Әлки районы: Базарлы Матакның Көнбатыш урамында өйләргә су килү җайланган
Район үзәгенең Көнбатыш урамында яшәүчеләр редакциягә бик борчылып шылтыраттылар. Бу як урамнардагы өйләргә су килмәүдән аптырыйлар икән. Әлеге проблема турында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына да хәбәр иткәннәр.
Башкарма комитет хезмәткәрләре бу урамнарда йөреп су килү-килмәүне караганда яңгырлар явып үткән булган. Өйләргә су килү дә яхшырган. Әмма яңгырлар беткәч янә сусыз калдык, ди ул урамнарда яшәүчеләр.
Без Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фаяз Фәттахов белән элемтәгә кердек. Ул болай аңлатты:
" Без яңарак кына Көнбатыш урамын су белән тәэмин итә торган башняга көчлерәк насос урнаштырдык. Өйләргә су килү яхшырды".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев