иде. Ул шактый вакыт такси хезмәтләре күрсәтте, кешеләрне йөртте. Әмма авариягә эләгеп, җиңел машинасы сафтан чыкты. Шулай итеп ул үзе акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм булды. Йорт  сала башлаган иде, матди мөмкинлекләре чикләнгәч, ул эш тә тукталды.

Арутюн Маркосян бүген әнә шундый авыр хәлдә калды. Бәлки игелекле кешеләр аңа ярдәм кулы сузар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешегә булышлык күрсәтү бик саваплы гамәл. Аннан соң, бер рәхмәт мең бәладән коткара, дигән сүз дә бар бит. Арутюнга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә аның банк реквизитлары:

Банк получателя: Доп. офис №8610/0970 ПАО Сбербанк

Кор/счет банка: 30101810600000000603 

БИК банка: 049205603

Счет получателя: 42307810962000238608

Ф.И.О. получателя: Маркосян Арутюн Карленович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев