Әлки районы Базарлы Матак авылында 12 фатирлы торак йорт төзелеп килә
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дәүләт программасы буенча Алексеевск-Югары Колок юлының берничә участогы төзекләндерелде, моңа 20 млн 370 мең сум акча тотылды.
“Безнең ишегалды” программасы буенча район үзәгендә күп фатирлы алты өйнең ишегаллары төзекләндерелде.
Кыска вакытта республика программасы буенча Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелде.
Базарлы Матакта 12 фатирлы торак йорт төзелеп килә. Базарлы Матак урманчылыгының административ бинасына, Чуаш Кичүе урманчылыгы конторасына капиталь ремонт ясалды. Юхмачы мәктәбе ремонтланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев