Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш автоинспекторы мотосезон чорында хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәртә

Мотоцикл һәм скутерларда йөрү бик хәвефле булырга мөмкин.

Көннәр җылынгач юлларда мотоцикллар һәм скутерлар саны артты. “Ике көпчәкле бу транспорт чаралары югары тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аларның пассив хәвефсезлек чаралары юк. Шуңа мотоцикл һәм скутерлар белән идарә итү хәвеф тудырырга мөмкин”, дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Ике көпчәкле транспортка утыручылар һичшиксез саклык чаралары кулланырга – мотошлем кияргә, үз киемнәренә һәм транспорт чараларына яктылык кайтаргыч элементлар беркетергә тиешләр. Шулай ук юлда үтә игътибарлы булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аерым алганда, тизлек режимын һәм маневр ясау тәртибен төгәл үтәү зарур.

Мотоцикл белән идарә итү хокукы балигъ булу яшенә җиткәч кенә бирелә. Ә скутерда һәм мопедта 16 яшьтән йөрергә була. Ике көпчәкле транспорт руленә утыручыларның үзләре белән моңа хокук бирә торган таныклыклары  булырга тиеш.

Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин хәбәренә караганда, узган ел мотоциклда йөрү кагыйдәләрен бозган дүрт кеше теркәлгән. Алар барысы да – балигъ булмаган үсмерләр, мотоциклга махсус таныклыксыз утырганнар. Кагыйдә бозучыларның өчесенә административ штраф салынган, бер үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә исәпкә куелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев