Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле әлкилеләр!

Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән кайнар тәбрик итәм.

Үзеңнең Туган илеңне , үз өеңне саклау – һәркем өчен иң беренче бурыч һәм намус эше. Шуңа күрә дә 23 февраль бөтенхалык бәйрәменә, көчле, кыю, нык рухлы кешеләр көненә әйләнде.

Иң беренче ихлас котлауларымны Бөек Ватан сугышы ветераннарына – туган җиребезне фашист илбасарларыннан саклаган, азатлыгыбыз өчен көрәшкән фидакарь буынга юллыйм. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү һәм кайгырту, Ватаныбызның фашизмны тар-мар итүдәге  хәлиткеч роле турындагы хакыйкатьне яклау – изге бурычыбыз.

Бу бәйрәмдә без барлык Ватан сакчыларына, үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән һәм бүген дә кулына корал тотып ил чикләрен  саклаучы егетләребезгә, шулай ук үзенең көндәлек намуслы хезмәте белән илнең куәтен ныгытучы райондашларыбызга рәхмәт җиткерәбез.

Барыгызна да бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим. Илебез чикләре һәрчак тыныч, тормышыбыз имин булсын!

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев