Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: храмнарда булу, зиратка керү тыела

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республикада төрле чикләү чаралары кертелә.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, 14 апрельдән дин йортларына керү һәм дини йолаларда катнашу рөхсәт ителми.

Санитария-эпидемиология хәлләре яхшырганчы, җирләү очракларыннан тыш зиратларга керү дә тыела. Җирләүдә катнашучылар саны 20 кешедән артмаска тиеш.

Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов аңлатуынча, бүгенге шартларда кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен әлеге чикләүләр бик мөһим.

“Бөтен дөньяда, шулай ук илдә һәм республикабызда яңа коронавирус инфекциясе һаман киңрәк тарала бара. Бу вирус бик йогышлы. Күп кешедә ул симптомнарсыз да уза. Димәк, мондый авырулар үзләре дә белмәстән чирне бүтәннәргә таратырга мөмкиннәр. Мондый катлаулы шартларда күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Властьлар керткән чикләүләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк. Авырудан котылуның бердәнбер нәтиҗәле юлы – өйдә калу. Урамга чыкмагыз, кешеләр белән аралашмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!”–дип кисәтә табиб.                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев