Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы өлкәннәр йортында булды

Район башлыгы Александр Никошин Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын карады.

Интернатта 70 кеше тәрбияләнә. Бирегә керү-чыгу элек тә чикләнә иде. Хәзер инде өлкәннәр йортына кертү режимы тагын да кырысланган. Бу биредә яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләнә.

Интернат директоры Евгений Васяйчев район башлыгын бинага инфекция үтеп керүгә каршы алып барыла торган чаралар, санитария таләпләренең үтәлеше белән таныштырды.

Өлкәннәр бинадан чыкмый гына яшәргә, ягъни изоляциядә булырга кирәклеген аңлый икән. Аларга бу турыда сөйләп тә, видеороликлар күрсәтеп тә төшендергәннәр.

Район башлыгы интернатның азык-төлек, башка кирәк-яраклар белән ничек тәэмин ителүе  белән дә кызыксынды. Бу мәсьәләдә  тоткарлыклар юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев