Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы Иске Камка авылы чишмәләргә бай

Иске Камка чишмәләргә бай авыл. Бу бит шунда яшәүчеләргә табигатьнең  олы бүләге.

Белгечләр чишмә суы – җир астыннан табигый хәләттә, чиста көе, бернинди кушылмаларсыз килгән эчемлек, диләр. Чишмә суы сихәтле, ул тәнгә энергия бирә. Сүзем нәкъ безнең район кебек экологик яктан чиста булган төбәкләрдәге чишмәләр турында.
Гомер-гомергә халык чишмәләргә сакчыл караган, аларның буыннан-буынга тапшырылган исемнәре дә булган. Чишмәләр турында төрле тарихи истәлекләр яшәгән.
Өйләребезгә үткәргечләр аша су килә башлагач, ул чишмәләр ятим булып калдылар кебек. Аларга сукмаклар суынды, челтерәп торган чишмәләр, караучысы булмагач, саркып кына ага бирде.
...Иске Камкада туып үскән, берара шунда совхоз бригадиры булып эшләгән Ришат Хатыйповны авылдагы чишмәләрнең бүгенге хәләте бик борчыган. Ул күп еллардан бирле Яр Чаллы шәһәре янындагы Бәтке авылында яши «Челны-овощи» җәмгыятен җитәкли.
Туган авылына бер кайтуында Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров белән барлык чишмәләрне дә карап чыгарга килешәләр.
Чишмәләрнең авыл эчендәгеләренә, авылга якыннарына бераз игътибар булган әле. Халык аларның суын даими кулланган, су юлын чистартып торган.
Боларга өстәп әле бит авылдан читтәрәк тагын өч чишмә бар. Алары исә куерып үскән агач-куак арасында калган, кереп булмаслык мескен хәләттә яши бирәләр. Шулай язмыш иркендә калдырсаң, берничә елдан урынын да таба алмассың аларның.
Ә бит ул чишмәләрнең һәркайсының тарихы, авыл белән бәйле истәлекләре бар. Ришат Сәхәбетдинович та, Иске Камкадан ике чакырымнар читтәге бер чыганакка баргач:
–Мин бит бу чишмә суын эчеп үстем. Печән өсте вакытында шифалы сулары сусауны баса, беләккә көч өсти иде,–дип куя.
Бу чишмәне соңгы 40 елда караучы булмаган. Аның урынын бары иске трактор кабинасы аша гына чамаларга була. Шул чишмә янында авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров белән якташлары Ришат Хатыйпов бер фикергә киләләр – авыл чишмәләрен барысын да кичекмәстән ремонтлап чыгарга кирәк. Һәм үзара эш-вазыйфаларны бүлешәләр.
Барлык чишмәләрне дә төзекләндерү, тирә-юнендә корылмалар булдыру өчен материалны Чаллы ягыннан Ришат әфәнде кайтарачак. Ә җирлек башлыгы төзүчеләр бригадасы табып эшне оештырачак. Материаллардан тыш акчалата хәйран гына чыгымнары да бар бит әле. Шул ук төзүчеләргә, техника яллаганга түләргә кирәк. Аларны барысын да Ришат Хатыйпов үз өстенә ала.
Эшне әнә шул мескен хәлдә саркып яткан чишмәдән башларга булалар. Фәргать Әкбәров чишмәне казыту өчен эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновтан экскаватор сорап ала. Шул трактор белән чишмә өстендәге кабинаны күтәртеп алулары була, – суы фонтан кебек ургылып ага башлый.
Бу чишмәгә тимер-бетон дүрт алка төшерәләр, матур итеп өстен ясыйлар. Суы берничә метр читкә агарлык итеп торба салына. Шунда утыргычлар куела. Янәшәгә исә 20-30 кеше берьюлы кереп утырып, табын корырлык  беседка ясала. Чишмә тирәсен тимер койма белән әйләндереп алалар. Хәтта чүп-чарны җыеп юк итү өчен дә урын ясала. Быел көз алмагачлар утыртыла.
Чишмәгә халык йөрсен өчен аның юлын да рәтләргә кирәк була. Иске Камкадан монда килгәндә Кушай атамалы инеш бар. Ришат әфәнде шуның аша үтү өчен юл ясарга КамАЗларга төяп тимер торбалар, вак ташлар кайтарта. Нәтиҗәдә хәзер чишмә янына җиңел машина белән дә рәхәтләнеп килеп туктарга була. Камка, тирә-юнь халкы бу чишмәдән җәй буена өзелмәгән.
Аннан инде Кечкенә урман һәм “Катык” чишмәләренә чират җитә. Аларын агачлар баскан була. Иске Камка авылы егетләре  Әхәт Гатауллин, Җәмил Фәсахов тирә-юньне куе булып үскән агачлардан арындыралар. Экскаватор белән казытып тимер-бетон алкалар төшерәләр, өсте ябулы корылма төзиләр.
Фәргать Әкбәров белән шул чишмәләр янына барып туктагач, ул бер хәтирәсен сөйләде:
–Бу тирәдән халыкка чабарга печән җирләре бүлеп бирәләр иде. Кызу печән өстендә өйдән катык алып килеп, чишмәләрнең салкын суын бутыйсың да, әйрән була. Шуны эчкәч, бөтен арыганнарың онытыла, сусавың басыла иде, шуңа Катык чишмәсе дип йөртәбез аны.
Чишмә яннарында чиләге тора, эчәм дисәң, кружкаларын куйганнар. Без дә судан авыз иттек. Бер-береннән ерак та булмаган бу чишмәләрнең һәркайсының үзенә хас тәме бар. Шунысы хак, алар барысы да сихәтле.
Ришат әфәнде авыл эчендә дә ике чишмәне ясаттыра. Аның берсе Тау асты чишмәсе дип атала. Ул Әмир абыйлар яшәгән өй каршында ук. Ул чишмәгә дә кадер-хөрмәт күрсәтелә – тирән итеп казып алкалар төшерелә, өслек ясала. Суы исә  10 метр читтәрәк агарлык итеп торба сузыла.
Ришат абый үзе үскән Тегермән урамында бар халык файдаланган сиртмәле коены ремонтлата. Бу коега алты алка төшерелә. Шулай тирән итеп казыр өчен Әлки мелиорациясе үзенең зур экскаваторын биреп тора. Нәтиҗәдә кое суы көмеш кебек чистара. Янына исә өстәл-урындыклар белән өсте ябулыкорылма булдырыла. Тирәсен тимер койма белән әйләндереп алалар. Бөтен урамга ямь биреп тора хәзер ул кое.
Моннан тыш, мәктәп янындагы чишмәне дә янә яңарталар. Бу юлы авыл җирлеге башлыгы халык белән бергә тырыша.
Иске Камка мәчетендә узган бер дини бәйрәмдә Фәргать авыл халкына шундый мөрәҗәгать ясый:
–Якташыбыз Ришат Хатыйпов авылыбыз чишмәләрен ремонтлауда зур ярдәм күрсәтте. Бер чишмәгә аның исемен бирүгә ничек карыйсыз?–ди ул.
Авыл картлары исә:
–Без күптәннән шул турыда уйланып йөри идек. Бик мәрхәмәтле кеше ул, әнә Кушай инеше артындагы чишмәгә Ришат Хатыйпов исемен бирик,–диләр.
Шулай итеп “Ришат Хатыйпов чишмәсе” дип язылган  тактаны элеп тә куялар.
Ришат Хатыйпов  туган җире өчен җан атып яшәүче кеше. Авыл зиратына ике корылма төзүдә ярдәм иткән улы Инсаф  ул корылмаларга пластик тәрәзәләр ясатып үзе урнаштырып та китә. Авыл көннәрен үткәрүдә дә ярдәмнәре зур. Өлкәннәр көне, ифтар ашлары уздырганда ихластан иганәчелек күрсәтә.
2004 елда Ришат Хатыйповка “Әлки районының шәрәфле гражданины дигән исем бирелү турындагы таныклык тантаналы төстә тапшырыла.
Якташыбыз Ришат Хатыйпов яңарак кына 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган. Аңа Иске Камка халкы барлык якташлары исеменнән сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар тели. Изге гамәлләре өчен Аллаһ үзен зурласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев