Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Диспансерлаштыру онкология белән көрәшергә ярдәм итә

Башта үзе турында берни белгертмичә, ә аза башлагач бөтен организмны җимерүче чирләр бар.

  Күп вакыт бу проблема турында кеше шактый соң – тулысынча дәвалану инде мөмкин булмаганда гына белеп ала. 
Соңгы елларда мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диспансерлаштыру гаять актив алып барыла. 
Бүген укучыларыбыз сорауларына район үзәк хастаханәсе табиб-онкологы Идрис Алиев җавап бирә. 
–Идрис Солтанович, аңлатыгыз әле, безнең хастаханәдә диспансерлаштыру хезмәтләре өчен кем түли?
–Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте средстволары хисабына башкарыла, халык өчен ул бушлай. Эш бирүче диспансерлаштыру узу көнендә хезмәткәрне эштән җибәрергә һәм бу көн түләүле булырга тиеш. 
–Районда күпме кеше онкологта исәптә тора?
–Бүген бу борчулы сан – 500 кешегә якын. Күпләрнең үз сәламәтлегенә салкын каравы аеруча хафаландыра, әйтерсең лә кешенең гомере берничә булырга мөмкин. Шушы арада гына хастаханәгә бер өлкән кеше мөрәҗәгать итте. Колоноскопия тикшерүе аның эчәклегендә шеш булуын ачыклады. Пациентны республика онкология диспансерына юлладык. Авыру билгеләре ике ел элек ук булса да, әлеге пенсионер тикшеренергә килергә вакыт таба алмаган. Моны ул авыру хатынын каравы белән аңлата. Ә бит район үзәк хастаханәсендә онкоскрининг узарга була иде. 
–Онкоскрининг нәрсә ул?
–Онкоскрининг – махсус диагностика тикшерүләре ярдәмендә яман шеш чирләрен актив ачыклау дигән сүз. Шундыйларның берсе – аналык муентыгында ракны ачыклау өчен анализ алу. Онкоцитология анализы 18 дән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр үткәрелә. Тагын бер мөһим тикшерү – маммография, ул 40 тан 74 яшькәчә ике елга бер мәртәбә башкарыла. 
Ирләрдә онкоскрининг тикшерүе – простата бизе антигены  анализы (ПСА). Ул һәр биш ел саен 45 тән 64 яшькәчә үткәрелә. Ашказаны рагын кисәтү өчен 45 яшьтә бер мәртәбә ФГДС үткәрү дә онкоскринингка кертелгән. 
–Онкология күбрәк кайсы әгъзаларны зарарлый?
–Яман шеш сөт бизләрендә, үпкәдә, эчәклектә һәм тиредә аеруча еш табыла. Шундый закончалык: кешенең яше олырак булган саен авырып китү куркынычы зуррак. Шикәр диабеты  булган пациентлар шулай ук хәвеф зонасында: рак белән чирләүче ике кешенең берсендә  диабет булуы мәгълүм. 
–Онкологка исәпкә куелган кеше табибка еш күренергә тиешме?
–Беренче елны пациент өч ай саен диспансерлаштыру узарга тиеш. Икенче елны – ярты елга бер, өченче елны – елга бер. Ни кызганыч, бүген 80 ләп кеше табибка күренергә килмиләр, фельдшерларның чакыруына да колак салмыйлар, саулыкларына ваемсыз, битараф карыйлар. 
–Пациент үзендә яман шеш чире билгеләрен сизә, әмма яше диспансерлаштыруга туры килми икән, бу очракта нишләргә?
–Поликлиникага дәвалаучы табибыгызга кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерелергә кирәк. Иң мөһиме – проблемадан качмаска, аны актив хәл итәргә. Тагын бер әһәмиятле әйбер – үз белдегегез белән дәваланмагыз, төрле багучыларга, дәвачыларга ышанмагыз. Бары лицензияле медицина учреждениеләрендә генә квалификацияле ярдәм күрсәтә алалар. 
Онкологлар фикеренчә, рак бүген инде хөкем карары түгел. Иртә стадияләрдә ачыкланган авыру, әйтик, сөт бизе рагы дәвага бирешә.

 

 

Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистайдагы        филиалы директоры Азат Хафизов:
–Диспансерлаштыру хроник чирләрне һәм аларның үсүенә китерүче факторларны ачыклауга юнәлтелгән. Сүз үлемгә китерүче төп сәбәпләрдән саналган йогышлы булмаган авырулар – йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шеш, сулыш органнары авырулары, шикәр диабеты һәм башкалар хакында бара. Диспансерлаштыру ике этаптан тора. 
Беренче этап – профилактик карау, анкеталау, антропометрия (буй, авырлык, бил әйләнәсе, тән массасының индексын исәпләү), артериаль кан басымын үлчәү, канда холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләү, флюорография, ЭКГ, күз басымын үлчәү. Моның өстенә тагын онкоскрининг диагностика тикшерүләре үткәрелә. 
Икенче этап тирәнтен тикшерүне күздә тота. Бу беренче этапта үзгәрешләр булган очракта эшләнә. Ул диагностика тикшерүләрен, тар белгечләр консультацияләрен үз эченә ала. 

Лия Мәрдегалләмова сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев