Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалар иҗат йорты педагоглары үзизоляция вакытында битлекләр тегәләр

Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагоглары үзизоляция вакытында битлекләр тегү белән мәшгульләр.

Мәгълүм ки, бүген битлекләр – иң күп сорала торган товарларның берсе. Даруханәләрдә инде алар күптәннән юк. Дистанцион эшләүгә күчкәч, өстәмә белем педагоглары Роза Арсланова һәм Надежда Мавзютова шушы бик кирәкле эшкә алынганнар. Алар көненә 100 әр битлек тегәләр. Район хакимияте заказы буенча өлкәннәр, күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен 300 битлек теккәннәр. Хакимият аларны бушлай тараткан. Үз хезмәткәрләре өчен кибетләр, шулай ук аерым кешеләр дә заказлар бирә икән. Гомумән, сораучылар күп. Роза һәм Надежда битлекләрне төрле төстәге киҗе-мамык һәм трикотаж тукмадан тегә. Битлеккә аптырап йөрүчеләр булса, аларга мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев