Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әбүнәчеләрен “Татмедиа” АҖнең “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз

​​​​​​​“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Языл һәм телевизор от!” (“Телевизор за подписку”) акциясе кабат старт алды.

 

Димәк, төп приз – телевизор бу юлы нәкъ менә Сезгә эләгергә мөмкин. 2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәреп, әбүнәчеләр арасында призлар уйнатуда катнашыгыз! Бу юлы телевизор (32 диагональле), цифрлы фотоаппаратлар, йон одеаллар уйнатылачак.

Акциядә катнашуның төп шарты элеккечә кала – 2018 елның 30 декабренә кадәр нәкъ менә “Татмедиа” АҖ чыгара торган ким дигәндә өч басмага алты айга язылырга кирәк. Акциянең шартлары һәм анда катнашучы басмаларның исемлеге белән tatmedia.ru сайтында танышырга була. Язылу квитанцияләренең күчермәләрен 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур.,2 а адресына яисә podpiska@tatmedia.ru почтасына җибәрегез. Һичшиксез үзегезнең телефоныгызны күрсәтегез һәм “Акция” дип теркәгез.

Призлар 2019 елның 15 февралендә уйнатылачак. Һәр районнан иң актив әбүнәче, ягъни “Татмедиа” АҖ басмаларына иң зур суммага язылучы, призлар уйнату нәтиҗәләренә карамастан, кызыксындыру бүләгенә ия булачак.

Райондашларыбыз “Языл һәм телевизор от!” акцияләренең һәркайсында катнашып килә. Үткән елларда цифрлы фотоаппарат, йон юрган, “Кукмара” табалары, башка төрле бүләкләр отучылар булды. Һәр юлы иң актив әбүнәче кызыксындыру призы белән бүләкләнә. Бу акциядә тагын да күбрәк әбүнәчеләребез катнашсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев