Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: эсседә сыерларның сөте кими

Соңгы вакытта районда халыктан көненә 16-17 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озаталар. 

 

Бу былтыргыдан 3-4 тоннага кимрәк. Җәйләүдә маллар челләдә ышык эзләп тилмерә. Шуның өстенә кигәвеннәр җәфалый үзләрен. Көтүлекләрдә яшеллек тә бик сыек. Болар барысы да малларның сөтен киметә.

Ә хуҗалыклардагы сөтчелек тармагында былтыргыга караганда бераз үсеш күзәтелә. Терлекчелек комплексларында көн саен узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4-5 тоннага  күбрәк сөт җитештерелә. Комплексларда тукландырылучы малларга эссенең тискәре йогынтысы кимрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев